Тәңкә-тәңкә энҗе бөртек —
Ак карыңны сагынып
беттек.
Ак бәхетләр өмет итеп,
И, Яңа ел, сине көттек.
Бусагадан исән-имин,
Хәер догаң белән узып,
Телебезгә, динебезгә,
Ике куллап ярдәм сузып,
Уз әле син, и Яңа ел!
Хыял-өметләрне аклап,
Рухыбызны, җаныбызны
Өшү-имгәнүдән саклап,
Хуш киләсең, и Яңа ел!
Ризык-суны иркен кылып,
Күңелләргә шәфкать тулып
Бәла-казалардан йолып,
Хуш киләсең, и Яңа ел!
Дастаннарга кертелерлек,
Тәңкә-тәңкә энҗе бөртек,
Ак кар ява җем-җем итеп.
Уз, Яңа ел, рәхим итеп,
Без бит сине шундый
көттек!
Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Норлаты авылы,
Челно-Вершины районы.
Просмотров: 2010