«Ак Барс» банк иң ышанычлы банклар рейтингына керде / «АК БАРС» Банк вошел в рейтинг самых надежных банков

i3«АК БАРС» Банкы «Сравни.ру» аналитик үзәгенең «2016 елның иң ышанычлы банклары» рейтингына кергән.

Рейтинг төзегәндә «Сравни.ру» аналитиклары банкларның финанс хисапларын, шулай ук Россия һәм чит ил рейтинг агентлыкларының күрсәткечләрен, банк операцияләрен уздыруга лицензиянең кире алынуына китерерлек проблемаларның булу-булмавы исәпкә алган. Барлыгы 200 эре банк тикшерелгән, күрсәткечләр буенча алар берничә төркемгә бүленгән — нык ышанычлыдан башлап, ышаныч дәрәҗәсе түбән булганга кадәр.

Беренче төркемгә дәүләт мәшгульлекле банклар һәм аларның бүлендекләре кергән. Икенче төркемдә — ышанычлы финанс күрсәткечләре булган региональ хакимияткә буйсынган банклар. Өченче төркемдә — яхшы финанс күрсәткечле шәхси банклар. Рейтингның түбәнрәк баскычларында аналитиклар тарафыннан бик үк ышанычлы дип табылмаган банклар урнашкан.

«АК БАРС» Банк рейтингның икенче төркеменә кергән.

* * *

«АК БАРС» Банк вошел в рейтинг самых надежных банков 2016 года аналитического центра «Сравни.ру».

При составлении рейтинга аналитики «Сравни.ру» оценили финансовую отчетность, а также такие качественные значения, как уровень рейтингов, присваиваемых российскими и зарубежными рейтинговыми агентствами, наличие существенных проблем, способных привести к отзыву лицензии на осуществление банковских операций и другие критерии 200 крупнейших банков и распределили их по группам надежности – от более надежных к менее надежным.

В первую группу вошли банки с государственным участием, их «дочки». Во вторую — банки, подконтрольные региональным властям, которые отвечают финансовым показателям надежности. В третью – частные банки с достаточно хорошими финансовыми показателями. Ниже по рейтингу располагаются банки, в чьей надежности аналитики не уверены.

«АК БАРС» Банк вошел соответственно во вторую группу рейтинга.

«Татар-информ».

Просмотров: 1139

Комментирование запрещено