“Безгә үләргә ярамый…” “Татфондбанк” бүлекчәсенең ябык ишеге төбендә басып торучы Мәрзия әби әнә шулай ди. Үлемтеккә дип җыйган акчасын кире ала алмавына борчыла ул. Урамда егерме градус салкын булуга да карамастан, кичә төш вакыты тирәсендә “Татфондбанк”ның төп бинасы янәшәсендә халык шактый иде. Бирегә килүләренең сәбәбе бер: яхшы хәбәр юкмы?
“Татфондбанк” тирәсендә шау-шу моннан ун көн элек купты. Финанс-кредит оешмасының хәле мөшкел дигән хәбәр таралгач, халык дәррәү кубып исәп-хисап счетындагы акчасын ала башлады. Касса тирәсендә озын чиратлар хасил булды. Ахыр чиктә, банк ишекләрен ябып ук куйды. “Безгә беркем берни аңлатмады, – ди “Татфондбанк”ның Чернышевский урамында урнашкан төп бинасы ишеге төбендә басып торучы Гөлинә Мусина. – Хезмәт хакын “Татфондбанк” аша алабыз. Хезмәттәшем ял көннәрендә үк картада булган бөтен акчасын алган. Мин белмичә дә калдым. Акчаны кайчан алып булачак, шуны белергә дип килгән идем, ишекне ачмыйлар”. Биредә аның кебек аптырап йөрүчеләр шактый. Берсе килә, икенчесе китә…
Өлкән яшьтәге Юрий исемле ир-ат кына ашыкмый. Салкыннан да курыкмый хәтта. Банкка ул велосипедка утырып килгән. “Отар бистәсендә торам. Исәп-хисап счетында утыз меңгә якын акчам бар. Берәр яңалык юкмы икән дип кенә килдем. Җыйган акчамның язмышы өчен артык борчылмыйм. Иртәме-соңмы барыбер түләячәкләр аны. Берничә ел элек Казанда моңа охшаш хәл булган иде бит инде. Шәһәр банкы кыен хәлгә тарыгач, ике атна дигәндә бөтен акчаны кире алдык”, – дип сөйләде ул. Җөмлә саен “билләһи” дип кыстырып җибәрергә дә онытмый. Әнә шул сүзләр бик ышанычлы яңгырады, ахры. Аны шунда ук янәшәдә басып торучы әбиләр уратып алды. “Процентларын да кире кайтардылармы?” – дип кызыксынды таякка таянып килгән бер әбекәй. Уңай җавап ишеткәч, елмаеп куйды. Тагын бераз сөйләшеп торгач, әбиләр, шул исәптән Мәрзия апа да: “Президент Рөстәм Миңнеханов ташламас әле”, – дигән сүзләр белән таралышты.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Россия Үзәк Банкы “Татфондбанк”ка вакытлыча идарә итүче администрация билгеләде. Ике көн элек мараторий да керттеләр. Бу иминиятләштерү очрагы булып санала. Мараторий кертелгәннән соң, 14 көн узгач, ягъни 29 декабрьдән дә соңга калмыйча, “Татфондбанк”та акча тотучы физик затларга һәм хосусый эшкуарларга акчалары бирелә башлаячак. Россия Үзәк Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина кертемнәрнең иминиятләштерелгән өлеше Яңа елга кадәр үк түләнәчәк, дип тә вәгъдә иткән. Сүз 60 миллиард сумга якын акча турында бара дигән хәбәр дә бар.
“Акча түләү тәртибен Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык билгели, – ди икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов. – Кертемнәрнең иминиятләштерелгән өлешенең 100 проценты кайтарылачак. 1 миллион 400 мең сумга кадәр булган акча югалмый. Гадәттә гади халык бер исәп-хисап счетында моннан да күбрәк акча сакламый. Авыз пешкән бит инде. Ил күләмендә моңа кадәр дә банк эшчәнлегенә бәйле күңелсез мисаллар булды. Шуңа күрә халыкка артык борчылырга сәбәп юк. Банк белән эшләүче зур оешмалар гына авыр хәлдә калырга мөмкин”.
“Татфондбанк” активлары ягыннан, “Ак Барс” банктан кала, республикада икенче урында тора. Финанс-кредит оешмасы мәгълүматларына караганда, банкта 144 мең кертем кертүче һәм 35 мең юридик зат акчасын саклаган. “Татфондбанк” 120 миллиард сумлык зыян күргән дип фаразлана. Әлеге сан көннән-көн арта. Банктагы “тишек” мәсьәләсендә вакытлыча билгеләнгән администрация ачыклык кертергә тиеш. Ул банкның язмышын да хәл итәчәк. Татарстан “Милли банкы”ның элеккеге җитәкчесе Евгений Богачев республикада яшәүчеләрне тынычландырырга тырышкан. Аның әйтүенчә, вәзгыять алай ук начар түгел. Моңа кадәр вакытлыча билгеләнгән администрация ике генә финанс-кредит оешмасының эшчәнлеген туктаткан. Калган очракларда ярдәм итү чараларын күргәннәр. “Мин – оптимист. Шуңа күрә мәсьәлә уңай хәл ителергә тиеш дип саныйм. Халык та, предприятиеләр дә зыян күрергә тиеш түгел”, – дигән Евгений Богачев.
“Татфондбанк”ка бәйле вәзгыятьтән файдаланып калырга теләүчеләр дә юк түгел. Кичә республикадагы башка банклар турында ялган мәгълүмат таратулары ачыкланды. Әлеге уңайдан Татарстан Хөкүмәте рәсми мөрәҗәгать белән чыкты.
“Соңгы вакытта Татарстан халкының республикабыз банкларында саклана торган акчасын алырга чакырган, банкларның ябылуы һәм башка эчтәлектәге тискәре мәгълүмат турында хәбәрләр алуына бәйле очраклар ешаеп китте. Әлеге хәбәрләр дөреслеккә туры килми, алар җәмгыятьтә паника һәм киеренкелек тудыруга юнәлдерелгән, – диелә анда. – Рәсми рәвештә шуны белдерәбез: республиканың банк тармагында вәзгыять даими контрольдә. Татарстан банкларының клиентлар алдындагы үз йөкләмәләрен үтәү һәм исәп-хисап ясау өчен акчага әйләндерә торган ресурслары җитәрлек. Сезнең коткыга бирелмәвегезне һәм ялган мәгълүмат таратуда катнашмавыгызны сорыйбыз. Бу мәгълүмати һөҗүмне оештыручыларның гамәлләренә карата компетентлы органнар тарафыннан хокукый бәя биреләчәк”.
“Ватаным Татарстан” (№ 188, 17.12.2016).
КОНТЕКСТ:
«Ак Барс» банк опроверг информацию о планах слияния с «Татфондбанк»ом, переставшим обслуживать клиентов
Просмотров: 906