Менә тагын ел ахыры килеп җитте, һәм һәркем үзе өчен күңеленә хуш килгән вакытлы матбугат чарасын сайлап алып, аңа язылып та куйгандыр инде. Без, “Бердәмлек” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, газетабыз укучыларга ошасын дип, аны мәгълүматка бай, кызыклы итү өчен бик тырышып эшләдек. “Балалар почмагы”нда татар балалары язган хикәяләр, әкиятләр, скандвордларны урнаштырдык, “Мәхәббәт күпере” рубрикасы астында басыла торган сөю сагышлары, “Гаилә почмагы”ндагы бәхетле һәм озын гомерле гаилә кору серләре, дин юлына баскан мөселманнар өчен махсус чыгарыла торган “Кыйбла” кушымтасы, өлкә татарларының мәдәни һәм сәяси тормышы, Татарстаннан гастрольләргә килеп йөрүче артистлар турындагы гайбәтләр — барысы да төрле яшьтәге әбүнәчеләребезнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен язылды.
Әгәр инде бу гына җитми, сезне тагын нинди дә булса яңа рубрикалар, кызыклы темалар кызыксындыра икән, рәхим итеп хатлар языгыз, телефоннан шалтыратып әйтегез. Без, кулыбыздан килгән кадәр, ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Бигрәк тә безгә газета укучылары язып җибәргән мәкаләләр, яңалыклар, хикәяләр һәм шигырьләр ошый. Җибәрегез, көтеп калабыз!
Газетада хата киткәндә шалтыратып әйтүчеләр булса да күңелебез төшми, киресенчә, шулай игътибарлы укыганыгыз, татар телен яхшы белгәнегез, аның сыйфатына битараф булмавыгыз өчен, чын күңелдән рәхмәтләр әйтәбез.
Даими язылып килүче әбүнәчеләребез дә, әлегә кадәр безнең белән булмаган татарлар да “Бердәмлек”кә киләсе елга да язылганнардыр, дип ышанабыз. Ә без барыгызга да бүләк итеп 2017 ел календарен ясап куйдык инде, аны 2017 елның беренче саны белән бергә алырсыз.
Бергә булыйк, бердәм булыйк, хөрмәтле укучыларыбыз!
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1147
в Кошелево будут привозить?