Камышлы авылы җирлегендә бик тә үзенчәлекле шәхес — күптәнге танышым Рәфис Гыйззәтов эшли. Аның оста куллары иске автомобильләргә җан өрүе турында “Бердәмлек”тә һәм “Самар татарлары” журналында берничә тапкыр язганым да булды. Соңгы очрашуыбызда без Рәфис белән аның тормышында очраган төрле гыйбрәтле хәлләр, вакыйгалар турында сөйләшеп тордык. Бу “Бердәмлек” газетасы укучыларына да кызыклы булыр, дип уйлыйм.
- Мин Камышлы районының кечкенә генә Дәүләткол авылында туып үстем. Аның матурлыгына, гүзәл табигатенә бөтен дөньяда да тиңнәр юктыр, мөгаен. Мин авылым кочагында эшкә өйрәнеп, өлкәннәрдән үрнәк алып тәрбияләндем. Яшьли әтием Мөдәррис янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләргә туры килде.
Мәктәпне тәмамлагач, армия хезмәтенә алындым. Баштан Одесса өлкәсе Котовский шәһәрендә хәрби курсларда укыдым, аннан Балтика илләрендә — Латвия, Литва, Эстониядә хезмәт иттем. Аннан Капустин-Ярга күчерелгәч, көтмәгәндә авырып китеп, госпитальгә эләктем. Алты айдан соң (ул вакытта Мәскәүдә 1980 елгы олимпиада бара иде) өйгә таякка таянып кайтып кердем. Аллаһының рәхмәте яусын, әти-әниемнең тырышлыгы аркасында мин берникадәр вакыттан терелеп, аксамыйча йөри башладым.
Насыйп ярым Нилия белән тормыш учагыбызны кабызып җибәргәндә мин юл төзелешендә машина йөртүче булып эшли идем инде. Новокуйбышевскидан һәм Уфадан асфальт заводына бетон ташыдым. Хезмәтемне намус белән үтәгән өчен, күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләндем. Җитәкчебез Мәҗит Галимов мине Иркутск шәһәренә укырга җибәрде. Аннан кайткач — прораб, һөнәр училищесында механик булып эшләдем.
Ә энем Фәнис Әфганстан сугышына алынды. Аның турында борчылып, берничә көнгә генә Төркмәнстанга чыгаргач, әтием белән Фәнисне күрер өчен Азәрбайҗаннан Төркмәнстанга очуыбыз онытылмас вакыйга булып калды. Аллаһыга шөкер, энем, яраланып булса да, туган якка кайтты.
Тормыш дәвам итә. Нилиям белән өр-яңа өй салып кердек. Бер-бер артлы кызыбыз Юлия, ике улыбыз Рәдиф белән Ралиф дөньяга килделәр.
Онытылмаслык тагын бер вакыйга исемә төшә. Бервакыт хезмәттәшем Рамил Шиһабетдинов белән мине Кыргызстанга яңа машина алып кайтырга җибәрделәр. Без Чиләбе, Петропавловск, Караганда (анда кырык градуслы салкында машинабыз ватылып, аны төзәтеп азапланган идек) шәһәрләре аша Фрунзе (хәзер ул Бишкек дип атала) каласына килеп җиттек. Андагы чират зурлыгын белсәгез иде! Без 532нче булып чиратка язылдык. Тора-бара шунысы билгеле булды: заводтан машиналар көненә 35шәр данә генә чыга икән. Берничә көнгә Рамилне эшкә урнаштырырга туры килде. Озак та үтмәде, без ФАЗ-53 маркалы cамосвал — йөк машинасы, сатып ала алдык. Әйтергә кирәк, юлга чыкканда үзебез белән 600 литр бензин алып барган идек. Таможняны да Аллаһы Тәгалә һәм милиционерлар ярдәме белән үтә алдык. Чөнки мин кергәндә: “Әссәламүгаләйкүм!” - дип, сәлам биреп керә идем. Үзебезнең ни эшләп йөрүебез турында сөйләүгә алар: “Бу мөселман кешеләре икән бит”, — дип безгә ярдәм иттеләр.
Бу вакытта Ош шәһәрендә сугыш бара иде. Шуның өчен Кыргызстаннан качып-посып төн уртасында чыгып китәргә туры килде.
Юлда озак адашып йөреп, Джамбул, Чимкент, Кызыл Орда, Аральск, Актүбә, Оренбург, Соль-Илецк шәһәрләрен үтеп, Баулы аша үз якларыбызга кайтып җиттек. (Ялгышып хәтта Байконурга да кереп чыккан идек әле). Ул вакытта 40 градуслы салкыннар торды. Ничек исән калганбыздыр, белмим.
Шул вакытта 543нче километрдагы “Үлем полосасы” аша үткәндә, Рамилнең әйткән сүзләре әле дә исемнән чыкмый. Төшенкелеккә бирелеп: “Рәфис абый, без шушында туңып үләрбез, ахрысы”, — дигән иде ул.
Суыкка түзә алмыйча, машиналарның запас тәгәрмәчләрен яндырырга да, яңа машинаны “буксирга” алырга да туры килгән иде безгә. Күп кыенлыклар, авырлыклар аша булса да, егерме көнгә якын вакыт сарыф итеп, сакал-мыек баскан, арыган, өс-башы таушалган, рәтләп ашамаган-эчмәгән, йокы күрмәгән ике ир яңа машинаны һөнәр училищесына кайтарып тапшырдык.
Ул вакытта кәрәзле телефоннар да юк иде бит. Әгәр дә безнең белән бер-бер хәл була калса, беркем берни белми калган булыр иде. Хәзер уйлыйм да, Аллаһы Тәгалә ярдәме һәм яшьлек белән генә йөрелгәндер инде, дигән нәтиҗәгә киләм.
Күңелем гел изгелектә. 2001 елда әтиемнең энесе Әгъдәс абый (ул мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын), Равил Сәгыйдуллин һәм Радик Дәрҗемановлар белән — Дәүләткол мәчетенә, ә 2003 елда Фәнис Шаһиев белән Камышлы мәчетенә манаралар ясап куйдык. Бу изге эшләребезне дә Аллаһы Тәгалә күрә торгандыр, дип уйлыйм.
Яшьли әткәй белән механизатор булып эшләгәндә миңа тимер җене кагылган күрәсең. Иске машиналарга “җан” өреп, аларны яңартып ясау белән шөгыльләнергә яратам.
Хәзер минем карамакта элеккеге ”Победа”, “Волга”, ГАЗ-69, ГАЗ-53 машиналары бар. Алар хуҗалык эшләрен башкарганда да ярап куя, төрле күргәзмәләрдә дә күрсәтәм.
Хәзерге тормышыма килгәндә, мин Камышлыда яшим, мастер булып эшлим. Тракторчы да, эретеп ябыштыручы да, электрик та булырга туры килә.
Камышлы җирлеге җитәкчесе Заһит Сафин кешеләр әйбәт яшәсен өчен көчен кызганмый. Биредә егерме сигез милләт вәкиле яши. Шуңа күрә аңа чыдам да, түземле дә булырга кирәк. Җәен без урамнарда агачлар утыртабыз, зиратларда өмәләр үткәрәбез, юлларны төзекләндерәбез, коелар казыйбыз, күперләр салабыз. Авылдашлар ярдәме белән елгалар һәм инешләр тирәсен чүп-чардан арындырабыз, чәчәк клумбалары үстерәбез. “Җиңү” паркына, яшьләр сугышның куркыныч нәрсә икәнлеген аңлап үссен, фашист илбасарларына каршы көрәшкә күтәрелгән ата-бабаларын онытмасын өчен, ике орудие куйдык, күп урыннарда чүп савытлары урнаштырдык, кыш көннәрендә юлларны даими рәвештә кардан арындырып торабыз.
Әле күптән түгел генә Камышлыда җыелыш булып үтте. Анда хәзерге яшьләргә күрсәтеләчәк ярдәм турында сүз алып барылды. Ләкин алар моны әлегә аңлап та бетерә, файдалана да алмыйлар шул. Мәсәлән, ун баш сарык сатып алып, аларны бәрәнләтсәң, икешәр бәрәннән генә дә аларның саны егерме башка җитәчәк бит. Урманда җәен азык җитәрлек, кышкылыкка теләсә күпме печән әзерләп була. Иренмә, чабып кына ал. Малларга бакчада үстергән кабак, чөгендер, вак бәрәңге дә бик ярап куя. Ә эресен шәһәргә илтеп сатсаң, тагын табыш. Без Нилия белән бер гектарга якын җир мәйданын арендага алып, үткән елда шулай бәрәңге үстердек. Уңыш мулдан булып, шул бәрәңгене сатып, байтак кына керем алган идек.
Элек авылларда ат асрарга ярамый иде. Ә хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бары тик иренмәскә генә кирәк. Хәләл хезмәт җимешләре ашата да, яшәтә дә.
Аллаһыга шөкер, авылыбызга читтә яшәүче яшьләр кайтып урнаша башлады. Шуңа Камышлының да, башка кечкенә авылларыбызның да киләчәге матур, төзек булыр, дип ышанасы килә.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1404