Мәчәләй авылы яңалыклары

img_0548-300x200Үтеп баручы 2016 елда без күп кенә яхшы гамәлләр башкардык. Шуларның берсе — Мәчәләй авылы мәчетенә капиталь ремонт ясар өчен акча җыйдык. Барлык ярдәмгә килүчеләргә дә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Әлегә төзәтү эшләре тәмамланмады. Сайдинг һәм башка төзү материалларын февральдә сатып алырга тиешләр һәм яз башында ремонт эшләре кабат җанланып китәчәк,  Аллаһы Тәгаләбез насыйп итсә.

Быел да, 27 декабрьдә, Мәчәләйнең мәдәният йортында Мәүлид ән-Нәби бәйрәме үткәрәчәкбез. Шушы ук көнне ҖЧҖ «Восток» фермер хужалыгы тарафыннан авылыбызда кафе-ашханә дә ачылачак әле.

Быел авыл мәктәбе бинасына да капиталь ремонт ясалды. Бу вакыйга да — авылдашларыбыз өчен бик зур куаныч, әлбәттә. 1969 елдан бирле ремонт күргәне булмаган икән инде аның. Акчаны дәүләтебез бирде һәм иганәчеләребез дә булышты, аларга да чиксез рәхмәтләребез барып ирешсен иде. Төзәтү эшләре инде төгәлләнеп килә. Әгәр тагын кем дә булса аңа үз өлешен кертергә тели икән, шулар акчаларын аның мөдире Әлфия ханым Субеевага тапшыра алалар.

Төрле сорауларыгыз буенча шушы телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин: 8-999-17-25-093.

Зөлфия БУЛАТОВА.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1200

Комментирование запрещено