Буген, дуслар, җыелыштык
Яңа ел бәйрәменә.
Чыршы тирәсендә бергә
Җыр җырлап әйләнергә.
Яңа ел килә, яңа ел
Эре адымнар белән!
Җир өсләре ак мамыктай
Ак кардан япкан келәм.
Бизәнеп-ясанып әнә
Чыршыбыз басып тора.
Ямьләндереп бәйрәм кичен
Үзенә тартып тора.
Кулларны кулга тотышыйк,
Басыйк түгәрәкләнеп.
Яшел чыршы тирәсендә
Очыйк күбәләк кебек.
Яңа ел — күңелле бәйрәм
Кечесе-олысына.
Керик әле бергәләшеп
Әкият дөньясына.
Чыршының иң түбәсенә
Йолдыз элеп куйганнар.
Берсен-берсе тәбриклиләр
Күрше-күлән, туганнар.
Кыш бабай да, Кар кызы да
Килгән безгә кунакка.
Күчтәнәчләр алып килгән
Алар безгә бүләккә.
Сорыйк әле Кыш бабайдан
Ниләр капчык эчендә?
Утырмыйк әле боегып
Бүген, бәйрэм кичендә.
Яңа ел — күңелле бәйрәм,
Уйныйсың, көләсең дә.
Биетик Кыш бабайны да
Чыршы әйләнәсендә.
Бүген бәйрәм, бәйрәм итик,
Күтәрик күңелләрне!
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп
Үткәрик бәйрәмнәрне!
Бәйрәм хисе күңелләрдә
Һәрвакыт янып торсын.
Бәхет-шатлыктан елмайган
Йөзебез балкып торсын.
Мул уңышлар гына бирсен
Кырлар-бакчаларыбыз.
Ятимлек күреп үсмәсен
Газиз балаларыбыз.
Тынычлык булсын дөньяда,
Аяз булсын күгебез.
Котлы булсын, авылдашлар,
Бүген бәйрәм кичебез!
Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.
Яңа Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1262