Безнең Иске Усман авылы балаларының Яңа Усман авылына йөреп укулары турында барыгыз да беләсез инде. Шулай булуга карамастан, 1,2,3,5 нче сыйныф укучылары үзебезнең авыл мәктәбе бинасында безнең өчен — әниләр, әбиләргә багышлап бик матур чара үткәрделәр. Әле дә булса әниләрнең, әбиләрнең күңелләрендә җылы хисләр саклана.
Сәхнә аллы-гөлле куыклар, балаларның үз куллары белән ясаган чәчәкләре, әни-әбиләргә багышланган матур плакатлар белән бизәлгән иде.
Бу бәйрәмне балалар белән берлектә «Күңелле ноталар» һәм «Сихерле йомгак» кружоклары җитәкчесе, укытучы Г.А.Хайсанова оештырган иде. Чараны бик матур котлау сүзләре белән ачып, изге теләкләрен юллады ул безгә.
Программасы эчтәлекле һәм гыйбрәтле иде: балаларны кешелек дөньясына әзерләү, әби-әниләрне хөрмәтләү һәм шундый чараларда катнашып үзеңнең талантыңны күрсәтү.
Бу чарада тагын бер кат балаларыбызның талантка бай, күңелләре якты икәненә инандык без. Беренче сыйныф укучылары Камилла, Айсинә, Камилла, икенче сыйныф укучылары Айназ, Лиана, өченче сыйныфтан Ләйсән һәм бишенчедән Айназларның темасына туры китереп сайлаган матур җырлары, дәртле биюләре, җиренә җиткереп, сәнгатьле итеп укыган шигырьләре безнең күңелләргә ак май булып ягылды. Без аларның һәр чыгышын кайнар алкышларга күмдек, балаларыбыз өчен сөендек.
Аннан балалар безне бергәләшеп пешергән, әзерләгән тәм-томнар тулы өстәлләр артында сыйладылар.
Без дә, балалар да бу бәйрәмнән бик канәгать булып калдык.
Бу күңелле бәйрәмне оештырганы өчен Гөлшат Әскар кызына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Әниләр Альмира, Ләйсән, Гүзәл, Әлфия, Рамилә, Гөлүсә һәм Мәсхүдә.
Иске Усман авылы.
«Камышлы хәбәрләре».
Просмотров: 1211