Артта калган бала чагым,
Артта калган яшьлегем.
Һич тә исләремнән чыкмый
Белем алган мәктәбем.
Һаман да парта артында дәрес тыңлап утырабыз әле без. Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримов безнең Яңа Ярмәккә килеп йөри, авыл клубы бинасында дини белем бирә ул, гарәп телен өйрәтә, апа-әбиләр укып йөрибез. Әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның динен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмаска тиешбез бит. Читать полностью