Яфраклары коела.
Җир өсләре бизәк төшкән
Гөлем төсле тоела.
Төрле төсләр белән балкый
Урман, кырлар, үзәннәр.
Көз җиткәнен әйтә сыман
Саргаешкан үләннәр.
Сары, кызыл, көрән төсләр
Камаштыра күзләрне.
Ләкин көзнең сарылыгы
Саргайтмасын йөзләрне.
Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.
Яңа Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1085