Мәүлид аеның бәйрәм табыннары

20161223_12181323 декабрьдә Камышлы авылының социаль реабилитацияләү бүлегендә Мәүлид ае уңаеннан корбан мәҗлесе үтте. Чарага бүлектә ял итүче өлкәннәр — күп еллар «Мир» колхозында сыер савучы булып эшләгән, ә бүгенге көндә лаеклы ялда булучы апалар чакырылган иделәр.

Мул табыннар тирәли Наҗия апабыз Коръән сүрәләрен укыды, Галимә апабыз Әхмәтшина хәзрәти Рәсүлебезгә тәкбир әйтте, садакалар таратылды.

Оешмабызның җитәкчесе Наилә Таһир кызы Габидуллина өлкәннәрне олы дини бәйрәм белән тәбрикләп, үзләренә исәнлек, озын гомер, мул тормыш, җан тынычлыгы теләде. Үз чиратларында килгән кунаклар да бәйрәм табынын әзерләүчеләргә тән сихәтлеге, тигезлек, бәрәкәтле тормыш теләделәр.

20161223_12033720161223_120342 20161223_120347 20161223_120424 20161223_121658 20161223_121713 20161223_121813 20161223_124555Корбан табынына бик зур өлеш керткән Галимә апа Әхмәтшинага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аның урамалары, җәймәләре, балан-миләш кыстырганнары, тозлы карбызлары, корбан ите бик тәмле булды. Гомумән, барча кунакларга да олы рәхмәтләребез барып ирешсә иде, алар алып килгән күчтәнәчләр һәм садакалар әҗердән булсын.

Киләсе елларда да исән-имин күрешергә,  бәйрәм табыннарында җыелырга насыйп булсын,  дип телделәр ахырдан кунаклар.

Рушания Сәгыйть кызы ДИНДАРОВА,
Камышлының социаль реабилитацияләү бүлеге җитәкчесе.

samtatnews.ru

Просмотров: 1214

Комментирование запрещено