Татарча белмәүче яки ипилек-тозлык кына белеп, туган телендә сөйләшмәгән мил-ләттәшләребез. Махсус статистика алып барылмаса да күргән – күрә, белгән – белә: андыйлар сан ягыннан татарча иркен сөйләшүчеләрдән ким түгел. Мөхәммәт Мәһдиев Казан татарын “синтетик татар” дип атаган. Ихтимал, классигыбыз бу сүзне асылын, татарлыгын җуя башлап, руслашуга тәүге адымнарын атлаган милләт-тәшләребезне күздә тотып әйткәндер.
“Синтетиклык” белән телсезлек арасы артык ерак түгел. Татар башкаласы саналган Казанга килеп, аның төзек, матур урамнарында арыган-чы йөреп, бер кәлимә татар сүзе ишетми кайтып киткән чакларда, мәркәз каланың “Идел-дәге Рязань” булмаганда да руслар һәм рус телле татарлар шәһәре, һәм Мәһдиев әйткән “синтетиклашу” үзәге булуына ныклап төшенәсең.
Каламы, саламы, башкаламы татарлыкны тиешле дәрәҗәдә яклау, саклау стратегиясе булмау, татар иленнән читтәге төбәк-өлкәләрдә телебезнең, милли мәгарифнең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә кагылуы һәм урбанизация, глобализация кебек объектив сәбәпләр, барысы бергә ассимиляцияне, асылыбызны югалтуны камчылап, безне котылгысыз рәвештә инкыйраз алды халәте булган яссылыкка – рус телле татарлыкка өстери.
Сорау туа: татарча белмәгән андый татарыбыз ни дәрәҗәдә татар? Андый халәттә миллилекне саклап калып буламы? Булса, ни дәрәҗәдә һәм күпме гомер? Әллә инде телен онытканнарны милләттәшләребез исемлегеннән шунда ук сызып атасымы? Әлеге сорауларга, ихтимал, һәркем үзенчә җавап бирер. Яһүд кешесе, нинди генә телдә сөйләшсә дә, кайсы гына илдә яшәсә дә, күпчелек очракларда, күңеле, дөньяга карашы белән яһүд булып кала, милләте һәм тылы, яңадан яралган ватаны – Израиль белән горурланып яши. Телне үзе белмәгәндә дә аның балалары, оныклары яһүдчә өйрәнәчәк дигән өмет һәр яһүд гаиләсендә бар һәм ул еш кына тормышка ашып та килә. Ягъни, бездән аермалы буларак, әлеге милләтнең көче һәм уникальлеге тагын шунда: яһүдләр милли репродуктивлык үзлегенә ия. Алар, Феникс кошы кебек, янып көлгә әйләнгәч тә терелә, көлдән гөлгә әверелә ала. Безнең фаҗига татарны ассимиляция бер бөтереп алса, кире җибәрми. Яртылаш башыңны гына тык, ул бөтен гәүдәңне суырып ала. Кирегә юл калдырмый.
Өлкән туган арасына кереп китеп, икенче йә өченче буында аннан кире чыкканнарны, яңадан татарлашканнарны мин белмим. Рус телле татар – татармы дигәндә, объективлыкка тарткан җавап, миңа калса, шундыйрак: күңелендә үзен татар дип санаган, милләтенә хөрмәт белән караган, татарлыгы белән азмы-күпме горурланган рус телле татар – ул безнең кеше, ул барыбер татар. Татарча бер сүз дә белмәсә дә. Тик бу – вакытлы һәм күчмә халәт. Һәм киресенчә, халкыннан оялган, үзенең титуль милләт арасына кереп китүен, шул мохит кешесе булуын дәрәҗәгә санап йөргән татар татар була алмый. Телне, гореф-гадәтләрне күпмедер белгән тәкъдирдә дә. Ул гынамы, русчасы такы-токы гына килеш тә: “Татар теленең авылдан чыгу белән кирәге бетә аның, ул кирәкми”, – дип оныгы, балалары белән телне сындыра-сындыра русча сөйләшкән затларны татар дип шартлы рәвештә генә атарга мөмкиндер…
Бер караганда, татарның, республиканың дәрәҗәсен күтәрү, татарда милли горурлык уяту өчен бездә шактый эшләр эшләнә кебек. Татарстан – Россиянең әйдәп баручы, алдынгы икътисадлы төбәкләренең берсе. Башкалабыз үзенең төзеклеге, матурлыгы буенча Европа шәһәрләренә якынлашты. “Ак барс” белән “Рубин”ны бөтен Россия белә. Татарлыгын тәмам югалткан манкортка да: “Менә бит минем милләттәшләрем нинди!” – дип сокланырлык сәбәпләр күпмедер бар да кебек. Тик соклану ул әле киредән асылга кайту да, исәнлек гарантиясе дә түгел. Исәнлегебез гарантияле булсын дигәндә, үзебезне саклауның хөкүмәт дәрәҗәсендә тулы концепциясе төзелергә, эш киң фронтта һәм җентекләп алып барылырга тиештер дә бит. Концепциядә беренче булып милли мәгариф системасын тергезү торуы кирәктер. Булырмы ул? Шактый авыр сорау. Икенче яктан. Үзен хөрмәт иткән милләт үз балаларыннан БДИны русча бирдерер идеме? Мәсәлән, шул ук каталонлылар? Ай-һай. Ишетеп белүебезчә, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең испан телендә сөйләшүе дә сансызлык, начар гадәт (дурной тон) итеп кабул ител-гән җирдә милли мәгарифтә бездәге дәрәҗәдәге чигенеш, игътибарсызлык була алмый.
Мәгариф системасы – дәүләтсез милләтнең Ахилл табаны, иң авырткан, иң нечкә җире. Һәм күрәбез, ул милләткә тиешенчә хезмәттә тормаганда ассимиляция күп тапкырлар тизләнә. Без бүген ярыйсы хәлле республика, бәлки “Без булдырабыз” дигән икътисадый шигарьдән “Үзебезне саклыйк” дигән, татарның милли идеясе дәрәҗәсендәге стратегиягә күчәр көннәр җиткәндер?..
P.S.Язма 28 ноябрьдә “Татар этнографик мозайкасы” бәйгесендә мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипованың: “Бүгенге татарга татарча белү мәҗбүри түгел”, дигән хәтта “Татар-Информ” агентлыгы сайтына эләгеп, күпмедер эленеп тә торган белдерү уңаеннан язылды. Чиновникның исемен, сүзләрен газетабызда кабат төрләндерүне кирәк тапмадым.
“Ватаным Татарстан” (№ 181, 03.12.2016).
Просмотров: 1197
Бүгенгесе көндә, акылы камил кеше, ана телен ике-өч айда аз-маз сөйләшерлек өйрәнә ала. Интернетта бөтен нәрсә бар. Татар телен, әдәбиятен, шигриятен, гөреф-гәдәтләрне белмәгән кеше татар шәхесе белән аңлаша алмас кебек. Үз балаларын татарча тәрбияләмәгән ата-аналар үзләрен күңел ялгызлыгына дучар итәләр кебек.
Телен белмэгэн сатлык жан белэн бер .