Урам тулы балалар
Армый чана шуалар.
Ап-ак карда әүмәкләшеп
Берсен-берсе егалар.
Тирләп-пешеп уйнаудан
Бит очлары кызарган.
Тәннәреннән чыккан пардан
Киемнәре бозланган.
Йомшак ак карны йомарлап
Ясадылар кар бабай.
Борыны кызыл кишердән,
Күзләре күмердән бугай.
Башында төпсез чиләк,
Өстендә сырган бишмәт.
Аркасында капчыгы юк,
Буш йөридер ни эшләп?
Балалар чыр-чу килеп,
Кар бәрешеп уйныйлар.
Кич җиткәнен дә сизмичә
Һаман уйнап туймыйлар.
Әниләре дәшкәч кенә
Туктадылар уйнаудан.
Күпме ләззәт кичерделәр
Төнлә яуган ак кардан.
Арып-талып, ниһаять,
Таралдылар хушлашып.
Сүз куешып, сүз бирешеп,
Олыларча дуслашып.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1265