“Татфондбанк”ка бәйле вәзгыятьне Владимир Путин да җентекләп күзәтеп бара. Ул бу хакта үз фикерен дә әйтте. Дүрт сәгатькә якын дәвам иткән матбугат очрашуы барышында Россия Президенты алдагы елларда әйткән сүзләрен кабат искә төшереп: “Татарлардан башка булмый”, – диде. Россия Президенты Владимир Путин уникенче тапкыр журналистлар белән очрашты.
Бу юлы ил башлыгы 1 мең 500гә якын каләм иясе каршында җавап тотты. Моңа кадәр катнашучылар саны бу кадәр күп булмаган әле. Кызык өчен, тәүге матбугат очрашуында 500 журналист катнашкан. Быелгы чараны бер көнгә кичектерергә дә туры килде. Пәнҗешәмбе көнне Владимир Путин РФнең Төркиядәге илчесен соңгы юлга озатуга бәйле матәм чарасында катнашты. Матбугат очрашуы 3 сәгать тә 56 минут дәвам итте. Кырыктан артык журналист сорау бирү бәхетенә иреште.
Владимир Путиннан икътисад, авыл хуҗалыгы, спорт, медицина, сайлаулар турында да, АКШ, Сүрия белән мөнәсәбәтләр, Россия гаскәрләрен коралландыру мәсьәләсе белән дә кызыксындылар. Гадәттә, Владимир Путин белән очрашуда кем ничек булдыра ала, шулай үзенә игътибарны җәлеп итәргә тырыша. Журналистлар бу юлы да сынатмаган. Кемдер төртмәле плакат язган, кемдер чәчәкле күлмәк кигән, арада тар тактага уенчык мотоцикл кагып килүчеләр дә бар хәтта. Сорау бирүчеләрне Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков тәртипкә сала. Тик очрашу башланып ярты сәгать тә үтмәде, Владимир Путин ярдәмчесен бүлдереп, Татарстан журналистына сүз бирде. “Татарлардан башка булмый, нинди кыенлыкларыгыз бар?” – диде ул.
Ил башлыгыннан “Татфондбанк”та исәп-хисап счетлары “катырылган” эшмәкәрләрнең язмышы турында сорадылар. “Илнең башка төбәкләре арасында Татарстан икътисадый яктан да, башка өлкәләрдә дә алга киткән булып санала. Бүген республика җитәкчелеге Россия Үзәк Банкы белән үзара килешеп кертем кертүчеләргә, шул исәптән юридик затларга да ярдәм итү юлларын эзли”, – диде ул. Владимир Путин Үзәк Банк финанс системаны сәламәтләндерү юнәлешендә алып барган эшчәнлекне уңай бәяләде. Ул беренче чиратта кертем кертүчеләрнең хокукларын яклауга юнәлдерелгән. “Эш алып бару тәртибе закон нигезендә билгеләнгән. Ул бүген ничек бар, шулай. Сүз дә юк, без кече һәм урта эшмәкәрләргә ярдәм итү юлларын да эзләргә тиеш. Төбәк дәрәҗәсендәге банкларны саклап калуның әһәмияте турында еллык Юлламада да әйткән идем. Безгә төбәкләрдәге, зур булмаган финанс-кредит оешмалары системасы кирәк. Шул ук вакытта аларга Үзәк Банк куйган таләпләрне йомшарту да зарур. Төбәкләрдәге банкларны илкүләм дәрәҗәдәге финанс-кредит оешмалары белән бер калыпка салырга ярамый”, – диде Президент. Сүз уңаеннан, кичә кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык “Татфондбанк”ка кертем кертүчеләрне агент банкларга бүлү исемлеген бастырды. Таблицаны рәсми сайтта урнаштырганнар.
Икътисад турында сөйләгәндә, ил башлыгы россиялеләрнең соңгы берничә айда реаль хезмәт хакы күләме артуын искәртте. “Бу киләчәккә ышаныч уята, – диде ул. – Инфляция күрсәткече дә кими. Хәтерләсәгез, иң зур сан 2011 елда теркәлгән иде. Ул вакытта инфляция 6,1 процент тәшкил итте. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч 5,5 проценттан да артмаячак дип фаразлана”. Киләсе елда нефть бәясе тотрыкланачагына ышаныч зур. Владимир Путин пенсионерларны да тынычландырды. 2017 елда пенсияне индексацияләү өчен бөтен чараларны да күргәннәр.
Чит ил журналистлары Владимир Путинга төртмәле сораулар бирергә тырышты. “Киләсе елда вакытыннан алда Президент сайлавын үткәрү ихтималы юкмы?” – дип кызыксындылар. Президент озак та уйлап тормастан: “Кайсы илдә?” – дип җавап бирде. Соңрак, Россиядә вакытыннан алда сайлау үткәрү максатка ярашлы түгел, диде. Ил башлыгы иртәме-соңмы Украина белән мөнәсәбәтләр җайланачагына да ышаныч белдерде. Владимир Путиннан, АКШның яңа сайланган Президенты Дональд Трамп белән очрашсагыз, нәрсә турында сөйләшер идегез, дип кызыксындылар. Россия Президенты ике ил арасында мөнәсәбәтләр җайлашуын тели. Ил башлыгы, киләсе Президент сайлавында катнашырга җыенасызмы, дигән сорауга җавап бирүдән генә баш тартты.
“Ватаным Татарстан” (№ 192, 24.12.2016).
* * *
В ходе ежегодной пресс-конференции президент Владимир Путин перед очередным вопросом от журналистов остановил ведущего мероприятия Дмитрия Пескова и сам выбрал представителя СМИ для обсуждения следующей темы. «Подождите, давайте я вам помогу, — обратился Путин к Пескову. — Вот, например, у нас журналисты, татары. Куда мы без татар?» Журналистка, к которой обратился президент, является представителем СМИ из Татарстана. Впрочем, она задала главе государства вопрос о регулировании банковской сферы, а не по национальной или региональной теме.
* * *
Президент России Владимир Путин, отвечая на вопрос о возможности запретить использование в СМИ словосочетания «Исламское государство» (ИГ запрещено в РФ), призвал не употреблять всуе «ислам» и «терроризм».
Запрет употребления в СМИ словосочетания «Исламское государство» он назвал «абсолютно бесперспективным», добавив, что против употребления слова «ислам» в сочетании со словом «терроризм».
«Я бы предпочел, чтобы всуе не употребляли слова «ислам» и «терроризм» в одном ряду», — сказал президент.
Просмотров: 1290
Путин без яңа хастәханәләр салабыз,сәламәтек саклау өлкәсенә тәртип кертәбез дигәч күңел күтәрелеп китте.Тик аның 16 ел элек тә шушы купшы сүзләрне әйткәне искә төшкәч,тагы кәеф бетте.Чөнки хәзер сәламәтлек өлкәсендә эшләр элеккегдән дә начаррак.Бер җирдә юньле тәртип юк,бер сумка акча булмаса,яхшы дәвалану турында уйлама да.
Рафиль, ул тулке сэламэтлек олкэсендэ генэ тугел