Казан кунаклары
Сызран драмтеатры бинасында Казан кунаклары — Татарстанның атказанган артисты, җырчы Вил Усмановның концерт төркеме бик матур чыгыш ясады.
Алар шәһәребезнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринад Шәрәфетдинов чакыруы буенча килгәннәр иде. Ә ул иң яхшы сәхнәне сайлау, афишалар элү, билет сату, кунакларны каршы алып урнаштыру кебек эшләрнең хәстәрен алдан күрергә тырышты. Шуңа да концертка халык шактый күп җыелды.
Моннан дүрт ел элек бу сәхнә осталары безнең Сызран татарларының күңелен яулаганнар иде инде. Бу юлы да сынатмадылар.
Вил Усманов дүрт ел эчендә бер дә үзгәрмәгән, талантын тагын да үстерә генә төшкән. Ул спортчы да бит әле: татар көрәше буенча күп бәйгеләрдә җиңүгә ирешкән кеше. Сәхнәдә дә үзен иркен тота, очып кына йөри. Тамашачылар җырчының (ә ул күп җырларын үзе иҗат иткән) һәр җырын алкышлар белән бәяләделәр. Виртуоз скрипкачы Иркә Гайнемхамматованың һәм баянчы Наил Сәгъдиевның осталыгына да искитәрлек. Иркә ханым җырга да бик оста бит әле.
Биючеләрдән башка бу концерт тулы булмас иде кебек. Җил кебек очып биюче Рамил Хәйруллин белән Лилия Ермакова күпләрнең күңелләрендә яшьлек хисләрен уяттылар.
Татар концертларының Сызранда еш була башлавын милли мәдәниятебезнең күтәрелеше, дип атарга да ярый. Дөресен әйткәндә, монда Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринад Шәрәфетдиновның керткән өлеше зур. Аңа чын күңелдән рәхмәтләребезне әйтеп, шундый күңелле тамашаларның киләчәктә дә булып торуын көтеп калабыз.
Немецлар үзәгенә — 25 яшь
Быел Сызранда яшәүче немецларның милли-мәдәни үзәгенә 25 ел тулды. Шушы уңайдан Яшьләр үзәгендә зур бәйрәм уздырылды. Немец дусларыбызны юбилей белән котларга Сызран шәһәре администрациясе башлыгы Николай Лядин һәм милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре, күпсанлы кунаклар килгән иде. Фойеда милли ризыклар, рәсем һәм кулъязма күргәзмәләре оештырылган, талгын гына немец классикларының музыкасы агыла…
Юбилей кичәсен оешманың җитәкчесе Рәсимә Салаватова ачып җибәрде һәм беренче тәбрикләү сүзен Николай Иванович Лядинга бирде. Котлаулар немец оешмасының ветераннарын, аның эшендә актив катнашучыларны Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләү үзешчән сәнгать төркемнәренең җырлы-биюле чыгышлары белән аралашып барды. Сызранның татар милли-мәдәни оешмасы рәисе Ринад Шәрәфетдинов та юбилярларны тәбрикләп, бүләкләр тапшырды, “Чишмә” татар ансамбленең җырлары, такмаклары матур тамашаны тагын да бизи төште.
Әйтергә кирәк, немецларның милли-мәдәни үзәге шәһәрнең барлык җәмәгать эшләрендә, бәйрәмнәрендә актив катнаша, ә шагыйрә Надежда Ноздрюкова “Барыбызга бер Идел”, “Музыкаль ишегалды” кебек аерым программалары белән танылды.
Бу оешма белән татар хатыны Рәсимә Салаватова бик уңышлы җитәкчелек итә, немец яшьләрен җирле традицияләрдә тәрбияләп, ачык күңелле һәм илебезгә тугры булырга өйрәтә. Бүген Сызран шәһәре администрациясе җитәкчелегенең юбилярларга зур бәя бирүендә дә, бәйрәмнең шулай матур итеп оештырылуында да Рәсимә Закир кызының өлеше зур.
Рәис БИГЛОВ, Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни оешмасы әгъзасы.
Просмотров: 1069