Бүген төрле мәгълүмат чараларында: “Кешене балачактан патриотизм рухында тәрбияләргә кирәк”, — дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ә нәрсә соң ул патриотизм? Бүгенге заманда патриотларны ничек тәрбияләп була?
26 ноябрьдә Самараның Җәмигъ мәчетендә үткән яшьләр форумында бу сорауларга дин әһелләре, хөкүмәт вәкилләре һәм галимнәр җавап бирделәр. “Традицион ислам — патриотизм хисен тәрбияләү гаранты” дип аталган чараны өлкә губернаторы администрациясе ярдәмендә өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте оештырган иде.
- Патриотизм — ул үз илеңне, халкыңны өзелеп ярату һәм Ватаның өчен армый-талмый көрәшергә әзер тору. Патриотизм хисе еш кына “батырлык” төшенчәсе белән аваздаш, — дип сөйләде губернатор администрациясенең җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе баш консультанты Роман Кирсанов. Бу сүзләрдән соң Уфаның беренче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте советы әгъзасы Әхмәт хәзрәт Әхмәровның чыгышы бик урынлы булды. Ул Бөек Ватан сугышында мөселманнарның җиңүгә керткән өлешләре, аларның эчкерсез, аяусыз патриотизмы турында сөйләде.
- Бүген дә дөньяларыбыз тыныч түгел, төрле низаглар чыгып тора. Болар булмасын өчен, тарихыбызны, динебезне, гореф-гадәтләребезне белергә кирәк. Традицион ислам динендә терроризмга һәм экстремизмга урын юк. Ислам дине — ул матурлык, тынычлык, дуслык дине, — диде ул.
Тарих фәннәре докторы, Мәскәү педагогия университетының Самара филиалы проректоры Юлия Гусева һәм Самара яклары тарихчысы Шамил Галимов Икенче Бөтендөнья сугышында мөселманнарның Ватаныбызга тугры булып калулары, хөкүмәткә ярдәм итүләре турында сөйләделәр. Шамил Хәйдәр улы Урта Иделдә яшәгән мөселманнар тарихы белән таныштырып үтте.
Самараның Тарихи мәчете имамы Наил хәзрәт Биктаев һәм Зубчаниновка бистәсендәге “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов патриотик рух тәрбияләү гаиләдән башлана дигән фикерне алга сөрделәр. Моның өчен яшь буын ныклы гаилә төзүгә омтылып, балаларын ана телен, туган җиребезне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтергә кирәк, диделәр алар. “Әти-әнисен, туганнарын яраткан, алар турында кайгырткан кеше генә патриот була ала”, — дип сөйләде Расих хәзрәт Вакказов.
Форумда ИГИЛ оешмасы турында да сүз булды. Россиядә тыелган бу оешманың барлыкка килү тарихын Россия ислам университетының теология факультеты деканы Сәет Дамир Шаһавиев сөйләде. Ә Самара өлкәсенең эчке эшләр министрлыгының экстримизм белән көрәш үзәгенең өлкән оператив хезмәткәре, полиция капитаны Фәниз Райманов бу оешмага җәлеп итү ысуллары белән таныштырып, тозакка эләкмәү юлларын күрсәтте.
- Алар күбесенчә социаль челтәрләрдә эш итәләр. Тәҗрибәле яллаучы, яхшы психолог буларак, кешенең иң “нечкә” җирләрен эзләп таба һәм шунда баса: кызларга чит илдә бай кияү табып, мул тормыш вәгъдә итә, кредитларга батып, акчага интегеп яшәүчеләргә яхшы хезмәт хакы түләнә торган эш урыны табарга булышкан булып кылана. Шуңа күрә бер дә белмәгән кешегә моң-зарыгызны сөйләргә ашыкмагыз, социаль челтәрдә шәхси мәгълүматларыгызны күрсәтмәгез, — дип киңәш итте ул. Фәниз Раймановка да, аның җитәкчесе Юрий Стройкинга да сораулар күп бирелде һәм алар берсен дә җавапсыз калдырмады.
- Бүген яшьләр үзара күбрәк Интернет челтәрендә аралаша. Алар төрле форумнарда “утыралар”, мәгънәсенә дә төшенеп җитмичә, кызыклы дип тапкан темаларны, видеороликларны иптәшләренә дә карарга киңәш итәләр. Һәм бу ахмаклыклары өчен аларга кыйммәт бәя түләргә туры килә. Моның өчен 5 елга иректән мәхрүм итүләре бар. Шуңа күрә балаларыгызның, иптәшләрегезнең нинди сайтларда утыруы белән кызыксыныгыз, шикле видеоларны карау, форумнарда аралашулардан тыегыз, — дип сөйләде Юрий Иванович. Форумда катнашучыларның чыгышлары Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары чыгышлары белән үрелеп барды. Балалар дуслык, туган як, әти-әниләргә багышланган патриотик хисләр тулы шигырьләр укыдылар.
Өч сәгатькә якын барган форумга өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин нәтиҗә ясады.
- Дөньякүләм әһәмияткә ия булган будда, христиан, ислам диннәре беркемне дә сугыш аша үз мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә өндәми, киресенчә, дуслыкка, тыныч яшәүгә чакыра. Балаларга яшьтән һәр милләтнең башкалар белән тигез торуы турында аңлату, туган илебезгә, халкыбызга мәхәббәт тәрбияләү кирәк. Шул очракта без чын патриотлар үстерәчәкбез, — диде мөфти.
Самарада яшьләр өчен мондый форум беренче тапкыр гына үткәрелми инде. Быелгысына яшьләрнең күпләп килүе аеруча куандыра. Димәк бу сөйләшүләр кызыксыну уята, файдалы мәгълүматлар бирә. Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче ветераннар советы рәисе Шамил Мамышев та бу чарага үз бәясен бирде:
- Форум кызыклы узды, әмма бер кимчелеге дә бар. Патриотизм турында сүз бара икән, военкомат вәкилләрен дә чакырган булсалар, алар яшьләргә бүгенге армия хезмәте турында сөйләрләр иде, — диде ул.
Алия АРСЛАНОВА.
КОНТЕКСТ:
«Традиционный Ислам как гарант воспитания патриотизма»
Просмотров: 1413