Ятим булып ача күзен бу нарасый,
Әминәкәй аны күкрәгендә генә юата.
Ә әткәсе - Габдулла ике ай элек вафат,
Углы дөнйага килгән сөенечтән мәхрүм булып,
салкын каберләрдә ята.
Бабасы Габделмоталлап аны кулларына ала,
Кәгъбәнең эченә кереп,
мөрәҗәгать итә Бөек Затка.
Дога кыла Раббысына,
аңа онык биргәне өчен,
«Мөхәммәд» дип исем куша нарасыйга.
Хәсрәт ялгыз килми, диләр,
анысы - хак,
Әминә дә углы белән биш ел гына
гомер итә.
Габделмоталлап бабасы Рәсүлебезнең әнкәсеннән
өч елга гына калып,
Аннан мәңгелеккә күчә.
Сигез йәштән Рәсүлебез йәтимлектә үсә,
Башын бөгеп, туенырга тирен түгә.
Тик «ах» орып, язмышын ул бер тиргәми,
Күңелендә була аның изге уйлар гына.
Үзе йәтим калып, күз йәшләрен түккәнгәме?
Йәтим бала күңелен аңлый,
үзе татып үскәнгәме?
Шуңа да күрсә йәтимнәрне,
кыерсытылган бәндәләрне,
Ул аларны күкрәгенә кысып,
Башларыннан сыйпап сөяр иде.
Менә шуңа Рәсүлебез туган көнне
Фәрештәләр йәтимнәрнең
башларын сыйпаган көнне.
Әгәр йәтимнәргә сәдака бирсә бер бәндә,
Кыямәт көнне Аллаһының дидарын күрер ул һәрхәлдә.
«Васыятем, өммәтләрем,
Йәтимнәрне күрсәгез сез яныгызда,
Миндәй тәрбияләп,
сөегез, биреп җылыгызны,
Хәлләрен белеп, сузыгыз сез кулыгызны», - диде
Пәйгамбәрләрнең имамы - Мөхәммәд с.г.в.
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Ульян өлкәсенең Иске Мастяк авылы — Самар шәһәре.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1204