2017 елда танылган шагыйрь Һади Такташка (1901-1931), композитор Рөстәм Яхинга (1921-1993) Татарстанда һәйкәл ачылачак. Моннан тыш, язучы Нәби Дәүлигә (1910-1989), күренекле иганәче Яков Шамовка (1933-1908) һәм танылган филолог, мәдәният белгече, җәмәгать эшлеклесе, академик Дмитрий Лихачевка (1906-1999) истәлек такталары ачылыр дип көтелә.
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова хәбәр итте.
Журналистлар белән очрашу ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк чараларга багышланган иде. Өстә санап үтелгән һәйкәлләр һәм истәлек такталарын ачу да әлеге дата уңаеннан гамәлгә ашырылачак.
Просмотров: 1084