“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы быелгы “Яңа татар пьесасы” драматургия бәйгесенең җиңүчеләреннән хис-тәэсирләрен сорашты.Татарстанда ике елга бер узучы әлеге мәртәбәле конкурска йомгак бүген ясалды.
Айгөл Әхмәтгалиева: “Бер җамаяк сөтнең әһәмияте турында”
“Мин драматург дигән зур исемгә дәгъва итмим. Театр кануннарын белмим, күңелем кушканган язам, диде “Яңа татар пьесасы – 2016” драматургия бәйгесендә “Сагынган чакларымда” исемле пьесасы белән II премия алган Айгөл Әхмәтгалиева.
Бүгенге укучыга Айгөл Әхмәтгалиева прозаик һәм шагыйрә булып таныш. Чаллыда Балалар өчен язылган «Болытта җиләк үсә» китабы өчен «Рухият» фондының Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясенә лаек булган. Аның бәйгедә беренче катнашуы түгел. «Бәхет агачы» драмасы 2012 елда үткәрелгән «Яңа татар пьесасы» республика бәйгесенең номинациясендә җиңү яулаган иде инде. Ә алдагы елларның берсендә бәйгедә җиңми калган “Ул бит кичә иде” пьесасын Оренбург театры күреп алып, аны сәхнәгә Уфа академия театры режиссеры Айрат Әбушахманов чыгарган. “Айгөл Әхмәтгалиеваның бу беренче пьесасы “Яңа татар пьесасы” конкурсында катнашкан, дөрес, урыннар алмаган. Айратны спектакль куярга чакыргач, мин аңа шушы пьесаны тәкъдим итеп карадым. Автор белән бераз эшләгәч, шушы сәхнә әсәре туды. Комедияләр яшәргә хаклы. Мондый спектакльләр тамашачы өчен кирәк, аларны халык сорый”, дигән иде театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев Айгөлнең әсәре турында.
“Пьесама эпиграф итеп Зөлфәтнең сыер турындагы “Шомырткай” дигән шигырен алдым. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда авыл кешесен сыер ачлыктан коткарып калды. Пьеса аша бер җамаяк сөтнең әһәмияте турында әйтәсем килде. Шуның аша кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне күрсәтергә тырыштым. Авырлыкны күргән буын гына тормышның кадерен белә”, диде Айгөл Әхмәтгалиева.
Айсылу Хафизова: “Пьесам бүгенге замандагы күпхатынлылык һәм әлеге күренеш бердәнбер чара булган очрак турында”
Айсылу Хафизова – татар киносы яңартылу чорында барлыкка килгән, Татарстанда инде танылып өлгергән киносценарист. Ул ВГИКның кинодраматургия факультетын тәмамлаган (О.А.Агишев, В.В.Тулякова остаханәсе). Айсылу сценарие буенча “Зәңгәр күбәләкләр” фильмы (режиссеры — Фәрит Дәүләтшин), “Шүрәле” мультфильмы (режиссер — Рамил Төхфәтуллин) төшерелде. Ул “Дилемма” (режиссер — Рамил Төхфәтуллин) фильмының авторы. «Тормыш юллары» радиосериалының сценарий авторы. “Бөркетләр” фильмына сценарийны алар Мансур Гыйләҗев белән бергәләп автордашлар булып язганнар.
“Пьесам бүгенге замандагы күпхатынлылык һәм әлеге күренеш бердәнбер чара булган очрак турында. Гаилә корып яшәрлек ир-атлар хатын-кызларга караганда ике тапкыр азрак. Икенче хатын булу кайчакта хатын статусына ия булуның бердәнбер юлы булырга мөмкин. Мин чын булган хәл турында яздым. Мәскәүдә “Мусульмане” тапшыруында эшләгән чагымда Карелиядә бер гаилә белән танышырга туры килде. Чечен эшкуары Ильяс хаҗиның хатыны авырып киткәч, иренә яшь хатын яучылаган һәм, аларның балалары тугач, үзе дөнья куйган. Ильяс хаҗи да, хатыны да өлкән кызларының шушы беренче хатынга охшаган булуын әйттеләр. Кеше ышанмаслык хәл”, — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Айсылу Хафизова. Ул “Прима” дип аталган пьесасында шушы вакыйганы татар дөньясына күчергән. “Җиңүемә ышанмадым. Әмма шулкадәр яхшы компаниягә эләгүемә чиксез шатмын. Миңа ышанган дусларыма рәхмәт. Шуларның берсе – мөселман киемнәре дизайнеры, якын туганым Римма Хафизова”, — ди Айсылу.
Рәмис Латыйпов: “Әҗәлгә һәм мәхәббәткә кешеләрнең карашы турында яздым”
“Турысын әйтим – сәхнә әсәре язганым юк иде, быел гына дөньяга чыкса да, яңа гына язылмаган. Әҗәлгә һәм мәхәббәткә кешеләрнең карашы турында яздым. Куркыныч яңгырамыймы? – диде Рәмис Латыйпов. – Тормышта безгә начар булып тоелган күренешләр чынбарлыкта әйбәт булырга мөмкин, коточкыч булганын әйбәт кабул итәбез, ягъни, бер әйберне төрлечә бәяләү турында”. Шулай ук андый язылып үз сәгатен көтеп яткан әсәрләренең тагын булганлыгы турында да әйтте.
Рәмис Латыйпов — танылган тележурналист, репортер, «Бәллүр каләм» иясе, Россиянең һәм Татарстанның журналистик бәйгеләре лауреаты. 1999 елдан вакытлы матбугатта аның хикәяләре, фельетоннары басыла. 2016 елның июнь аеннан «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясен җитәкли.
Ркаил Зәйдулла: “Нәгыймә” — Чыңгыз Айтматовның әнисе турында пьеса”
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә ия булган Ркаил Зәйдулла үзенең бәйгедә җиңгән “Нәгыймә” пьесасы сәхнәгә куелса, аңа халык йөриячәк дигән фикердә. “Мин Чыңгыз Айтматовның әнисе турында яздым. Үзенең кем икәнлеген онытмыйча, каршылыкларны җиңеп, затлы балалар үстергән татар хатыны турында. Язучының әдәби фантазиясе кушылса да, пьеса документаль нигезгә корылган”, — диде ул. Ркаил пьесага материал туплау өчен Кыргызстанга махсус барган. Бәйгегә өч пьеса биргән булган.
Ркаил Зәйдулла өченче тапкыр бәйгенең шушы махсус премиясенә ия булуы. 2010 елда бәйгенең махсус премиясен алган, Мөхлисә Бубыйга багышланган “Үлеп яратты” пьесасын Камал театры куйды. Төп рольдә Дания Нуруллина уйнаган иде. 2012 елда махсус премия алган “Казан ятиме”н Г.Кариев исемендәге театрда Ренат Әюпов сәхнәләштерде.
Ркаил Зәйдулла — мәшһүр татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Р.Зәйдулла – проза, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да үзенең сәләтен күрсәткән әдип. Үз укучыларына әдәбият мәсьәләләренә һәм сәнгать кешеләре иҗатына багышланган күпсанлы мәкаләләре һәм тәнкыйди язмалары белән дә таныш. Р.Зәйдулланың аерым әсәрләре инглиз, төрек, үзбәк, рус һәм чуаш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күрә.
Илгиз Зәйниев: «Режиссерларны хөрмәт иткәнгә — аларга куяр өчен әйбәт пьесалар булсын дип…»
«Татар театрының 110 еллыгына багышланган пьеса» номинациясендә “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт” пьесасы белән җиңеп чыккан һәм бәйгенең I премиясенә ия булган Илгиз Зәйниев барлык җиңүчеләр исеменнән бәйгене оештыручыларга һәм жюрига рәхмәтләрен җиткереп: “Режиссерларны хөрмәт иткәнгә — аларга куяр өчен әйбәт пьесалар булсын дип, артистларны хөрмәт иткәнгә — аларга уйнарга әйбәт рольләр булсын дип, тамашачыны хөрмәт иткәнгә – аларга карарга әйбәт спектакльләр булсын дип язылган әсәрләр”, — диде.
Илгиз Зәйниев – драматург һәм режиссер. Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты. 2008 елдан бирле Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли. Ркаил Зәйдулланың “Яңа татар пьесасы”нда җиңгән “Үлеп яратты” пьесасын, Зөлфәт Хәкимнең шушы ук бәйгедә җиңгән “Бармы ришвәттән дәва” пьесасын сәхнәгә куйды. Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ын, Шекспирның “Ричард III” пьесасын сәхнәгә чыгарды. Театр репертуарында Илгиз үзе язып үзе сәхнәгә куйган “Көтәм сине” һәм “Мәхәббәт FM” спектакльләре дә бар. Күптән түгел генә Чаллы курчак театрында “Сак-сок” риваяте буенча спектакленең премьерасы булды.
* * *
В Татарском государственном академического театре имени Г.Камала состоялось награждение победителей 11-го конкурса в области драматургии «Новая татарская пьеса-2016».
Члены жюри XI конкурса в области драматургии «Новая татарская пьеса-2016»: Искандер Гилязов (председатель), Гали Арсланов, Фарид Бикчантаев, Айгуль Габяши, Резеда Гарипова, Альфат Закирзянов, Нияз Игламов, Эльвира Камалова, Гузель Сагитова, Гульшат Фаттахова, Миляуша Хабутдинова, Ильдар Хайруллин, Нурания Жамали и Ильфир Якупов.
Шорт-лист конкурса состоял из десяти произведений, подписанных псевдонимами. Илхан Казанлы «Тэрэзэдэ хаман ут яна» («Все горит свет в окне»), Фатхи «Сагынган чакларымда» («В моменты тоски»), Марсель Абзалов «Кайтыр юлга чыккан идем» («Вышел я в обратный путь»), Кол Шэрифэ «Прима», Шурасу «Кит… Китмэ!» («Уходи… Останься!»), Жамалетдин «Борхан йорты» («Дом Борхана»), Агач «Тамчылар» («Капли»), Сын «Эх, жаныем» («Эх, душечка»), Мэгарэчелэр «Жэудэт белэн Зобэржэт» («Джаудат и Зобэржэт»), Субаш «Нэгыймэ» («Нагима»).
Поощрительные призы достались 3 авторам: Артур Шайдуллин (Марсель Абзалов) «Кайтыр юлга чыккан идем», Айсылу Хафизова (Кол Шәрифэ) «Прима», Нафиса Исмагилова (Сын) “Эх, жаныем”. Номинация «Пьеса для детей» — Нафиса Исмагилова (Агач) “Тамчылар”. Номинация «За стилистический поиск» — Рамис Латыпов (Шурасу) “Кит… Китмә!”. Номинация «Пьеса, посвященная 110-летию татарского театра» — Ильгиз Зайниев (Мәгарәчеләр) “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт”. Специальная премия Министерства культуры РТ – Ркаил Зайдулла (Субаш) “Нәгыймә”. Третья премия – Зульфат Хаким (Илхан Казанлы) “Тәрәзәдә һаман ут яна”. Вторая премия – Айгуль Ахметгалиева (Фәтхи) “Сагынган чакларымда”. Первая премия – Ильгиз Зайниев (Җамалетдин) “Борһан йорты”. Ведущим церемонии выступил заслуженный артист РТ Фанис Зиганшин.
Таким образом, сразу два журналиста агентства «Татар-информ» удостоились премий конкурса: заместитель генерального директора агентства Рамис Латыпов и культурный обозреватель Айсылу Хафизова.
Напомним, учредителями конкурса выступают Министерство культуры РТ, Союз писателей Татарстана, Татарский государственный академический театр имени Г. Камала, телерадиокомпания «Новый век», журнал «Казан утлары» и газета «Татарстан яшьлэре».
После чествования драматургов в театре Камала состоялся показ спектакля «Банкрот».
Просмотров: 1087