Татар телендә интерактив әлифба читтәге милләттәшләргә дә кызыклы булачак — Р.Миңнеханов

alifba3Татарстанның Әлмәт шәһәрендә яшәүче Рафис һәм Илнур Камаловлар татар телен өйрәнү буенча интерактив әлифба проектын тәкъдим итә. Проектлары турында алар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган “Эшмәкәрлек фабрикасы”ның VI сезонына йомгак ясау чарасында сөйләде.

“Хәзерге вакытта Татарстанда татар телендә яңгыратырлык уенчыкларны табу бик кыен. Аеруча, белем бирүгә юнәлдерелгәннәре юк, шуңа күрә балалар арасында татар телен белү дәрәҗәсе дә түбән. Безнең проектның асылы шунда: әлифба уенчык планшет рәвешендә эшләнгән, бала төймәләргә басып, хәреф, сан, төс атамаларын татарча ишетә ала. Өйрәнелгән материалны тикшерү өчен имтихан режимы бар”, — дип сөйли проект вәкилләре. Алар әйтүенчә, әлифба Татарстанда гына түгел, Россия шәһәрләрендә яшәүче балалар өчен дә кызыклы булачак. Статистика буенча, Россия шәһәрләрендә 400 мең татар баласы яши. Бер әлифбаның үзкыйммәте – 750 сум, берәмләп сату бәясе – 1500 сумга кадәр. 10 мең данәле партия сатылган очракта, керем 4 миллион сум тәшкил итәчәк. Интерактив әлифба ясаучылар киләсе 2017 елда 10 мең данә сатарга җыена, әлифбаны тагын өч телгә тәрҗемә итү ниятләнелә.

Рөстәм Миңнеханов белем бирү өлкәсендә интерактив системалар куллану белән бәйле барлык юнәлешләргә теләктәшлек күрсәтелүен билгеләп узды. Ул Татарстанның вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка бу тәкъдимне өйрәнергә йөкләмә бирде. “Телне өйрәнүдә интерактив юнәлешләрне без хуплыйбыз, әмма ул балалар өчен кызыклы булырга тиеш. Эчтәлеге кызыксыз булса, балаларны тиз туйдырачак. Моңарчы булганны кабатлаган очракта да, ул кызык булмаячак. Әгәр ниндидер яңа тәкъдим иткән, аны алга этәрергә була”, — дип, Президент проектны җентекләп өйрәнергә кушты.

“Безнең бит әле читтә яшәүче милләттәшләребез дә бар. Әгәр бәясе 1 мең сум тирәсе булса, аны башка төбәкләргә дә, чит илләргә дә үткәреп булыр иде”, — диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина да шул фикердә. Аның фикеренчә, проектны электрон рәвешкә күчереп, онлайн программа булдырылса, читтәге милләттәшләр өчен ул тагын да кызыклырак булачак.

“Татар-информ”.

 

Просмотров: 1022

Комментирование запрещено