Игелеген үлчәп бетергессез

img999Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Игелеген үлчәп бетергесез?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы, 
Тормыш яме — әнкәй, хатын-кыз!

25 ноябрьдә Чулпан авылы клубында Әниләр көненә багышланган кичә үткәрелде. Залда утыручы хөрмәтле хатын-кызларны бәйрәм белән кайнар котлап, алып баручы Алсу Сәфиуллина кичәне башлап җибәрде. Программабыз бик үзенчәлекле — «ТНВ» каналында күрсәтелә торган «Сиңа миннән сәлам» дигән тапшыру рәвешендә төзелгән иде.

Авылыбызда юбиляр хатын-кызлар да байтак булган икән. 85 яшен тутырган Сәлимә апа Яныйәхмәтованы, 80 яшен тутыр­ган Сәлимә апа Минһаҗеваны, 65 яшен тутырган Динә апа Бикмөхәммәтованы, Венера апа Сә­ләхова, Фәния апа Хәкимоваларны 60 яшьләре, Лилия Сәләхова, Наилә Гибадуллиналарны 50 яшьләре, Лилия Яныйәхмәтова­ны 45 яшьлек юбилейлары бе­лән котлап, Сәрия Әбдрәхимова үзе язган шигырь юлларын яңгыратты. Юбилярлар һәм залда утыручы әниләр хөрмәтенә Әсхәт Жуматдилов, Алсу Сәфиуллина, Гөлнур Кәримова башкаруында матур җырлар җырланды. Ильвина Сәләхова һәм Юлия Шәйдуллиналар үзләренең дәртле биюләрен бүләк иттеләр.

Әниләр көненә багышланган кичә чәй табыны артында дәвам итте. Рәхәтләнеп күчтәнәчләр бе­лән тәмле чәйләр эчеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп өйләренә таралышты хөрмәтле хатын-кызларыбыз.

Ә мин шәхсән гәҗит битләре аша кичәдә катнашучы үзешчән артистларыбызга, чәй табыны әзерләүчеләргә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, мул тормыш телим.

Гөлнур КӘРИМОВА, клуб мөдире.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1289

Комментирование запрещено