Исәнмесез, кадерле “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре! Сезгә кайнар сәламнәр белән хат язучы Динура апагыз Вәлиева-Фәйрузова булам. Мин үзем тумышым белән Башкортостаннан. 1982 елдан бирле Самара өлкәсендә, хәзерге вакытта Зеленовка авылында яшим. Пенсиягә дә чыктым инде. Буш вакытларымда китаплар укырга яратам.
“Бердәмлек”не әле беренче ел гына өемә алдыра башладым. Күңелемә бик хуш килде сезнең бу газетагыз. Аның аша ил, өлкә яңалыкларын да беләсең, татарлар тормышы турында да күп мәгълүмат аласың. Сезгә алдагы көннәрдә дә уңышлар гына телим.
Күнелемдә туган уйлар кайчакта йөрәккә сыеша алмый башласалар, кулыма каләм алам да нәрсә булса язарга керешәм. Быел язын татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгын билгеләп үттек бит. Шул уңайдан мин дә үз уй-фикерләремне язган идем, берничәсен сезгә дә җибәрәм. Укып карагыз әле. Минем чын күңелдән чыккан сүзләрем, бәлки, кемгә дә булса кызыклы булыр.
Тукай мәңге минем йөрәктә
Туган ягыма кайткан саен чишмәгә төшәм. Менә бу кайтуымда да аякларым үзеннән-үзе шунда таба атлады. Җилкәмә көянтә салып, балачакта көн саен су алырга барган таныш тыкрык буйлап атлыйм. Аякларымны туган ягымда үскән үләннәр кытыклап иркәли. Идәш инеше буендагы таллар шаулап-жырлап мине каршы ала. Мин ак яулыгымны салам да аларга сәлам бирәм, кочагымны жәеп каршы йөгерәм. Шул вакытта күлмәк итәген кемдер тарткан кебек була. Карасам, туган якта үскән гап-гади тигәнәк, минем белән барырга теләп, күлмәгемә ябышкан икән бит. Юк, алып бәрмәдем мин аны, балачактагы кебек күкрәгемә брошка итеп кадап куйдым.
Идәш буйлап жылы сөт кебек күбекләнеп аксу томан күтәрелә. Шунда мин үсмер баладай сихри дөньяга чумарга, шул томанга төренеп инеш аша чыгарга теләп, басмага атладым һәм, кинәт, гаҗәпләнеп туктап калдым. Озын сары чәчләрен алтын тарагы белән тарап Су Анасы утыра түгелме соң? Сәер, бу күренешне сокланып та, шикләнеп тә күзәткәндә, тау башыннан ямьсез тавыш белән кычкырып, кемдер безнең якка йөгереп төшә башлады. Су Анасының тынычлыгын бозмасыннар диеп, Шүрәле үзе бирегә йөгерә түгелме!? Йөрәгем балачактагы кебек куркып, сикереп куйды. “Берәр ышык жиргә качып котылыйммы икән?” — диеп, тирә-ягыма карана башладым. Шул вакытта кырыема пар ат килеп басмасынмы. Кучер миңа күзен кысты да арбага утырырга кушкан кебек ымлады.
Шулай, Тукай әкиятләре мине туган ягымның чәчкәле, жиләкле кырлары буйлап алып китте.
Диңгез кебек чайкалып яткан иген басулары уртасында, Җир-анабызның күзләре кебек, күлләр ялтырап ята. Ул күлләрнең тирәнлеге, моңсу гына челтерәгән сулары, әби-бабаларыбызның моңлы көйләре кебек тоелды миңа. Җир-анабызның бөдрә чәчләредәй җәелеп киткән урманнары, әниемнең тавышы белән моңлана, үзенә чакыра иде. Ә туган ягымның таулары аягында горур басып торган әтиемне хәтерләттеләр.
Туган ягымның матурлыгын күрергә өйрәткән Тукай әкиятләре белән бергә таңны каршылаганда, назлы таң җилләре миңа әби-бабаларыбыздан калган туган телебезне, татарлыгыбызны сакларга кирәклеге турында васыятьләрен җиткерде.
Тукай моңы
Минем йөрәк парәм – кызым туды. Аны беренче тапкыр кулыма алу сөенечен сүзләр белән генә аңлату мөмкин түгел. Бәләкәчемне бишектә тирбәтә-тирбәтә, башыннан сыйпыйм һәм жырлыйм: “И туган тел, и матур тел…”
Ходаем, мең рәхмәтләр сиңа! Миңа икенче кызымны — сау-сәламәт сабыемны, бүләк иттең. Минем җырыма кушылып бәләкәчем дә жырлый: “И туган тел,и матур тел…”
Ходаем, син шундый мәрхәмәтле! Еллар үткәч, миңа янә бәяләп бетергесез бүләк ясадың — бәләкәч оныгым туды! Аны беренче мәртәбә күрдем дә әкрен генә тагын жырлый башладым: “И туган тел, и матур тел…”
Кыйблага карап, кулларымны күтәреп, Раббыма рәхмәт укыйм һәм Аңардан миңа тагын шул бишек янында жыр сузарга насыйп итүен үтенәм. Ә ул җыр минем балачактан ук күңелемә сеңгән якын һәм гади жыр:
“И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!..”
Сезне ихтирам итеп, зур хөрмәт белән
Динура апагыз ВӘЛИЕВА-ФӘЙРУЗОВА.
Зеленовка авылы,
Ставрополь районы.
Просмотров: 1357