21 декабрьдә Камышлы районының Иске Ярмәк авылы гомуми белем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы, 2-11 сыйныф укучылары арасында шигырьләрне сәнгатьле уку конкурсы һәм татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе уздырылды. Бу чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәгебезнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты, Иске Ярмәк авылы мәктәбе администрациясе оештырды.
Бәйгеләрдә Камышлы, Похвистнево районындагы татар авылларында һәм Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә укучы 50гә якын бала катнашты. Читать полностью