Самар Җәмигъ мәсҗидендә хатын-кызлар Мәүлидне зурлап уздырдылар (ФОТОСУРӘТЛӘР) / Үзебезне оҗмах кошларыдай хис иттек

_dsc0071Тантанага Самарның барлык бистәләреннән 300 кеше килгән иде. Бәйрәмне мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин ачып җибәрде. 

Пәйгамбәребезне (с.г.в.) олылап салаватлар яңгырады. Коръән укылды, мөнәҗәтләр көйләнде. Шунысы күзгә ташланды — табында яшьләр күп булды. Татар хатыннары елдан-ел киемнәрен милли бизәкләр белән баеталар. 

_dsc0063_dsc0064 _dsc0067 _dsc0071 _dsc0084 _dsc0085 _dsc0091 _dsc0101 _dsc0109 _dsc0115Гелфиә Яһудина җитәкчелегендәге ханымнар кунакларны тәмледән-тәмле, татлыдан-татлы ризыклар белән сыйладылар.

Шамил БАҺАУТДИН фоторепортажы.

* * *

Мәүлет — туу дигәнне аңлата. Бер ай буена мөселманнарыбыз Пәйгамбәребез Мөхәммәд(с.г.в.)нең туган көнен бәйрәм иттеләр.

Шундый чараларның берсе Самар Җәмигъ мәсҗидендә узды. Ашханәнең зур залында 300 кеше кунак булдылар.

Тантананы Талип хәзрәт Яруллин ачып җибәрде. Өч сәгать барган вәгазь табынында Коръән авазлары яңгырады.

Салаватлар әйтелде. Вәгазь сөйләнде. Мөнәҗәтләр көйләнде.

Асия абыстай Яруллина, Минһаҗәр абыстай Саяхова, Мәрйам абыстай Сабирҗановалар чыгыш ясаганда безнең күңелләребез җиде кат күккә күтәрелде. Үзебезне оҗмах кошларыдай хис иттек. Алар авызыннан яңгыраган һәр фикер йөрәкләребезне сафландырды, калебебезне пакьландырды, рухыбызны канатландырды, туганлык хисләребезне яңартты, ыгы-зыгылы, әчелешле тормыш мәшәкатьләребез онытылды, ахирәттәге оҗмах сулышын тойгандай булдык.

Казаннан килгән күренекле журналист, татар мөселман календаре мөхәррире Фәния Хуҗиәхмәт милләтебезнең олуг максатлары турында сөйләп тарихи белемебезнең офыгын киңәйтеп җибәрде. Һәммәбезнең йөрәк түренә горурлык хисләрен урнаштырды.

«Самарда динебез Ислам, югары әхлакның таләпләрен халыкка иңдерү буенча зур эш алып барганыгыз күренә», диде.

Мәүлет тантанасы көндәлек тормыш белән уралып барды. Минһаҗәр абыстай Саяхова һәм Сания абыстай Мингачеваларның дини сабаклар алып баруларына 25 ел булды. Шул уңай белән аларга багышлап тирән эчтәлекле хисләргә уралган шигырьләрен Наилә Хөсәенова укыды һәм чәчкәләр тапшырды.

Мәҗлескә килгән кунакларыбыз төрле төбәкләрдән булдылар. Хәтта Себер кадәр Себердән филология фәннәре кандидаты, музыка белгече, фольклорчы, алык җырларының остасы, бәетче, мөнәҗәтләр остасы Рәис кызы Луиза Илйасова-Сүрмәтова килгән иде.

Телеңне йотарлык ризыклар белән кунакларны Гөлфия ханым Яһудина сыйлады.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1617

Комментирование запрещено