Очрашты ике күрше.
Нинди яңалык бар? — дип,
Кушылды үткән берсе.
Теге очка имче килгән,
Дөрес әйтә, бар, күрен.
Гөж киләләр, базармыни,
Барысы да сөйли үз чирен.
Күзгә карап әйтте миңа:
«Сихерләгәннәр сине».
Ышанмадым, кул селтәдем,
Кем бозсын инде мине?
Алай да никтер шикләндем,
Төн буе күз йоммадым.
Чирем тагын да көчәйде,
Ни булыр дип уйландым.
Кем килсә дә, шул бер үк сүз
Кирәк ди өшкерергә.
Ипи, су, йөзем, тоз кирәк
Сихердән котылырга.
Килмәгән кеше калмады,
Бер өшкерү — 500 сум.
Шушы җыйган акчага
Алып киде затлы тун.
Фәкыйрь-мескенгә белдерде
Озакламый үләсен.
Байларга ун сеансыннан соң
Аңлатты тереләсен.
Тоз сибеп ипиеңне аша,
Догасын да укый тор.
«Йөзем кабып чәеңне эч,
Терелерсең, күр дә тор».
Әҗәл чиренә дәва юк,
Өшкереп куалмыйсың.
Табибка барып күренсәң,
Бәлки, син терелерсең.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1253