Аклыкка илтсен юллар…

2

Фәхретдин Канюкаев (сулдан уңга) һәм мөфти Талип хәзрәт Яруллин.

17 декабрьдә Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда бишенче мәртәбә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме гөрләп үтте

Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте һәм өлкә “Дуслык” иҗади-иҗ­тимагый оешмасы уздырып килә торган Мәүлид бәйрәме күптән инде тулы заллар җыя. Менә бу юлы да моңлы азан түбәтәй кигән абыйларны, ак яулыклы апаларны, балаларны тамаша залына чакырды. Ә барысы да тынгач, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Салават Хәлимуллин кунакларны “Әссәламүгаләйкүм” җыры белән сәламләде.

- Әссәламүгаләйкүм — тынычлык, иминлек телим ди­гәнне аңлата, — дип башлады сүзен өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин. — Без, төрле милләт кешеләре, бер Җир шарында яшибез һәм бер-беребезне хөрмәт итәргә тиешбез. Бүген дөньяда ислам динен хурлаучы коточкыч вакыйгалар булып тора, ә без үзебезнең игелекле эшләребез белән динебезнең тынычлык дине булуын расларга тырышабыз.

Мөфти Мәүлид ән-Нәби бәй­рәмен зурлап үткәреп килү­че региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасына рәхмәтләрен җиткерде. Бу оешманың президенты Фәх­ретдин Канюкаев та сәх­нәгә күтәрелеп, дин кар­дәш­ләребезне Мәүлид бәй­рәме белән котлады һәм Бө­тендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җибәргән бү­ләк­ләрне тапшыруга кереште. Мөфти Талип хәзрәт Яруллин — «Татар халкы алдындагы олы хезмәтләре өчен» медале, Камышлы районы Яңа Усман мәчете имам-хатыйбы Ринат хәзрәт Кәлимуллин һәм Иске Ярмәк авылы мөәзине Ризван Яруллин Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Бәйрәмне алып баручы Идеал Галәүтдинов Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевның да күптән түгел Татарстан Рес­публикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан “Данлы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнүе турында хәбәр итте. Халык бу яңалыкны алкышлар белән каршы алды.

Идеал Муса улы Мәүлид ән-Нәби бәйрәме турында кыс­кача сөйләп, ислам динебез тарихындагы ролен билгеләп үтте, ә “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов рәсүлебез турында хәдисләр сөйләде.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә чакырылган мөхтәрәм кунаклар да бүләкләр белән килгәннәр иде. Өлкә администрациясе җәмәгать фикерен өйрәнү де­партаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова губернатор Николай Меркушкинның сә­ламнәрен җиткерде һәм иҗ­тимагый әһәмияткә ия чараларны үткәрү, халыкка дини-әхлаки тәрбия бирү һәм халыкара дуслыкны ныгыту өлкәләрендә эшләгән Җәүдәт Шәраповка, Сания Мингачевага, Әлфия Морзакаевага, Гөлфия Яһу­динага һәм Минһаҗәр Сәя­ховага губернаторның Рәх­мәт хатларын тапшырды.

Самара шәһәре адми­нист­рациясендә милли-мә­дәни үзәкләр эше бүлеге җитәкчесе Дмитрий Долганов исә шәһәр башлыгы Олег Фурсовның тәбрикләү хатын укыды. Самараның Промышленный районы башлыгы Минәхмәт Хәлиуллов та дин кардәшләребезне бәйрәм белән котлады. Алар арасында генерал-майор Линар Нигъмәтҗанов та бар иде.

Бер генә милли һәм дини чара да Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларыннан башка үтми. Менә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме дә аларның чыгышы белән бизәлде, Фәхретдин Канюкаевның кызы — нәни йолдызчык Әминә Каню­каеваның җырлавы да бәйрәм концертына ямь өстәде. Тамашачылар балаларны, тәрбия буенча мәктәп директоры урынбасары, хореограф Инзилә Гыйззәтуллинаны һәм музыкант Әлфия Гыйниятуллинаны алкышларга күмделәр. Ә “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов бу көнне тамашачыларга шатлыклы хәбәр җиткерде:

- Өлкә хөкүмәте шәһәре­безнең татар мәктәбен киңәйтү өчен тагын бер бина бирде. Аңа ремонт ясап, гамәлгә кертү өчен 50 миллион сум акча да вәгъдә итте. Ә менә проект сметасын үз көчебез белән ясап хөкүмәткә тапшырырга тиешбез. Моңа 3 миллион сум акча кирәк. Әлбәттә, мәктәпнең ул кадәр акчасы юк һәм без халыкка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Ярдәм итүчеләр булса, бик шат булыр идек. Тамчыдан күл җыела бит. Һәркем мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итсә, акча, һичшиксез, җыелыр һәм “Яктылык” мәктәбе ки­ңәеп, укучыларны күбрәк кабул итәр иде, — диде ул.

Казанның Ильяс Халиков җитәкчелегендәге “Мөнбәр” та­тар дини театры, Төмән шә­һәреннән махсус килгән җырчы, фольклорчы Луиза ханым Ильясова һәм Дагестан рес­пуб­ликасының Диния нәзарәте вәкилләре быелгы Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен тагын да үзенчәлеклерәк иттеләр.

Театр “Аклыкка илтсен юллар” дип аталган спектакльдән өзек тәкъдим итте. Шәһәр буйлап авылдан килгән бер әби бара. “Бу халык кая агыла соң? Бер-берсен күрми, этә-төртә, үз дөньяларына чумган кешеләр нәрсә артыннан шул кадәр ашыгып чабалар? Нигә мине берсе дә күрми? Нигә берсе дә исәнләшми?” — дип аптырый ул. Авыл тормышы бөтенләй башка, барысы да бер гаилә кебек яшиләр. Шәһәр урамы тулы халык булса да, карчык — ялгыз. Караңгы сәхнәдәге әбине прожектор уты белән аерып алып, режиссер бу хисне бик әйбәт күрсәтә алган.

Ә сәхнәдә инде икенче күренеш — авыл йорты. Аның хуҗасы — авылда калган бердәнбер кеше…

- Бар да китеп бетте… Яхшы тормыш эзләп, калага күченделәр… Ә коеның суын чыгарып торырга кирәк, шунсыз кибә ул, — дип сөйләнә-сөйләнә, бабай сиртмәле коедан су ала. Машинасы ватылып, шушы авылда ярдәм көтеп ятучы егетне дә ул авылга кайтып яшәргә үгетли, тамырларының кайдан булуын онытмаска өнди. Әти-әнисе табып биргән малга риза булып, ваемсыз тормыш алып баручы егеткә бу бер дә кызык түгел. Ул бабай белән дә, телефоннан әтисе белән дә бик дорфа сөйләшә. “Әти-әниеңне хөрмәт итмәгән өчен Аллаһы Тәгалә җәза бирер үзеңә”, — дип кисәткәч тә, ул шаркылдап көлә генә. Ә җәза көттерми, малаена ярдәмгә ашыккан ата юл һәлакәтенә эләгә. Егетнең гайрәте, “текә” холкы шунда ук юкка чыга. Ул бабайдан: “Догалар укы, Аллаһы Тәгаләдән әтиемнең исән калуын сора инде”, — дип үтенә. Бу күренешләр Ильяс Халиков башкаруындагы дини җырлар белән үрелеп, тамашаны тирән эчтәлекле итә. Туган җирне яратырга, әти-әнине хөрмәт итәргә, кешелекле була белергә, Аллаһы Тәгаләгә ышанырга өндәгән бу спектакльне самаралыларның күбесе күз яшьләре аша карадылар.

1Луиза ханым Ильясованы да (рәсемдә)халык сәхнәдән тиз генә җибәрмәде. Аның башкаруындагы “Йә, рәсүлем”, “Кунаклык бәяне” мөнәҗәтләре, “Җиде кыз” бәете алкышларга күмелде. Себер татарлары диалектында башкарылган “Чияле тау” җырын да үз иттеләр. Ә бәйрәмнән соң артистлар бүлмәсе янында чират тезелде. Халык Луиза Рәис кызы авылдан-авылга йөреп җыйган һәм ноталары белән бастырып чыгарган бик затлы “Себер татарларының җырлары, бәетләре һәм мөнәҗәтләре” китабын һәм дискларын сатып алырга ашыкты. Һәрберсе аңа һәм Ильяс Халиковның дини театрына кат-кат рәхмәтләр әйттеләр.

- Уфада узган татар тарихчылары җыенына баргач, Луиза ханымның шушы китабын алып кайткан идем. Хәзер ул кулдан-кулга йөри, — дип сөйләде Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары имам-мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим.

- Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен шундый дәрәҗәдә оештырган өчен Фәхретдин әфән­де Канюкаевка һәм ул җитәкләгән региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасына, улым укыган “Яктылык” мәктәбе укучыларын, әти-әниләрен шушындый бәйрәмнәрдә катнашырга өндәп, ислам дине культурасы белән таныштырган, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизовка зур рәхмәт, — дип канәгатьлек белдерде Гөлгенә Сәлахова. — Сабыйлар вәгазьләрне, хәдисләрне бик аңлап бетермәскә дә мөмкин, ә менә “Мөнбәр” татар дини театры тамашасын алар кызыксынып карадылар һәм гыйбрәт алдылар. Гаиләдә, мәктәптә һәм шундый чараларда әхлакый тәрбия алган балаларыбызның юллары аклыкка илтсен иде.

Алия АРСЛАНОВА.

Винер НУРМӨХӘММӘТОВ фотосурәтләре.

(Ильяс Халиков белән әңгә­мәне киләсе санда укыгыз).

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Мусульмане Самарской области отметили Мавлид ан-Наби

Просмотров: 1553

Комментирование запрещено