Әй, гүзәл татар хатын-кызы! Ир-атка хас булган эшкуарлык эшен дә уңышлы алып бара бит ул! Шундыйларның берсе — Cамарның «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Әзимҗан кызы Разия Әюпова. Аның бизнесы гомер-гомергә татар милли хәрәкәте белән бергә үрелеп барды.
Малкуарлыкның нигез ташы
Мин бизнесымны үзгәртеп кору чорында ачтым. Ул вакытта тормыш үзе шундый таләпләр куйды — хезмәт хакы кечкенә, аны да вакытында түләмиләр.
Узган гасырның 92нче елларында кызым Наилә белән Төркиягә йөреп, киемнәр алып кайта башладык. Ул елларда бик күпләр Төркиядән, Эмираттан, Мәскәүдән тауар ташырга тотындылар. Сатучылар күбәйде, базар ачылды. Безгә дә әйберләрне сатар өчен урын кирәк иде, әлбәттә. Шунда Наилә кызымның ире Әнвәр:
«Әни, бу эшне закон кысаларына кертеп, рәсми теркәргә һәм кибет ачарга кирәк. Мин булышам», — дип тәкъдим итте.
Шулай итеп, Ленинградский урамында урнашкан «Детский мир» кибетенең бер бүлеген арендага алдык. Аның җитәкчесе — милләттәшебез Зөләйха ханымга рәхмәт инде. Үтенечебезгә каршы килмәде. Бүлегебезне «Розалина» дип атадык.
Кызым Наилә белән без Төркиягә, Грециягә бик күп йөрдек. Төркиядән -тире, Грециядән туннар алып кайттык.
Сүз уңаеннан, Төркиядә булган бер кызыклы хәл турында да сөйләп китәсем килә…
“Президент исеме булышты”
Шулай бервакыт Наилә белән Төркиянең кибетендә туннар, курткалар алдык. Бу тауарга бөтен акчабыз китте. Ә бит әле өйгә кайтып җитәргә дә, күчтәнәчләр, бүләкләр алырга да кирәк. Инде нишләргә дип, баш ватам, үземнән генә догаларымны укып, Аллаһыдан ярдәм сорыйм.
Хәзер кибетнең хуҗасына «Россия, Ельцин», дип әйтеп карадым. Янәсе, мин Россиядән, миңа бераз ташлама ясагыз. Ә ул борынын җыерды да, инглизчә «Nо, nо», дип кулын селтәде. Әхә, мәйтәм, монысы ошамады.
Аннан соң «Татарстан, Президент Минтимер Шәймиев, welkom», дим. Шуннан хуҗа сатучысын алып китеп, үзара нәрсә турындадыр серләштеләр дә, безгә кофе ясап китерделәр һәм тауарыбызга яхшы ташлама ясадылар.
Мин инде үземчә Аллаһы Тәгаләгә дә, аларга да, Президент Минтимер Шәймиевка да рәхмәтләремне укыдым шунда. Менә бит безнең кебек гади кешеләргә президент исеменең файдасы ничек тиде!
«Рәхмәт яусын Вазыйх әфәндегә!»
95 — 96нчы елларда, Гагарин урамына күчкәч, шунда ук ризыклар кибете ачтым. Рәхмәт яугыры Вазыйх әфәнде Мөхәммәтшинга. Миңа ул вакытта бик булышты ул.
Хәләл итләр дә саттык. Энем Идрис авыллардан терлек алып кайтып, аларны үзе суя, аннары итне сатуга әзерли иде. Ул миңа бик зур ярдәм күрсәтте, Аллаһының рәхмәте яусын үзенә.
Сатучы итеп Лидия Михайловна исемле бер бик оста пешекчене эшкә алдым. Ул кибетебездә пәрәмәчләр, өчпочмаклар пешереп, салатлар ясап сату мөмкинлеге турында идея бирде. Шулай итеп, ике бүлмәле кибетнең берсенә өстәл, урындыклар куеп, аны кафе сыманрак ясап куйдык. Үзебездә пешкән өчпочмакларны, пәрәмәчләрне, токмачны, бәлешне кешеләр бик яратып ашадылар.
«Безнең турыда «Ак бәхет» даими сөйләп торды»
Ул вакытта ун ел буена «Ак бәхет» радиосы гөрләп эшләде бит. Алып баручылар — әтиле-кызлы Шамил абый Баһаутдин белән Наилә Сабирҗанова безнең кафеда татар ризыкларын авыз итәргә була дип, бертуктаусыз сөйләп тордылар.
Аннан Шамил әфәнде миңа «Татар кухнясы» ачарга тәкъдим ясады. Тора-бара, меню төзеп, кечкенә кафебыз тулы канлы «Татар кухня»сына әйләнде, кибетебез дә элеккегечә эшләде. «Ак бәхет»тән сандугачыбыз — Наилә Сабирҗанова игълан иткәннән соң, халык безгә агылды да агылды.
Мин Шамил абый белән Наиләгә мең рәхмәтләремне әйтәм, чөнки нәкъ алар миңа «Татар кухнясы”н ачарга этәргеч бирделәр һәм безнең турыда халыкның төрле катламына җиткезеп тордылар. Кафегбызга бик күп татарлар йөри башлады.
«Балалар фестиваленә килгәннәрне без ашаттык»
Балалар фестивален оештырган Шамил Баһаутдин белән Азат Надиров районнардан килгән балаларны безнең кухняга алып килделәр. Аларны бушлай сыйладык.
«Яктылык» мәктәбе төзелгәндә, аның мөдире Хәридә ханым Дашкина да төзелеш буенча кешеләр белән очрашуларын еш кына бездә үткәрә иде.
Шамил абый Баһаутдин Казаннан килгән танылган җырчыларны — Илһам Шакиров, Зилә Сөнгатуллина, «Сөембикә» журналы хезмәткәрләре, Илсаф, Нәфкать Нигъмәтуллин, Салават, Хәмдүнә Тимергалиева, Гөлдания Хәйруллина, Илшат Вәлиев, Рөстәм Асаевны да «Татар кухнясы”на чакырды.
Гомумән, аларның исемнәрен санап бетерерлек түгел. Шуның өстенә, чит илләрдән килгән эшлекле вәкилләр дә бездә кунак булдылар. Бервакыт шулай Тайвань делегациясен татар ризыклары белән сыйладык. Аларның күңеленә бик хуш килгән иде. Әле бит тыныч кына татар инструменталь музыкасы яңгырап торды. Музыка белән безне Наилә Сабирҗанова тәэмин итте. Ашап туйгач, аквариум янына килеп, балыклар белән хозурланырлар иде.
Ә Хәбил Бикташев бездә Галиәсгар Камал театры артистларын сыйлады.
«Ак калфак»ның утырышлары бездә уза»
Шулай әкрен генә безнең кухня татар учагына әйләнде, һәм мин татар милли хәрәкәтенә кереп киттем. Бүгенге көндә «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары да һәрвакыт диярлек биредә җыелып, чаралар, җыелышлар үткәрәбез.
«Рәхмәт татарларыма»
Аллаһыга шөкер, мине бу эшемдә бик күп татарлар хуплап тордылар, тормышымда һәрвакыт яхшы кешеләр очрады. Азат абый Надиров кафены бизәр өчен үзе ясаган картиналарны бүләк итте.
Шамил абый еш кына килеп, эшләребезнең ничек баруы белән кызыксынып яшәде. Ул кафебызга татар төсмере кертү, татар мохитын булдыру өстендә туктаусыз эшләп торды. Безнең халык — бик яхшы, мәрхәмәтле. Ярдәмгә килделәр, рәхмәт яугыры.
«Татар кухнясы”нда эшләгән кызлар — Әлфия, Венера, Фәния, Алисәне әле дә рәхмәтләр белән искә алам. Кызым Галия җитәкчелек итә, ә Наилә кызым исәп-хисап мәшәкатьләрен алып бара.
“Урыслар ләкшәне яратты”
Татарлар гына түгел, урыс халкы да йөрде. Тирә-якта эшләүчеләр төшке ашка киләләр иде. Сездәге кебек тәмле чәй беркайда да юк, дип мактыйлар. Ләкшәне (безнең Ульян ягында токмачны ләкшә диләр) бушлай бирдек. Бәяләр арзан иде.
Безгә йөргән халыкның иң яраткан ризыкларының берсе — чәкчәк тарихын да сөйләп үтим әле.
Ирем Шамил белән якын дусларыбыз Абделкадыйр белән Әминә Әмировларга кунакка баргач, анда бик тә тәмле чәкчәк авыз иттек. Әминә ападан аны кайдан алганнары турында кызыксынмыйча кала алмадым. Ул миңа Самарда Нурания исемле хатынның чәкчәк пешереп сатуын әйтте һәм аның телефон номерын да бирде.
Мин Нурания ханымга шалтыратып, рецептын сорадым. Рәхмәт, каршы килмәде. Әле аннан соң да чәкчәк пешерә башлагач, еш кына аңарга шалтыратып, киңәшләр сорый дием. Шулай чәкчәкне үзебездә ясый башладык.
«Татарыңны яратырга кирәк»
Иң беренче кешеләрне яратырга, үзең өчен акча эшләргә генә түгел, ә халык өчен тырышырга кирәк. Башка очракта бизнесның мәгънәсе югала.
Шулай ук әхлаклы булу, үз эшеңне ярату мөһим. Эшең уңышлы барсын өчен табышыңнан өлеш чыгарырга кирәк. Шулай мин мәчетләргә, ятимнәргә, мескеннәргә ярдәм күрсәткәлим.
«Көндәшлек түгел. Сөенеч»
Бервакыт берәү килеп: “Сезнең көндәшегез барлыкка килде — «Царь Солтан» рестораны ачылган”, — диде. Ә мин үз халкыбызның шушындый затлы ресторан ачуына шатландым гына. Әгәр дә татарлар шулай кафелар, рестораннар ача икән, бу көндәшлек түгел, ә, киресенчә, сөенеч, чөнки милләтебез үсә, чәчәк ата, дигән сүз. Хәтта аларга ярдәм күрсәтергә дә әзермен. Миңа конкуренция сүзе бер дә туры килми. Мин — булышып яшәү ягында.
«Черкели — Ишан хәзрәтнең догасын алган авыл»
Ярдәм турында сүз кузгаткач, Черкелидә яшәүче дустым Әминәнең улы — Әхмәт Рамазанов турында сөйлисем килә. Аларга кунакка баргач, аның юлларны яңартканына, елга аша күпер салганына шаккаттым. «Дустым, мул тормыш алып барасың, шөкер», — дидем аңа. Ул исә: «Әйе, Аллаһыга рәхмәт яусын, авылдашларым белән бу эшләрне дә башкардык, зиратларны да чистартып торабыз. Кирәксенгән кешеләргә «Камаз»ымны да биреп торам. Табышымнан халыкка өлеш чыгарам. Шуңа Аллаһы Тәгалә безне Үз рәхмәтеннән ташламыйдыр», — дип җавап бирде.
Шулай итеп, дустым мисалында Черкели авылы халкының Аллаһы рәхмәте өчен эшләүләрен күрсәтәсем килде. Алар кечкенәдән шундый тәрбия алганнар.
Шулай ук безнең авылга Ишан хәзрәтнең изге догасы төшкән, дип сөйлиләр.
Ишан хәзрәт хәлле кеше була. Мәрхәмәтле, ярдәмчел имам мәчет-мәдрәсәләр төзеткән. Моның өчен ул Ульян өлкәсенең төрле авылларыннан кешеләрне эшкә алган. Аннан соң хезмәтләре өчен кем нәрсә тели — йә акча, йә бодай, йә агач белән түләгән. Безнең Черкепи халкыга чират җиткәч, ул: «Рәхмәт. Ни телисез — шуны бирәм», — дигән. Черкелиләр исә: «Юк, Ишан бабай, безгә бернәрсә дә кирәкми. Син безгә үз догаңны гына бир», — диләр. Бу турыда Ишан хәзрәтнең оныгы Иршат хәзрәт Сафинның «Меңнәрнең остазы» дигән китабында җентекләп язылган. Шулай итеп, авылыбызга аның догасы төшкән, шуңа күрә эшләребез дә уңышлы, кешеләр дә хәлле, диләр.
“Татар» сүзе булмасын!
Бер даирәдә миңа кафены «Татар кухнясы» дип атарга рөхсәт итмәделәр. «Теләсә нинди исем бирегез, тик «татар» сүзе булмасын», — диделәр.
Мин кайгыга төшеп, Шамил абый Баһаутдин янына бардым. Аңарга бу сүзләрне җиткергәч, Шамил әфәнде миңа: «Башка бер җиргә дә йөрмә, «Татар кухнясы» дип яз да куй», — диде. Мин шулай иттем дә. Әле ике ел эшләгәннән соң да, безгә килеп, кафеның исемен үзгәртергә куштылар. Шулай да, Аллаһыга шөкер, ахыры хәерле бетте.
Халык арасында «Татар кухнясы» бүген дә истә әле.
Разия ханым ӘЮПОВА белән Миләүшә ГАЗЫЙМ серләште.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1420
исэнлек- саулык, ун,ышлар телим Сезгэ