Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым Казанга килде / Премьер-министр Турецкой Республики Бинали Йылдырым прибыл в Казань

g360Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым Татарстан Республикасына эш сәфәре кыла. “Казан” Халыкара аэропортында бүген Төркия Хөкүмәте башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төркия Премьер-министрының Татарстанга эш сәфәре Төркия делегациясенең Россия Федерациясенә рәсми визиты программасына кергән.

Казанга килүгә Төркия кунаклары Казан Ратушасына юл тотты. Монда Татарстан һәм Төркия эшлекле даирәләре катнашында эшлекле форум узачак. Шулай ук Төркия делегациясе программасында «Истанбул» паркында Cадри Максудига һәйкәл ачу, Татарстан Президенты белән очрашу һәм башка эшлекле чаралар каралган. 

«Татар-информ».

* * *

Премьер-министр Турецкой Республики Бинали Йылдырым совершает рабочую поездку в Республику Татарстан. В Международном аэропорту «Казань» главу Правительства Турции встретил Президент Татарстана Рустам Минниханов.

Как сообщается на официальном сайте Правительства РТ, рабочая поездка Премьер-министра Турции в Татарстан входит в программу официального визита турецкой делегации в Российскую Федерацию.

Сразу по прибытии гости из Турции отправились в Казанскую ратушу, где сегодня состоится Татарстано-Российский деловой форум. В обширной программе посещения также участие в открытии памятника Садри Максуди в казанском сквере «Стамбул», посещение Казанского Кремля, встреча с Президентом Татарстана и другие мероприятия.

«Татар-информ».

Просмотров: 1080

Комментирование запрещено