Россия татарлары яшәгән төбәкләр хакында барлык мәгълүматны берләштергән басма дөнья күрде / В Казани презентовали три новые книги о татарах

clipboard66Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә берьюлы өч энциклопедияне тәкъдим итү булды. Алар — «Россия Федерациясендә татарлар берләшеп яши торган төбәкләр», «Татарстан Республикасының югалган торак пунктлары», «Казахстан татарлары» .

Татарстан Фәннәр Академисенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына әлеге институт эшчәнлегенең күп өлеше энциклопедияләр төзү белән бәйле, дип билгеләп үтте. “Без үзебезнең эшчәнлегебезнең төрлелеген, нинди юнәлешләрдә эшләвебезне күрсәтергә булдык. Әлеге басмалар татар тормышының, татарның хәзерге көненең төрле якларын яктырта. Бу китаплар бик кызыклы, тирән эчтәлекле”, — дип бәя бирде институт директоры басмаларга. Аның сүзләренчә, энциклопедик басмалар күбрәк мәгълүмати белешмә ролен үти. Кызыксынучы кешегә алар татар тормышы, аның төрле яклары, аерым шәхесләре турында тикшерелгән, тулы мәгълүмат бирә, дип билгеләп үтте И.Гыйләҗев.

Фәнни яктан әһәмиятенә килгәндә, басмалар татар халкының үзенчәлеген күрсәтә. “Алар алдыбызда торган авырлыкларны юкка чыгарырга, татар тормышын ничек корырга дигән сорауга җавап табарга ярдәм итәр дип уйлыйм. Басмалар татар тормышы белән кызыксына торган журналистларга, галимнәргә, сәясәтчеләргә кызык булачак. Татарстанның бүгенге тормышын тәфсилләп аңлар өчен, аңлату өчен, минемчә, бик яхшы кулланмалар”, — дигән фикердә галим.

«Россия Федерациясендә татарлар берләшеп яши торган төбәкләр» басмасы

Тәкъдим итү чарасында мәгълүм булганча, «Россия Федерациясендә татарлар берләшеп яши торган төбәкләр» басмасы, башка басмалар кебек үк, “2014-2016 елларда татар халкының милли үзенчәлеген саклау” дәүләт программасы кысаларында эшләнелгән. Исеменнән үк күренгәнчә, ул Россия төбәкләрендә яшәгән татарларга багышлана. Әлеге басмада Татарстаннан читтә яшәүче татарларның милли үзенчәлекләрне ни рәвешле саклаулары хакында мәгълүмат тупланган. Россиядә сан ягыннан икенче урында булган татар милләте вәкилләрен Идел буе, Урал, Себер — бер сүз белән әйткәндә, Калининградтан алып Ерак Көнчыгышка кадәр территорияләрдә, ерак һәм якын чит илләрдә гомер итә. Басмада 2010 елда узган халык санын алу мәгълүматларына таянып эшләнелгән.

Статистика буенча, Россиядә 5 млн 413 мең татар кешесе яши, әмма бу санга Кырым татарлары керми. Энциклопедик басмага да Кырым татарлары хакында мәгълүмат кертелмәгән, чөнки ярымутрауда яшәүче милләттәшләребез моны үзләре сораган.

Энциклопедиядә республикалар, автоном округлар, районнар һ.б. торак пунктларга караган 308, төбәкләргә багышланган берләштерелгән мәгълүмәт тупланган 45 мәкалә урын алган. Шулай ук, 29 өлкә, 5 край, 2 автоном-окгруг, 273 район, 4 шәһәр округы, 56 шәһәрләрдә яшәүче татарлар хакында мәгълүматны биредә укып белергә мөмкин. Санкт-Петербург, Мәскәүдә гомер итүче татарлар тормышы исә аерым яктыртылган.

Басмаларда торак пунктның исеме, георгафик мәгълүматлары, территория мәйданы, халык саны, татарларның шул территориягә килеп урнашу тарихы, 1917 елга кадәр татарларның биредә ничек яшәүләре (әлеге басма 1917 елдан 2010 елга кадәр булган аралыкны үз эченә ала. Бу — халык санын алу белән бәйле- авт.”), әлеге төбәктә туган, яисә яшәгән танылган шәхесләр хакында мәгълүматлар тәкъдим ителә.
 

“Татар-информ”.

* * *

Сегодня в Академии наук Татарстана состоялась презентация энциклопедических, научно-справочных изданий, подготовленных Институтом татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук РТ в рамках реализации госпрограммы «Сохранение национальной идентичности татарского народа». Среди них — справочники «Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации» и «Исчезнувшие населенные пункты Республики Татарстан», а также книга «Татары Казахстана».

Научно‑справочное издание «Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации» является первой комплексной работой, в которой представлена общая картина расселения и современного состояния татарского народа в Российской Федерации. Справочник содержит библиографию о местах компактного проживания татар в России, включающую около 600 наименований книг, газетных и журнальных статей.

Справочник «Исчезнувшие населенные пункты Республики Татарстан» является оригинальным изданием, в котором впервые в истории Татарстана представлена справочная информация почти о 1000 исчезнувших селах и деревнях Татарстана в 1920–2010 гг. Этот проект является первым этапом реализации государственной программы по составлению списка исчезнувших деревень РФ, осуществляемой с целью сохранения самобытной культуры, традиций и обычаев народов России и Татарстана.

Иллюстрированный энциклопедический справочник «Татары Казахстана» является первым универсальным энциклопедическим изданием о татарской диаспоре Казахстана. В нем собраны оригинальные материалы о культуре, традициях, обычаях, праздниках, национальной одежде и кухне казахстанских татар. Кроме того, в ней представлены статьи о дореволюционных, советских и современных татарских культурно-просветительных обществах, периодических изданиях, самодеятельных художественных ансамблях и коллективах. На сегодняшний день Казахстан — это страна с само крупной диаспорой татар, проживающей за пределами России. Здесь их число достигает 250 тысяч человек.

Книги выпущены небольшим тиражом, как на русском, так и на татарском языках. Правда, к моменту презентации они еще не успели выпуститься из издательства. В связи с общей предновогодней загруженностью, объяснили авторы.

business-gazeta.ru

Просмотров: 1428

Комментирование запрещено