Камышлы район үзәгендәге оешмалар һәм учреждениеләр арасында территорияләрне Яңа елга иң яхшы бизәү буенча бәйге игълан ителгән иде.
Яңа ел исе килә… Урамнарда, йортларда, биналарда чыршылар бизәлә, аларның сихри утлары күңелне әкияти дөньяга алып китә, аяк астындагы карларның җемелдәве, үзенчә көйләп шыгырдавы… кыскасы, җиһан Яңа ел рухы белән яши. Урамнардагы җемелдәп янган төрле-төсле утлар, бизәлгән чыршылар, Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары сыннары – болар һәммәсе дә күңелдә кабатланмас Яңа ел рухын тудыра.
Быел да Камышлының бизәлеше, бәйрәм чаралары һәркемнең күңеленә хуш килерлек. Һәр учреждение диярлек мөмкинлеге булганча тырышкан. Яңа ел бәйрәме алдыннан бик күп оешмалар тирәсендә кар һәм боздан ясалган тулы бер комплексны хәтерләтүче төрле фигуралар пәйда булды, бәйрәм чыршыларында утлар кабынды. Фантазияләрен эшкә җигеп, хезмәттәшләрем дә - Камышлы район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге эшчеләре — оешмабыз тирәсен бизәүгә зур тырышлык куйдылар.
Камышлы район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.
Просмотров: 1391