“Левада-үзәк” сораштыруларына караганда, Россия халкының яртысыннан күбрәге (56 процент) СССР таркалуны бүген дә ил өчен кирәкмәгән, һич тә мәҗбүри булмаган гарасат дип кабул итә икән.
Декабрь – СССР дигән илне тудырган да, юкка чыгарган да ай. Советлар Союзын яшәүдән туктатып, аның урынына Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге дигән, гади халык аңлап бетермәгән таркау һәм аморф берләшмә барлыкка китергән Беловежье килешүенә кул куелуга шушы көннәрдә чирек гасыр тулды. Җитмешенче яше белән барганда капылт кына бакыйлыкка күчкән илне без әле дә сагынабыз.
“Левада-үзәк” сораштыруларына караганда, Россия халкының яртысыннан күбрәге (56 процент) СССР таркалуны бүген дә ил өчен кирәкмәгән, һич тә мәҗбүри булмаган гарасат дип кабул итә икән. Үткән елны әлеге сан 54 процент булган. Ностальгия, җирсү саклану һәм арту, күрәсең, озакка сузылган икътисадый кризис, тормышның яхшырмавына бәйле. Сәбәпнең тагын берсе, ихтимал, бүгенге россиялеләрнең яртысының яшьлеге кояш та ныграк яктырткан, агачлар да биегрәк, үлән дә яшелрәк булган чорның совет заманына, аның соңгы ике-өч дистә елына туры килүендәдер. Яшьлекне сагынмый мөмкин түгел. Шулай булуга да карамастан, респондентларның бары 12 проценты гына ул дәвернең кире кайтуын тели. Бу инде – “үлгән сыер” сөтле булса да, андый “мал” бүтән кирәк түгел дигән сүз…
Совет чоры ул – йөзләрчә миллион халык өстендә җиде дистә ел буе барган, чал тарихта күрелмәгән, дөньяви әһәмияте булып та, Россия өчен уңышсыз чыккан зур социаль-сәяси тәҗрибә. Халыкка көчләп тагылган коммунистик идеология, икътисадый гына түгел, сәяси дә булган чиктән тыш үзәкләштерү – барысын да Мәскәүдә хәл итүләр, милләтләр мәнфәгатьләрен күрмичә, “совет халкы” дигән яңа төр “милләт” әвәләргә алыну, “тимер чаршау” торгызып, шуның артында яшәү, кораллануда чик-чаманы белмәү – шушы барлык ашкынулар режимның нигез ташларын какшатып, җимерелүне котылгысыз итте…
Советлар иле, белүебезчә, федератив дәүләт буларак, 1922 елның декабрендә барлыкка килә. Большевиклар, бик теләсәләр дә, губернияләрдән генә торган, милли территорияләре булмаган, руслардан башка халыклар ярты-йорты хокукларга гына ия унитар дәүләт төзи алмыйлар. Моның бердәнбер сәбәбе – илне, элекке Россия империясенә кергән җирләрне җыярга, таркалуга каршы чаралар күрергә кирәк була. Финляндия һәм Польша Россия белән инде саубуллашкан, Балтыйк буе дәүләтләре суверенлык игълан иткән, башкалар да элекке “халыклар төрмәсе”ннән менә-менә табаннарын ялтыратырга торганда, бары милләтләргә үзбилгеләнеш хокукы вәгъдә итеп, республикалар, милли автономияләр төзеп кенә аларны элекке чикләрдә калдырып буласын Россиянең яңа хуҗалары яхшы аңлый. Бүген Ленин һәм аның көрәштәшләренең тетмәләрен нәкъ менә шуның өчен тетәләр дә. Имеш, пролетариат юлбашчысы Россия астына 1922 елда бомба салып калдырган. Имеш, Украина урынына Киев һәм Житомир, Үзбәкстан урынына Ташкент губернияләре, һ.б. булса, Илбашыбыз “ХХ гасырның төп геосәяси фаҗигасе” дип бәяләгән вакыйга – СССР таркалу ялгыш та килеп чыгасы булмаган икән.
Чын федератив, кирәк икән хәтта конфедератив мөнәсәбәтләр яшәгәндә, идеологиядән арынганда, СССР дигән дәүләт, ихтимал, әле дә исән булыр иде. Аерым халык яки милләт күпмилләтле илдә кайгы күрми “җырлап” яши, аның хокукларын беркем дә кысмый гына түгел, милләт үссен, ныгысын өчен барлык шартлар тудырылган, азчылык халык вәкилләренең тамагы тук, өсте бөтен икән, андый милләтне, республиканы куып та читкә җибәрә алмыйсың. Әлеге кагыйдәне Россиянең бүгенге сәясәтчеләре дә онытмасын иде диясе килә. Кысылган пружина хәлендәгеләр тураясы килеп яшәмәсә, бик гаҗәп булыр иде. Тик “тураясы килү”не, “башка чыгарга” омтылудан бигрәк, реаль федерациягә сусау, милли үсеш-яңарыш теләү, киләчәкле булу дип аңларга кирәк.
Төзелгәндә үк федератив багланышлар вакытлы чара дип каралган СССР исемле яңа империядә, милләтләргә тигез мөнәсәбәт булмады гына түгел, икътисад та һәрчак сәясәткә буйсынды. Без дөньяда иң яхшы танклар һәм иң начар автомобильләр җитештердек. Безнең җырны җырласыннар дип, үз авызыбыздан өзеп, читләрне туендырып килдек. Шушы мавыгулар илне ирек-хөрлектә, кеше һәм милләтләр хокукларын яклау юнәлешендә генә түгел, тормыш дәрәҗәсе буенча да янәшәдәге Европадан ким дигәндә ярты гасырга артка ташлады. Һәм инде Белоруссиянең урман әйләндереп алган Васкули авылына “мунча керергә” килгән Ельцин, Шушкевич һәм Кравчукның СССРга ясин чыгуы һич тә очраклы гамәл булмады.
…Ил узган ХХ гасырда гына ике глобаль җимерелү, ике бөек тетрәнү кичерде. Бүгенге Россиянең иминлеге Россия империясе һәм СССР баскан тырмаларга кабат китереп басмауда, алар ялгышын кабатламауда икәнен исбатлап тору кирәк микән?
Наил ШӘРИФУЛЛИН.
“Ватаным Татарстан” (№ 185, 10.12.2016).
Просмотров: 1209