Мәскәүдә ата-аналар мәктәптә “Истоки” курсын укытуны туктаттырган / Чем окончилась битва родителей школьников против религиозного курса в Москве

1390337496_osnovy-pravoslaviya-v-shkoleМәскәүнең 2065 нче номерлы мәктәбендә 5 нче сыйныфлар “Истоки” курсын укымаячак. Әлеге мәктәп укучыларының ата-аналары шушы курсны укытуны туктаттыра алган. Мәктәп советы аларга “Основы светской этики” дәреслеген тәкъдим иткән, дип хәбәр итә “РИА Новости” әти-әниләрнең инициатив төркеме вәкиленең социаль челтәрдәге язмасына сылтама белән.

“Мәктәп советы вәкилләре шалтыратып, дөньяви этика буенча дәреслекне килештерү буенча чакырдылар. Без ризалык белдердек. Безнең мәктәпнең бөтен 5 нче сыйныфларыннан “Истоки” дәреслеген алалар”, — дигән баласы шунда укыган әниләрнең берсе.

Элек массакүләм мәгълүмат чараларында күрсәтелгәнчә, башкаланың 2065 нче номерлы мәктәбе ата-аналары Генераль прокуратурага “мәгариф департаменты тарафыннан дини идеология тагу”га шикаять белән мөрәҗәгать иткән булган. Шикаять авторлары илнең 62 төбәгендә укытыла торган “Истоки” дәреслеген «фәнгә каршы килгән хәйлә”, «балалар психикасына басым ясау» дип атаган, конфессиональ юнәлешле курс “укучыларның барысы өчен дә мәҗбүри”, алар арасында шулай ук мөселманнар, яһүдләр һәм католиклар да бар, дип игътибарны юнәлткән.

Башкала түрәләре шул ук вакытта әлеге предмет дөньяви һәм факультатив рәвешендә дип бара.

“Татар-информ”.

* * *

Родителям учащихся одной из московских школ удалось добиться отмены религиозного курса «Истоки», преподающегося в 62 регионах России. Об этом сообщила мать одного из школьников Инна Герсимова у себя в Facebook.

Речь идет о школе №2065, где данный курс изучали учащиеся пятых классов.

«УРА!!! У нас получилось!! Позвонили представители Совета школы (переговорщики), предложили согласовать учебник по Светской этике с родителями!!! Мы дали свое согласие. У ВСЕХ 5х классов нашей школы УБИРАЮТ «Истоки»!!!», — сообщила женщина (орфография и пунктуация авторы сохранены).

Почитав учебный материал, родители школьников пришли к выводу, что детям навязывают религиозную идеологию.

По словам родителей, в начале учебного года им предлагали на выбор курс «Православная культура» или «Истоки», реальная же альтернатива отсутствовала. Отмене курса предшествовала жалоба родителей в Генпрокуратуру.

islamnews.ru

Просмотров: 1044

Комментирование запрещено