Безнең Гали авылында төрле хәлләр булып тора. Кызыгы да, кызганычы да, шатлыклысы да, кайгылы-үкенечлесе дә. Менә шуларның берсе турында языйм әле.
Утта да, суда да батмый торган, бөтен нәрсәгә дә җавап табардай, җор сүзле, тәмле телле, шаяртып, көлдереп сөйләргә яратучы бик сөйкемле хатын иде ул. Ялгызы гына гомер итеп ятканда, авылга каяндыр бик ягымлы, үткен генә бер ир килеп төшә. Хатыныннан аерылган кеше булган, диләр. Менә шуларны кемдер очраштырып сөйләштерә дә, болар кавышып, матур гына тормыш итә башлыйлар. Ир фермага маллар караучы булып урнаша. Беркөнне милициягә чакырталар. Баксаң, ул балаларына алимент түләмичә качып йөргән икән. Озак уйлап тормыйча, 15 тәүлеккә утыртып куялар. Вакытында өйгә кайтмагач, яшь хатын моны китә эзләп. Читать полностью →