«Кол Шәрифтә никах укытыр өчен 18 сәгать очып килдек» (ВИДЕО) /Пара из Индонезии сочеталась никахом в мечети «Кул Шариф»

d6512ea509fb8182b214728b1451ed06_lМин үзем алай дөньядан артта калган кеше дә түгел.  Тик  менә, әллә нәрсә әйтегез, авыл җирендә яшәп,  Казанга килеп никах укытучыларны һич кенә дә аңламыйм. Беткәнме инде авылда мулла? Никахның ныклыгы аны кем укудан гына тормый ләбаса!

Ә менә никах тантанасын Казанда үткәрү өчен 18 сәгать очып килгән парларны күреп, чын-чынлап шаккаттым! Бүген аларны Казанның Кол Шәриф мәчетендә күрергә була иде. Әйтергә кирәк, бу – индонезиялеләрнең Россиядә укыткан беренче никах очрагы. Аллаһка шөкер, кайда гына яшәсәк тә, дин – безне берләштерүче бик зур көч.

Анггита Сари Мумпуни белән Зухди Вафа Индонезиянең башкаласы Джакарта шәһәреннән. Бер ел элек социаль челтәр аша танышалар. Кызга – 31, егеткә  36 яшь. Яшьләре шактый булса да, бу – аларның беренче никахлары. Анггита бер компаниядә арт-дизайнер булып эшли. Зухдиның исә автомобильләрне фотога төшерү белән шөгыльләнә торган шәхси студиясе бар.

Егет белән кызның Россиядә беренче тапкыр булулары. Алар Татарстанны мөселманнар яши торган төбәк буларак ишетеп белә. Яшьләр ни өчен бу истәлекле бәйрәмнәрен Казанда үткәрергә була соң?

– Мин никахны тыйнак кына, мәчеттә үткәрергә теләдем. Анггита да үзенчәлекле туй турында хыялланган. Шушы максатларыбыз туры килгәч, гаиләбезнең беренче бәйрәмен онытылмаслык  итәргә уйладык. Әлеге көн өчен дөньядагы иң матур 10 мәчетне карап куйдык. Кол Шәриф безне үзенә фотолары аша ук җәлеп итте. Ялгышмаганбыз, без мәчеткә дә, Казанга да гашыйк булдык, – ди Зухди.

Никах мәҗлесенә 23 кунак килгән. Алар арасында балалар да бар. Иң кечкенәсенә – 7 ай. Ул кәләшнең бертуган апасыныкы. Кызганыч, егетнең әти-әнисе әлеге тантанада катнаша алмады. Олы яшьтә булу сәбәпле, алар озын юлга чыкмаган.

Яшьләргә никахны Илфар хәзрәт Хәсәнов укыды. Кунаклар фикеренчә, мондагы никах тәртибе үз илләренекеннән әллә ни аерылмый. Мәһәр дигән бүләк тә бар. Аны зур итеп, «28 грамм алтын» дип игълан иттеләр. Соңыннан белдем, алтын муенса икән. Кайткач, мин дә никах бүләгемне үлчәп карыйм әле.

Ир белән хатын дип игълан ителгәннән соң, кияү белән кәләш, кызның әти-әнисеннән башлап, һәр кунак алдына барып тезләнде. Бу – үзенә күрә рәхмәт әйтү йоласы икән. Әнисе тезендә иркәләнгән Анггита күз яшьләрен күрсәтмәде. Аның каравы, бабай белән кияү елап та куйды соң! Мышык-мышык килеп кенә дә түгел, рәхәтләнеп үкседеләр.

Никах мәҗлесендә Индонезиянең Россиядәге илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди һәм Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да катнашты. Алар түрдә – кияү белән кәләш янында утырды.

Илче әлеге тантананың ике арадагы дуслыкны ныгытачагына басым ясады. Министр исә, үзен Индонезиядә кебек хис итүе белән уртаклашты.

– Егет белән кызның тәрбиясенә, күңел җылысына игътибар иттем. Әнә, сабый балага карагыз әле. Ул да бер тыпырчынмый, тавышланмый гына никахны күзәтте. Бу бәйрәм аның күңелендә дә сакланыр, – диде Айрат Сибагатуллин һәм яшьләргә милли киемле курчак, шамаил, түбәтәй бүләк итте. «Икенче юлы сезне Казанда балагыз белән көтеп калабыз», – дияргә дә онытмады.

Кияү белән кәләшнең никах киемнәре этник стильдә тегелгән.

– Без кием сайлаганда һава торышына игътибар иттек. Минем дус кызым дизайнер булып эшли. Безнең теләкләрне ул чынга ашырды, – диде Анггита.

Яшь гаилә никахтан соң туй үткәрү-үткәрмәү турында әлегә уйламаган. Тик шунысы билгеле, алар бүген үк ширбәт аен уздыру өчен Финляндиягә юл тотачак.

Индонезиядә уза торган туйлар белән дә кызыксындым. Баксаң, мәҗлескә чакырылучы кунакларның исәбе юк икән. Туган-тумача, кода-кодача, кырык эшен кырык якка ташлап, туйга килергә тиеш. Дуслар, күршеләрнең дә килми калу ихтималы юк. Туй авыл җирендә булса, анда бөтен авыл бәйрәм итә. Туйдан соң ир белән хатын өч көнгә өй арестына алына. Бу көннәрдә алар йорттан чыгарга тиеш түгел.  Аларга хәлсезләнеп егылмас өчен генә су һәм ризык бирелә. Әлеге йола бәхетле гаилә тормышы һәм сәламәт балаларга ишарә икән. Туй өстәленә табын күрке, дөгедән ясалган милли ризык – тумпанг куела. Ул пирамида формасында, төрле төстә була. Аны һәр кунак авыз итәргә тиеш.

Казанда укылган никахтан соң, Индонезия кунаклары татар милли ризыкларын күреп «аһ» итте. Иң элек алар ризыкларның төрлелегеннән тел шартлатты. Ә гөбәдиянең дөгедән пешерелүен белгәч, соклануларының иге-чиге булмады.

Чулпан ШАКИРОВА.

intertat.ru

* * *

В казанской мечети «Кул Шариф» прошла церемония бракосочетания по исламским канонам молодой пары из Индонезии. Зухди Вафа Алди взял в жены Анггитасари Мумпуни. Никах прочитал имам-хатыйб Ильфар хазрат Хасанов.

В торжественной церемонии участвовали 25 человек. Жених и невеста, а также их гости из столицы Индонезии Джакарты в Казань добирались 18 часов на самолете. В качестве почетных гостей на праздник были приглашены Чрезвычайный и Полномочный посол Республики Индонезия в Российской Федерации Мухаммад Вахид Суприяди, а также министр культуры Республики Татарстан Айрат Сибагатуллин.
 
Церемония никаха началась со чтения сур Корана.
 
Ильфар хазрат пояснил молодой паре условия никаха. Сочетающиеся браком в первую очередь должны подтвердить, что они являются мусульманами. Кроме того, необходимо наличие согласия родителей, присутствие на церемонии не менее двух свидетелей-мужчин, а также выплата женихом невесте махра. Жених подарил своей невесте 28 г золота. После того, как жених и невеста подтвердили намерение стать мужем и женой, хазрат объявил никах совершенным и вручил молодоженам свидетельство о мусульманском браке.
 
«Пусть Всевышний будет доволен вашим никахом в Казани. Желаю, чтобы ваш союз был крепким», – сказал хазрат.
 
Чрезвычайный и Полномочный посол Республики Индонезия в Российской Федерации Мухаммад Вахид Суприяди сообщил, что вчера он встречался с Президентом Республики Татарстан Рустамом Миннихановым. «Президент просил поблагодарить молодых за то, что местом для своего бракосочетания они выбрали Казань. Сегодняшнее событие важно и тем, что оно укрепит дружеские отношения между Индонезией и Россией», – сказал посол.
 
Министр культуры РТ также выразил молодоженам и гостей церемонии свои теплые пожелания. По поручению Президента РТ Айрат Сибагатуллин преподнес невесте в подарок куклу в национальной татарской одежде, а жениху – национальный костюм.
 
После торжественной части праздника новоиспеченные супруги рассказали журналистам, почему для никаха они выбрали мечеть «Кул Шариф». Молодые рассказали, что познакомились в Интернете, встречались в течение года. Когда было принято решение закрепить свой союз, невеста пожелала, чтобы никах был необычным, а жених хотел сочетаться браком в скромной мечети. Никах в мечети «Кул Шариф» отвечал этим двум условиям. Казанскую мечеть они выбрали из списка самых красивых мусульманских храмов мира. Жених отметил, что в Татарстане и Индонезии существуют общие традиции никаха. «В Индонезии отцы жениха и невесты знакомятся сами, а в Татарстане с родственниками знакомит имам», – рассказал Зухди Вафа Алди. Наряд невесты и одежда для гостей были сшиты знакомым дизайнером невесты с учетом местных погодных условий. Молодожены пробудут в Казани пару дней, затем улетят в Финляндию для проведения медового месяца.

Просмотров: 1418

3 комментариев

  1. Интересно,какой мусульманский народ,живущий на территории РФ,принял Ислам первым?(ну и в СССР)?

  2. Многие мусульмане Мира не верят что в Татарстане существует ИСЛАМ уже более тысячи лет, Приятное с полезным путешествием!!!