Татарларның үзенчәлекле йолаларын туплаган видеобасма дөнья күрде / Вышло в свет видеоиздание по обрядовой культуре татар и ее сценическому воплощению

news_16325Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тагын бер өр яңа видеобасманы дөньяга чыгарды. Ул «Татар халкының йолалары һәм аларның сәхнәдә куелышы» дип атала. Биредә казан, себер, урал, керәшен, мишәр татарларының үзенчәлекле һәм югалып барган гореф-гадәтләре, йолалары күренешләре тупланган.

Аларны Русиянең төрле почмакларында иҗат итүче үзешчән фольклор төркемнәр күрсәтәләр. Шунысы әһәмиятле, әлеге мисаллар – ясалма түгел. Алар –данлыклы «Түгәрәк уен» һәм «Иске Казан түгәрәк уены» фестивальлләре барышында төшерелеп алынган күренешләр.
 
Видеобасма (DVD) янына китапчык (буклет) та өстәлгән. Эчтәлеген фольклорчы, төрле фестиваль-бәйгеләрнең жюри әгъзасы булган Э.Р. Каюмованың мәкаләсе тәшкил итә. Фольклор-этнографик күренешләр җирле сөйләм телләрендә булганга күрә, аңлатмалар рус телендә бирелә.
 
Әлеге компакт-дискның максаты – фольклор ансамбльләргә йолаларны аутентик рәвештә (ягъни, чын халыкчан, махсус эшкәртелмәгән килеш)  гамәлгә ашыру юнәлешендә методик ярдәм итү. Проектның җитәкчесе – Ф.Х. Җәүһәрова. Диск «Татарстан Республикасының дәүләт телләрне һәм башка телләрне 2014–2020 елларында саклау, өйрәнү һәм үстерү» исемле Дәүләт программасы кысаларында әзерләнгән.
 
«Татар халкының йолалары һәм аларның сәхнәдә куелышы» исемле видеобасма беренче тапкыр быел 21–24 сентябрь көннәрендә Кырым Республикасында узачак «Түгәрәк уен» Бөтенрусия татар фольклоры фестивалендә тәкъдим ителәчәк.
 

Addnt.ru

* * *

Республиканский центр развития традиционной культуры выпустил новое видеоиздание – «Обрядовая культура татар и ее сценическое воплощение», сообщает Министерство культуры РТ.

Многообразие и богатство обычаев и обрядов различных групп татар: казанских, сибирских, уральских, кряшен, мишарей представлено на данном диске. Самобытные традиции представляют фольклорные ансамбли из Омской и Свердловской областей, республик Марий Эл и Мордовии, Менделеевского и Черемшанского районов Татарстана.

Видеосъемка велась в 2008–2015 гг. во время работы фестивалей «Түгэрэк уен» и «Иске Казан түгэрэк уены». Это не специальные студийные записи, а реальные выступления ансамблей-лауреатов на конкурсных просмотрах и концертах. Так как фольклорно-этнографические композиции звучат на местных диалектах, комментирующая статья дана на русском языке.

Основная цель издания – помочь коллективам в подготовке и воспроизведении на сцене обрядов в их подлинном виде. Учитывая, что показаны исчезающие и уже исчезнувшие обряды, материалы имеют ценность также для исследователей, педагогов и всех любителей народного искусства.

Руководителем проекта выступила Фанзиля Завгарова. Издание подготовлено в рамках реализации госпрограммы по сохранению, изучению и развитию государственных языков Республики Татарстан и других языков в Республике Татарстан на 2014–2020 годы.

Видеопособие впервые представят на Всероссийском фестивале татарского фольклора «Түгэрэк уен», который пройдет 21–24 сентября в Крыму.

«Татар-информ»

Просмотров: 938

Комментирование запрещено