Вакыт бигрәк тиз уза, кайчакта ел түгел, гомер үткәнен дә сизми калабыз. Әле кайчан гына 2016 елны башлаган идек, менә ул тәмамланды да инде.
Элек табигатьтә дә ниндидер тотрыклык бар иде кебек. Ә хәзер һава торышы атна саен гына түгел, көн саен үзгәреп тора: иртән чалт аяз булса, кичкә таба яңгыр ява башлый һәм киресенчә.
Дөньяда, илебездә дә соңгы елларда табигать һәм техник катастрофалар күбәеп китте. Әле монда, әле тегендә очкыч шартлаган, юл һәлакәтләрендә дистәләгән кешенең гомере өзелгән, җир тетрәгән, давыл кубып, өй түбәләрен алып киткән…
Төрле илләр арасында низаглар көчәйгәннән-көчәя бара. Бигрәк тә безне Украинада, Сириядә барган вакыйгалар борчый. Европа илләренең Россиягә каршы экономик санкцияләр ясавы да яхшы хәл түгел.
Кешене өмет яшәтә диләр. Татарның әле: “Өметсез – шайтан”, — дигән әйтеме дә бар бит. Менә без дә киләчәккә өмет белән яшәргә тиешбез. Узган елда дәүләт Думасына һәм төбәк парламентына депутатлар сайлаган идек. Тагын бер елдан соң Россия президентын сайлаячакбыз. Тик әле һаман гадел сайлаулар үткәрә алганыбыз юк. Бу хәл халыкның хакимияткә карата ышанычын төшерә һәм күп күңелсез нәтиҗәләргә китерә. Икътисад та һаман бер урында таптана һәм әле дә нефть бәяләренә бәйле булып кала. Шуңа да Россия Президенты Владимир Путинның еллык Юлламасында яңгыраган тәкъдимнәр өмет өчен күпмедер дәрәҗәдә җирлек булып тора.
Тик авылларга игътибарның кими баруына, нәтиҗәдә, күмәк хуҗалыкларның таралуына, мәктәпләр ябылуына күңел нык борчыла. Татар телен күп урыннарда бөтенләй укытмый башладылар. Әгәр киләчәктә дә бу шулай булса, без биеп-җырлап йөрүче “фольклор” — телсез милләт булып кына калачакбыз.
Дөрес, 2016 елда Самараның “Яктылык” мәктәбе киңәйтелүгә иреште кебек. Аңа өстәмә бина бирелүе турында куанычлы хәбәр килде. Димәк, бинаны төзекләндереп өлгерсәк, киләсе уку елыннан мәктәптә укучылар саны күпкә артачак. Авылларыбыз мәктәпләрендә дә татар телен укытуны җайга салсак яхшы булыр иде.
Якташыбыз, Камышлы районының Йолдыз авылында (хәзер ул таралган инде) туып үскән Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Рөстәм Мингалимгә, исән булса, 2017 елда 80 яшь тулган булыр иде. Без аның юбилей кичәсен Самарада да, Камышлыда да үткәрергә бурычлыбыз.
Ә инде тагын бер елдан икенче күренекле каһарман шагыйребез Гакыйль Сәгыйровның да 80 яшьлеге. Бу уңайдан аның иң яхшы сайланма әсәрләрен туплап, китабын бастырып чыгарсак, Кошки районының Иске Фәйзулла авылындагы йортын төзекләндереп, музеен ачсак, бу халкыбыз һәм Аллаһыбыз алдында да бер изге гамәл булыр иде. Әнә, “Әлифба” китабы авторы Сәләй ага Вагыйзовның туган авылы Байтуганда шундый йорт-музей ачылды бит инде. Бу безнең зур уңышыбыз. Алга таба да шундыйлар гел өстәлеп торсын иде.
Ата — кызын, ана улын белмәгән заманда татарлыгыбызны, телебезне, динебезне саклап кала алсак, без бу дөньяда иң бәхетле кешеләр булыр идек.
Яңа елда тормышыбыз тыныч, гаиләләребез имин булсын. Бер-беребезнең кадерен белик, бердәм булыйк, бергә яшик. “Бердәмлек” газетабызның да гомере озын булсын, укучыларыбыз кимемәсен, гел артып торсын иде.
Яңа 2017 ел котлы булсын, дуслар!
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
Просмотров: 1754