Кайчак салып күңелемне шиккә,
Китә шатлык бушлык калдырып.
Ярый әле бер кайтырсың, диям,
Өметемне өреп кабызып.
Шик-шөбһәне читкә этәм дә мин,
Эш аламын җитез кулыма.
Өметемнең якты, тере нуры
Ышаныч өсти минем юлыма.
Гомерем буе, өметем, дустым идең,
Чик куймадың минем хыялга.
Рөхсәт итмә берүк дошман-көчсезлеккә
Арабызга киртә куярга.
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.
Просмотров: 1177