Татар теле буенча өлкә олимпиадасы үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-dsc_0381

21 декабрьдә Камышлы районының Иске Ярмәк авылы гомуми белем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы, 2-11 сыйныф укучылары арасында шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсы һәм  татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе уз­ды­рылды. Бу чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәгебезнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты, Иске Ярмәк авылы мәктәбе администрациясе оештырды.

Бәйгеләрдә Камышлы, Похвистнево рай­о­нын­дагы татар авылларында һәм Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә укучы 50гә якын бала катнашты.


1-dsc_03801-dsc_03818 сыйныф укучылары арасында язма эшләр бәйгесендә беренче урынны Иске Ярмәк авылы мәктәбеннән Мингазов Рәмис яулады (укытучысы — Рәмзия Милавир кызы Кәбирова). Икенче урында — Әхмәдуллина Юлия (әзерләгән Камышлы урта белем бирү мәктәбенең Балыклы филиалы укытучысы Әлфия Әхәт кызы Усманова). Өченче урынны Яңа Усманнан ике укучы -  Абдуллова Динә һәм Галимуллина Русалина (укытучылары — Гөлфия Мәрдгали кызы Тәҗетдинова) үзара бүлештеләр.

9 сыйныф укучылары арасында олимпиадада беренче һәм икенче урыннарны Похвистнево районының Гали авылы мәктәбеннән Шәһиева Азалия һәм Латыйпова Әлфия (укытучылары — Зөлфия Нәзәхетдин кызы Асылгәрәева) алдылар. «Яктылык» мәктәбеннән Исламгиров Рушан өченче урынга чыкты (укытучысы — Нурзидә ханым Фәйзуллина).

10 сыйныф укучылары  арасында Камышлы авылы мәктәбе укучылары Әбдрәфыйкова Алинә һәм Төхбәтшина Диләрә беренче-икенче урыннарга лаек булдылар (укытучылары — Тамара Фанзыйл кызы Хисмәтова).

11 сыйныф укучылары арасында олимпиадада беренче урынны «Яктылык» мәктәбеннән Галимова Гөлнара (укытучысы — Фәния Нурсәхи кызы Гыйләҗева) яулады. Икенче-өченче урыннарны Камышлы авылы мәктәбеннән Шәрәпова Альбина (укытучысы — Тамара Фанзыйл кызы Хисмәтова) һәм Иске Ярмәктән Соловьева Валерия (укытучысы — Рәмзия ханым Кәбирова) алдылар.

Язма эшләр буенча беренчелекне яулаган укучылар мәркәзебез Казанда үтәчәк татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадага юллама алдылар.


Габдулла Тукай, Муса Җә­лил, Роберт Миңнуллин, Рөс­тәм Мингалим  кебек күренекле ша­гыйрь­ләрнең, Гакыйль Сә­гыйров, Әнвәр Давыйдов, Фәния Кәримова, Саимә Морзаханова кебек җирле авторларның шигырьләрен сән­гать­ле уку конкурсында 33 бала катнашты.

1-dsc_03931-dsc_0394 1-dsc_0395 1-dsc_0396 1-dsc_0397 1-dsc_0404 1-dsc_0405 1-dsc_0410 1-dsc_0412 1-dsc_0414 1-dsc_0415 1-dsc_0420 1-dsc_0422 1-dsc_0425 1-dsc_0444 1-dsc_0445 1-dsc_0446 1-dsc_0447 1-dsc_0454 1-dsc_0458 1-dsc_0431 1-dsc_0435 1-dsc_0463 1-dsc_04682-4 сыйныфлар арасында Иске Ярмәк авылы мәктәбе укучылары Сәлахова Альмира (4 сыйныф, укытучысы — Рәхилә Низаметдин кызы Сәхабетдинова), Нәгыймуллина Ләйлә (3 сыйныф, укытучысы — Зөһрә Сәгыйть кызы Кәримова), Шәрәфетдинова Сафия (2 сыйныф, укытучысы — Альбина Әсхәт кызы Бикмөхәммәтова) призлы урыннарны яуладылар.

5-8 сыйныфлар арасында Камыш­лы авылы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Мустакаев Рамил (укытучысы — Тамара Фанзыйл кызы Хисмәтова) иң яхшысы дип табылды. Икенче урында — Иске Ярмәк авылы мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Гыйбадуллина Аделина (укытучысы — Наилә Наил кызы Ганиева), өченче урында — Иске Ярмәк авылы мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Шакирова Юлия (укытучысы — Нурания Нариман кызы Сәгыйрова).

9-11 сыйныфлар арасында Камыш­лы авылы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Харизова Камилла (укытучысы — Тамара Фанзыйл кызы Хисмәтова) беренче урынга лаек булды. Икенче урында — Иске Ярмәк авылы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Шәйхетдинова Лилия (укытучысы — Рәмзия Милавир кызы Кәбирова). Өченче урынны Яңа Усманнан Рамазанов Нурулла (9 сыйныф, укытучысы — Гөлфия Мәрдгали кызы Тәҗетдинова) һәм «Яктылык» мәктәбеннән Исламгиров Раушан (укытучысы — Фәния Нурсәхи кызы Гыйләҗева) үзара бүлештеләр.

Ә үзләре язган шигырьләрне укыган Гали авылы мәк­тәбенең 11 сыйныф укучысы Гүзәл Гозәирова (укытучысы — Зөлфия Нәзәхетдин кызы Асылгәрәева) һәм Камышлыдан Шәкүрова Ралина (10 сыйныф, укытучысы — Тамара Фанзыйл кызы Хисмәтова), Хәйретдинов Салават (3 сыйныф, укытучысы — Гөлчәчәк  Сәгыйдулла кызы Гарипова) “автор-башкаручы” номинациясендә призлы урыннарны алдылар.


“Ел укытучысы” конкурсында ике мөгаллимә үзләренең педагогик концепцияләрен тәкъдим иттеләр. Иске Ярмәк авылы урта белем бирү мәктәбеннән Венера Фәһим кызы Әхмәтҗанова 3 сыйныфта «Сыйфат» темасына, Самарның “Яктылык” татар мәктәбеннән Алия Әбүзәр кызы Әбсәләмова 5 сыйныфта «Безнең гәилә» темасына ачык дәресләр үткәрделәр. Башлангыч белем бирүче укытучылар арасында “Ел укытучысы” исеменә —  Венера ханым Әхмәтҗанова, өлкән сыйныфларда белем бирүчеләр арасында Алия ханым Әбсәләмова лаек булдылар.

1-dsc_0387 1-dsc_0388 1-dsc_03891-dsc_0438 1-dsc_0440 1-dsc_0441


Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Советы әгъзасы Фәһим Хәниф улы Йосыпов барлык бәйгеләрдә җиңүчеләргә һәм катнашучыларга  бүләкләр — мәркәзебез Казаннан махсус кайтарылган татар китаплары — тапшырды. 

1-dsc_05061-dsc_0507 1-dsc_0508 1-dsc_0509 1-dsc_0511 1-dsc_0512 1-dsc_0514 1-dsc_0516 1-dsc_0517 1-dsc_0518 1-dsc_0519 1-dsc_0525 1-dsc_0528

Самар өлкә “Булгар мирасы” исемле тарихи-мәдәни фонд җитәкчесе Гомәр Мулланур улы Батыршин, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, җәмгыять Советы әгъзасы Фәһим Хәниф улы Йосыпов бәйгеләрнең иганәчеләре булдылар.

Иске Ярмәк авылы мәктәбе администрациясе тарафыннан чара яхшы, җиренә җиткереп уздырылды. Бәйгеләрдә катнашучыларны, жюри әгъзаларын ашату ягы да бик әйбәт оештырылган иде. Көн дәвамында мәктәптә «Татар халык ашлары» һәм «Кул эшләре» күргәзмәләре эшләп торды. Бәйгеләрдән соң Иске Ярмәк авылы мәктәбенең сәләтле укучылары кунакларга матур концерт бүләк итте, экскурсовод мәктәп музее белән таныштырды.

1-dsc_0374 1-dsc_0375 1-dsc_0376 1-dsc_0377 1-dsc_0473 1-dsc_0477 1-dsc_0481 1-dsc_0482 1-dsc_0483 1-dsc_0484 1-dsc_0485 1-dsc_0489 1-dsc_0493 1-dsc_0501Римма НУРЕТДИНОВА, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Советы әгъзасы, «Самар татарлары» сайты мөхәррире.

Автор фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1975

Один комментарий