22 декабрь — Энергетиклар көне
Шенталы районының Денис авылында яшәүче Равил Шәүкәт улы Хәмәтшин электрик булып эшли. Ул үз эшенә җитди карый һәм ярдәм сорап килүчеләргә гел булышып тора. Мин аны урамдагы электр баганасыннан төшеп килгәндә очраттым һәм хезмәт юлы белән кызыксындым.
- Электр уты белән якыннан танышуым мәктәптә укыган чакта булды. Без сыйныфташым Габделхак Әбделхәлимов белән радио ясаган идек. Радиобыз гади генә килеп чыкса да, аның сөйләп торуы шулкадәр гаҗәп тоелды миңа. Нәкъ шул чакта мин электр утының көченә ышандым һәм электрик һөнәрен сайларга ният иттем.
Армиядә дә электрика тирәсендә хезмәт итәргә туры килде. Аннан “Совет Армиясе отличнигы” исемен алып авылга кайткач, бер дә шикләнмичә районның электр подстанциясенә эшкә урнаштым.
Анда бары тик бер “ДТ” тракторы гына бар иде. Берәр җирдә ут сүнгәндә, кышкы кар-бураннарга карамастан, шул тракторга утырабыз да авылларга чыгып китәбез. Көне буе ватылган нәрсәне төзәтеп, өйгә төн урталарында гына кайтып кергән чаклар күп булды инде. Шул тракторда барып-кайту өчен генә дә сигез сәгать вакыт үтә иде.
Әтием бакыйлыкка күчкәч, йорт хуҗалыгын миңа кайгыртырга туры килде. Мин үзебезнең колхозда автоэлектрик, аккумуляторщик булып эшли башладым. Ә колхоз таркалгач, кабат Шенталы районының электр хуҗалыгында эшләргә туры килде.
Яшь булуына карамастан, җитәкчебез Дмитрий Феоктистов бик әйбәт кеше булып чыкты. Акыллы, таләпчән җитәкче буларак, эшчеләр белән уртак тел таба белде. Нәтиҗәдә, коллективыбыз нык һәм дус мөнәсәбәттә яши. Озакламый оешмабыз үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан истәлекле китап та бастырып чыгарырга ниятлиләр.
Без район авылларының барысына да хезмәт күрсәтеп торабыз. Сергей Алянгин, Роман Леснов, Олег Кудряшов, Сергей Осоргин кебек хезмәттәшләрем мактауга лаеклы хезмәткәрләр булып саналалар. Эш кирәк-яраклары хәзерге заман таләпләренә җавап бирә. Тышта эшләнәчәк эшләрне җәйге җылы вакытта башкарарырга тырышабыз.
Тик шунысы гына начар: авылдагы йорт хуҗалыкларында электр чыбыкларын яңага алмаштыру, йә берәр нәрсә төзәтү өчен, штатыбызда махсус кеше каралмаган. Шуңа да, якташларыбызны хөрмәт итү йөзеннәнме, ялгыз яшәүче әби-бабайларыбызның сүзен тыңлапмы, бу эшләрне безгә эшләргә туры килә. Баганага беркетелгән электр чыбыгы өзелеп төшсә дә, безнең оешма җаваплы түгел. Ләкин кешеләрне ярдәмсез калдырып булмый бит инде. Тагын багана башына миңа яисә берәр хезмәткәребезгә үрмәләргә туры килә. Ә яшьләр мондый эшкә килергә атлыгып тормыйлар, — дип сөйләде Равил әфәнде.
Электрик эше бик җаваплы да, шул ук вакытта кеше өчен хәвеф-хәтәрле дә. Ә Равил Шәүкәт улы шушында кырык ел чамасы эшли инде. Тырыш хезмәте өчен күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
- Бәла-каза килеп чыкмасын өчен электрикларда да, өй хуҗаларында да җаваплылык хисе булырга тиеш. Искергән электр чыбыкларын яңаларына алмаштырып, бөтен кагыйдәләрне үтәп яшәсәк, бернидән дә куркырга кирәкми, — диде ул.
Әңгәмәбез ахырында тынлыкны ярып аның кесә телефоны чылтырады.
- Авылыбызда ялгыз әбекәйнең электр уты янмый икән. Хәзер килеп җитүемне соралалар, — дип әйтте дә ашыга-ашыга китеп барды.
Шундый кешеләр булганда өйләребезнең тәрәзәләрендә утлар сүнмәс, дип карап калдым артыннан.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1308