Газиз әнием, бердәнберем,
Бүген бит синең бәйрәмең.
Матур теләкләр, җылы сүзләр
Шул уңайдан сиңа әйтәмен.
Рәхмәтләрем чиксез сиңа, әнием,
Ярдәмчем син минем, терәгем.
Җаның һәрчак тыныч булсын -
Чын йөрәктән шушы теләгем.
Сызланмыйча яшә, кайгырмыйча,
Борчуларың артта калсын.
Һәр көнгә шатланып гомер ит,
Гомер кояшың озак янсын.
Сау-сәламәт яшә, әнием,
Иң зур байлык ул бу дөньяда.
Син янәшәмдә булганда гына
Мин була алам бәхетле бала!
Мин рәхмәтле, бик рәхмәтле
Газиз Аллаһы Тәгаләмә.
Әниле кеше генә бай була ала,
Әнисезләрне, Ходаем, ташлама.
Сине кочаклап үбәм, газизем,
Бүген бит — Әниләр бәйрәме.
Ак бәхетләр сиңа тели-тели
Бүләк итәм чәчәк бәйләме.
Ырынбур өлкәсенең Бакай авылында(Камышлы районыннан ерак урнашмаган) яшәүче Гөлнара НИЗАМОВА.
Просмотров: 1129
Красивое стихотворение!Гульнара апай молодец!!