«Булгар мирасы” мәсҗиде үз исемен аклап халыкка хезмәт итә

555-002

Мәсҗиднең имам-хатыйбы Расих хәзрәт Вакказов.

Мәсҗидләр һәрвакыт мәхәлләнең тормыш үзәге булган. Гыйлем һәм әхлакый тәрбия бирү белән бергә, биредә үзара ярдәм оештырылган. Катлаулы мәсьәләләр, киңәшү нәтиҗәсендә, уңай хәл ителгән. Иң авыр заманнарда да халык мәсҗидтә җан тынычлыгы, киләчәккә ышаныч һәм юаныч тапкан.

Мәсҗид һәрвакытта халыкны берләштерүче үзәк, диннең һәм милләтнең нигезе булып хезмәт иткән. Кайда гына төпләнсәләр дә, татарлар, иң элек, Аллаһы йорты төзүне кайгыртканнар. Шуңа күрә дә без хәзер Кытайдан, Финляндиядән, Австралиядән һәм башка җир читендәге илләрдән килгән татарларның үз телендә төгәл һәм матур итеп сөйләшкәнен күреп, гаҗәпләнәбез.

Үз динен, милләтен, гаилә кадерен һәм гореф-гадәтләрне алар мәсҗид тирәсендә берләшеп, саклап килгәннәр. Анда бер-берсеннән гыйбрәт алып, рухи байлык һәм гыйлем туплаганнар.

Борынгы татар-булгарлар, илләр, цивилизацияләр корып, башкаларга үрнәк булып яшәгәннәр, бөтен дөньяга гыйлем ияләре булып танылганнар. Алардагы галимлек шул ук мсәҗид даирәсеннән башланган.

Самар шәһәре читендәге Зубчаниновка бистәсе мәсҗиде Гомәр Батршин җитәкләгән “Булгар мирасы” исемле татар милли-мәдәни фонды тарафыннан төзелде. Гыйбадәтханәгә дә шундый ук исем бирелде.

Мәсҗиднең имам-хатыйбы Расих хәзрәт Вакказов белән әңгәмә тоттык.


- Расих хәзрәт, Сез хезмәт иткән “Булгар мирасы” мәсҗиденең төп вазыйфасы нидән гыйбарәт?

- Бу исемгә тирән мәгънә салынган һәм зур җаваплылык йөкләнгән. Беренчедән, ул олы юл чатындагы мөселманлык символы буларак, Зубчаниновка халкын гына түгел, тирә-юньдәге Смышляевка, Петра Дубрава һәм Алексеевка бистәләрендә яшәүче мөселманнарны да үзенә тартып тора.

Кызганыч ки, урыслар арасында сибелеп яшәгән татар халкының яшь буын вәкилләренең күбесе хәзер диннән читләшеп үсә һәм урыслашу юлында тора. Аларның ата-аналарының да күбесе – дәһричелек (атеизм) чорында тәрбия алган халык. Бу мәсҗид алдында торган иң зур бурыч – яшь буынны гына түгел, әле аларның ата-аналарын, хәтта әби-бабаларын да дин юлына бастыру.

- Сез — Самар төбәгендәге яшь имамнар исемлегендә. Бу җаваплы эштә һәркемнең үз алымы, үз юлы бар. Сезнең эш алымнарыгызда нинди үзенчәлекләр бар?

- “Суга кермичә, балык тотып булмый”, — ди халкым. Имамга халыкның хәлен, уй-фикерләрен, тормышка карашын төгәл белеп, эш итәргә кирәк. Аңа зур җаваплылык йөкләнгән. Бүген аңа тәрбияче, җитәкче, психолог, укытучы, юрист, табиб та булырга туры килә. Ул башка өлкәләрдә дә хәбәрдар булып, үз белгәннәрен эшендә уңышлы куллана һәм халык күңеленә юл таба белергә тиеш, аеруча яшьләр арасында.

Бүген яшьләребез ничек үссә – җәмгыятебез шундый булачак. Шуңа күрә без мөтәвәллияткә дә күбрәк яшьләрне сайлыйбыз. Футбол, валейбол ярышлары үткәрәбез, балыкка бергә йөрибез, табигатькә чыгып, шашлык пешерәбез. Дәресләр алдыннан чәй табынында төрле фикер алышулар алып барабыз, фотокүргәзмәләр оештырабыз. Кеше белән эре булырга ярамый. Үз булып аралашканда, алар үзләре сиңа тартылалар.

Мәсҗид – ул җаваплы хуҗалык. Аның да бетмәс мәшәкатьләре бар, ул даими кайгыртуны таләп итә. Аллаһыга шөкер, аларның барысын да без уңышлы хәл итәбез. Сорап, таләп итеп тә йөрмибез, халык үзе күреп-белеп тора һәм үз ярдәмен күрсәтә. Монда чаманы төгәл белергә кирәк дигән фикердә мин.

- Сез — яңа формация дин әһеле. Шуңа да гәҗитә укучыларына тормыш юлыгыз турында кыскача мәгълүмат бирергә кирәк. Кайда, ничек белем алдыгыз, нинди максатлар белән яшисез, аларны ничек тормышка ашырасыз?

- Мин дин әһеле гаиләсендә туып-үстем. Әтием – мәсҗид имамы. Мин үз тормышымны аның үрнәгендә корам. Гыйлемсез кеше мулла, имам була алмый.

Мулла – укыган кеше, гыйлем иясе дигән сүз, ә имам – алда торучы, ияртеп баручы. Бу исемнәрне аклау өчен күп укырга, күп белергә кирәк.

Гали авылындагы мәктәпнең тугыз сыйныфын тәмамлаганнан соң, мин андагы мәдрәсәгә укырга кердем. Данлыклы дин галиме Ясин хәзрәттән белем һәм тәрбия алу бәхетенә ирештем. Гали авылы мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Төркиягә укырга киттем. Тробзон шәһәрендә Коръән-хафизлар курсын тәмамлагач, Кавказда армия сафларында хезмәт иттем. Ул чакта инде мин, динне тирәнтен өйрәнгән мөселман кешесе буларак, командирлар алдында мөселманга үз дин кардәшен үтерү зур гөнаһ булуын төшендереп, Кавказ мөселманнарына каршы булган хәрби операцияләрдә катнашмадым. Андагы мәдрәсәгә йөрдем һәм Карачай халкына дини дәресләр бирдем.

Армиядән соң, Камышлыда 5 ел имам булып эшләдем. Аннан соң Гали авылында имам һәм мәдрәсәдә завуч булып эшләдем. Тагын Камышлыда имам булып эшләдем һәм мәдрәсәдә укыттым. Аллаһыга шөкер, хәзер инде шәкертләремнең күбесе үзләре имамнар булып эшлиләр.

Белемемне дәвам итү өчен, Казандагы Ислам университетына укырга кердем. Аны “яхшы” билгеләргә генә тәмамлап, “кызыл” диплом алдым.

Кайда гына белем алсаң да, гыйлем ул тормышта үз урынын, үзенең кирәк җирен таба. Мәсәлән, Гали мәдрәсәсе Иманымны ныгытты, Төркия тирән дини гыйлем бирде. Ә Казандагы Ислам университетында кешенең дөньяга карашы, фикер офыгы киңәя. Анда татар, урыс, инглиз, фарсы, төрек, гарәп телләре өйрәнелә. Ә Төркия – иң зур илаһият гыйлеме чыганагы.

Тирән гыйлем булмыйча һәм көчле вәгазьләүдән башка кеше күңелендә тирән уйланулар, уңай тойгылар уятып булмый. Имам үз гомеренә гыйлемен үстереп, белемен камилләштереп яшәргә тиеш.

- Хәзер Сез хаҗи булдыгыз. Хаҗда нинди тойгылар кичердегез, аннан соң нинди үзгәрешләр булды?

- Мөселманнар өчен иң изге саналган җирдә, Гарәфә тавында, гыйбадәт кылганда, үзеңнең турыдан-туры Аллаһы Тагәлә белән бәйләнештә булуыңны тоясың. Анда теләгән изге теләкләр кабул була. Аллаһыдан ялгышларыңны кичерүен сорагач, җаныңда тынычлык, рәхәтлек тоясың, уй-фикерләр сафлана.

Хаҗ кылу экскурсиягә бару түгел. Анда гомерлеккә истә калырлык хисләр уяна. Хаҗдан кайткач та, анда алган сәвапның кадерен белеп, аны югалтудан куркып, ялгышлардан сакланасың.

Хаҗ өметсезгә өмет бирә, тәкәбберлек чагылышларын бастыра, уңай кешелек сыйфатларын куәтли, Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Анда без хатыным Лилия белән бергә бардык.

- Бу мәсҗидкә төрле кешеләр, төрле халык вәкилләре йөри. Алар белән сез нинди мөгамәләдә һәм нинди эшләр алып барасыз?

- Нинди генә катлам кешесе яисә милләт вәкиле булмасын, иң элек, алар белән уртак тел таба белергә һәм сүзне бик уйлап, үлчәп сөйләргә кирәк. Гади эшче булса, ул — гаделсез хуҗадан, ә хуҗа булган кеше эшчеләреннән зарланырга мөмкин. Шуның өчен мәхәлләдә, мөселманнар арасында хадисләргә, Корьән аятьләренә нигезләп, алтын урталыкны булдырырга, гаделлек тәрбияләргә кирәк.

Читтән килгән халыкларның да үзенчәлекләрен белеп, аларга үзебедәге борынгыдан килгән дин юнәлешенең асылын, аның нечкәлекләрен аңлатырга кирәк. Чит-ят агымнар үтеп керүенә дә сак булу кирәк.


Расих хәзрәт Вакказов белән аралашканда “Булгар мирасы” мәсҗиденең үз исеменә лаек булган эшләр башкаруы ачыкланды. Расих хәзрәт мәсҗидкә ниндидер йомыш белән килгән кешеләр белән дә аралашып, танышып, алар белән дин һәм милләт язмышына, гаилә, әхлак мәсьәләләренә кагылышлы әңгәмәләр алып бара.

Җомга намазына биредә 400ләп кеше җыела. Мәсҗид эче заманча җиһазландырылган, бизәлгән. Биредәге гади гүзәллек җанга рәхәтлек, уй-фикерләргә иркенлек бирә. Ул бик зур да, кечкенә дә түгел. Аның эчендәге һәм тышындагы кабатланмас гүзәллектә ниндер серлелек, тарту көче бар сыман.

Ул татарның данлыклы тарихын аның бүгенге халәте белән тоташтыручы һәм якты киләчәккә әйдәүче чын Аллаһы Тәгалә йорты буларак, халыкка уңышлы хезмәт итә.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1314

Комментирование запрещено