Өлкәбездә Яңа елга әзерлек чаралары әле декабрьнең егермеләрендә үк башланган иде. Кызганычка, Великий Устюгта яшәүче Дед Мороз быел Самараны урап узды. Аның каравы, Тольяттиның Балалар йортында кунакта булды, халыкны котлады да башка шәһәрләрдә яшәүче балаларга күчтәнәчләр өләшергә китеп барды.
Самара өлкәсе Мәдәният министрлыгының мәдәният сәясәте идарәсе җитәкчесе Юлия Пицик сүзләренә караганда, 8 январьга кадәр Самараның төрле учреждениеләрендә 60 мең бала катнашында 200ләп Яңа ел бәйрәме үткәреләчәк. “Бөтен җирдә дә куркынычсызлык чаралары югары дәрәҗәдә, — дип билгеләп үтте Юлия Леонид кызы. — Бәйрәмнәр хәвеф-хәтәрсез үтәр дип өметләнәбез”.
Традиция буенча Самарадагы Яңа ел бәйрәме Куйбышев мәйданындагы зур чыршы янында уза. Самара шәһәре администрациясенең мәдәният, туризм һәм яшьләр сәясәте департаменты җитәкчесе Татьяна Шестопалова скульптуралар ясау материалы булган бозның Екатеринбургтан китерелүе турында сөйләде. Андагы күлләрдә боз үтә күренмәле икән, ә безнең елгаларда ул тоныграк. Санкт-Петербургтан килгән рәссамнар һәм скульпторлар шуңардан боз шәһәрчеге төзеп куйганнар, чыршы тирәсен Самара кирмәне формасындагы койма белән тотып алганнар. Аның эчендә космос корабы, “Слава” монументы, “Самара Арена” футбол стадионы макетлары ясалган, эчке яктан матур итеп яктыртылган.
Быел Куйбышев мәйданында Дед Морозның резиденциясе да пәйда булды. Әкияти урмандагы Тылсымчы һәм Убырлы карчык өйләре дә нәни балалар өчен сихри дөнья булып күренә. Аларны 8 январьга кадәр көндезге уникедән кичке сигезгә кадәр кереп карап йөрергә була.
Самараның Дед Морозы янына кунакка Финляндиядән — Йоулупукки, Якутиядән — Чысхаан, Татарстаннан Кыш бабай килүе көтелә. Тик бу хәлнең кайчан буласы билгеле түгел, соңрак хәбәр итәчәкләр.
30 — 31 декабрьдә опера һәм балет диварында “Яңа елга очып керик” дип аталган дүрт төрле 40 минутлык 3D-шоу күрсәтеләчәк. Ул кичке 18 сәгатьтә башлана.
Ә Яңа ел кичендә Куйбышев мәйданында самаралыларны Яңа ел белән зур экраннан Президент Владимир Владимирович Путин һәм губернатор Николай Иванович Меркушкин котлаячак, бәйрәм концерты һәм фейерверк булачак. Шуны да искәртеп үтәбез — мәйданга тик тимер эзләү рамкалары аша гына керергә мөмкин.
Яңа ел бәйрәмнәре иминлектә үтсен!
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
Просмотров: 1924