Яңа ел бәйрәмнәрендә биредә кышкы шугалак ачылачак һәм халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен күргәзмә-сату оештырылачак. Шулай ук теләгән кешеләргә атка атланып йөрү мөмкинлеге тудырыла.
«Хан ишегалды» дип аталган милли авыл Яңа ел бәйрәмнәрендә казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын үзенә тартып торачак. 24 декабрьдән 2017 елның 13 гыйнварына кадәр “Казан” Халыкара ат-спорт комплексы территориясендә күңел ачу чаралары оештырылачак. Проектны “Татспиртпром” акционерлык җәмгыяте Казан башкарма комитеты ярдәмендә гамәлгә ашыра.
«Хан ишегалды» 24 декабрь көнне тантаналы төстә ачылачак. Шушы көннән алып биредә “Кышкы Сабантуй” дип исемләнгән бәйрәм программасы, ә 1-8 гыйнвар көннәрендә балалар өчен “Шәһәрдә әкиятләр” (6+) дигән интерактив программа оештырылачак. “Хан сарае” үзенчәлекле милли Яңа ел чыршы-өе әлеге авылның символы булачак. Ипподромның нәни кунаклары кышкы уеннар һәм бәйгеләрдә катнашу белән бергә, балалар мәйданында үзләренә кызыклы шөгыль табачак һәм боз тавыннан шуып рәхәт чигәчәк.
Балаларның әти-әниләренә дә күңелсезләнеп утырырга туры килмәс. Алар өчен “Хан күле” гаилә шугалагы үз ишекләрен ачачак. Шулай ук милли камыр ризыклары һәм кайнар чәй белән сыйланырга, милли һөнәрчелек осталары үз куллары белән ясаган эшләнмәләр (милли курчаклар һәм уенчыклар, татар сувенирлары, күн эшләнмәләре, киез итекләр һ.б.) сатып алырга мөмкин.
Казан ипподромы күз алдында үзгәреш кичерә: биредә көнчыгыш көрәшләре, ат спорты, пейнтбол буенча секцияләр һәм түгәрәкләр эшли. Күргәзмә-презентацияләр, форумнар оештырыла, төп трибуна комплексының өченче катындагы рестораннарда туйлар һәм юбилейлар билгеләп үтелә.
Казан ипподромының уңайлы җирдә урнашуы, шәһәр транспорт инфраструктурасы, парковка белән тәэмин ителүе бирегә тиз һәм тоткарлыкларсыз барып җитәргә мөмкинлек бирә. Адресы: П.Лумумба урамы, 47а.
* * *
На территории международного конно-спортивного комплекса «Казань» с 24 декабря по 15 января будет работать «Ханский двор» – национальная деревня, которая станет центром притяжения для горожан и гостей столицы Татарстана в новогодние праздники.
«Ханский двор» будет открыт 24 декабря. С этого дня здесь будет проводиться программа «Зимний сабантуй», с 1 по 8 января – интерактивная программа для детей «Сказки в городе». 13 января пройдет торжественное закрытие «Ханского двора».
Концепция праздничных мероприятий включает новогоднее народное гуляние с анимационным шоу в формате зимнего Сабантуя, выступления лучших вокальных и танцевальных коллективов Казани.
Символом деревни станет уникальная национальная новогодняя елка-дом «Ханский дворец». На территории ипподрома будут созданы различные торговые и развлекательные объекты. Среди них: детский майдан, детские горки «Соколиная башня», конный двор, хаски-двор, каток «Ханское озеро».
Также будут работать торговые ряды с национальной выпечкой и чаем, изделиями мастеров национальных ремесел: в продаже будут кожаная мозаика, национальные куклы и игрушки, татарские сувениры, валенки и другие товары.
Просмотров: 1022