Кышкы тылсым

i4Табигатькә сихри моңнар өстәп,
Ап-ак карлар ява һавадан.
Артта калган бөтен хаталарга
Кар-бураннар килеп сарыган.

Тирә-якта аклык, пакьлек ята,
Кыш аенда тылсым бар кебек.
Энҗе карлар керфегемә кунып
Сөйкемлиләр, миңа наз биреп.

Битләремә өреп, кар җилләре
Себереп түгә иске уйларны.
Яңа хисләр сиңа китердем, дип,
Назлап үбә минем колакны.

Күрәмсең, нинди якты дөнья,
Ак карга яз яңа бәхетне.
«Оныт, кар астында калдыр», дия,
Йөрәк әрнеттергән мизгелне.

Аяк асларында кар шыгырдый,
Әйдә, диеп, алга чакырып.
Җилләре дә этә-төртә арттан,
Уйнап чаба җитез ат булып.

Мин бәхетле кышын ни сәбәптер,
Килгәнгәме кышын дөньяга?
Ахры шуның өчен минем күңел
Бик тә гашыйк сихри бу чорга.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1380

Комментирование запрещено