Адәм баласының тормышы ак һәм кара сызыклардан тора. Кара сызыкларның берсе — чир. Ул көтмәгәндә килә дә, адәм баласын аяктан ега. Шул вакытта ярдәм кулы сузучы кешеләр — табиблар булмаса нишләр идек икән?
Мин дә көтмәгәндә генә авырып киттем. Йөрәгем өянәге кузгалгач, мине Камышлы шифаханәсенең олылар дәвалана торган бүлегенә китерделәр.
Аллаһының рәхмәте, шул авыр вакытта табиб Исмәгыйль Мәхмүт улы Баһаветдинов тиешле дәваны билгеләде. Ә инде йөгереп йөрүче шәфкать туташлары Нурия Михеева, Эльвира Миронова, Тәнзилә Вәлиева, Рушания Хәйбрахманова һәр көн миңа табиб язган дәваны бирделәр. Санитаркалар Рәзинә Ханнанова, Фәния Вәлиәхмәтова, Гөлфәмия Шәрипова, Юлия Вәлитова бүлектә чисталыкны булдыру, безне, авыруларны карап, тиешле ярдәм күрсәтү, вакытында тукландыру өчен бөтен тырышлыкларын куеп эшлиләр.
Хөрмәтле табибыбыз, ак халатлы шәфкать туташлары, хезмәт күрсәтүче кызлар! Сезнең изге хезмәтегез алдында баш иеп, сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телим. Хатын-кызларны үткән әниләр көне белән тәбрик итәм. Эшләрегез уң булсын, кайгы-хәсрәт капкагызны какмасын, тормышыгыз ак юллардан гына торсын.
Сәлимә АСКАРОВА.
Балыклы авылы, Камышлы районы.
«Камышлы хәбәрләре».
Просмотров: 1195