Эстрадада артистлар күп булса да, дини темаларга багышланган җырларны башкаручылар бик сирәк. Ә җырчы Ильяс ХАЛИКОВ дини җырлар җырлап кына калмый, аларны үзе иҗат итә, хәләл мәҗлесләр оештыру белән шөгыльләнә, “Мөнбәр” татар дини театры төркеме җитәкчесе дә ул. Ильясның эшен югары бәялиләр.
- Дини җырлар кешеләрне уйлануга этәрә. Чыгышларыбыздан соң залда, мәҗлестә берничә тыңлаучы гына дин турында уйлана башласа да, бу инде яхшы, — ди Ильяс. — Азактан күпләр миңа фикер-теләкләрен әйтә. Болар бик мөһим. Бер мәҗлестә хәтта Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзе: “Җырларың ошады, әмма тагын да камиллеккә омтылырга кирәк”, — дип канатландырды.
“Көрәштән китәргә туры килде”
— Ильяс, башта якыннарың белән танышыйк. Әти-әниең кемнәр? Гаиләдә ничә бала үстегез?
— Мамадыш районы Уразбахты авылы егете мин. Гаиләдә өченче бала, ике абыем бар. Әнием исән-сау, Аллага шөкер. Ә әтинең арабыздан киткәненә дүрт ел узды. Урыны оҗмахта булсын.
— Балачакта ниндирәк малай идең?
— Төрле чак булгандыр инде. Оялдым да кебек, шул ук вакытта чая да идем шикелле. Җитмәгән җир юк иде. Спорт белән дә шөгыльләндем, гармунда да уйнарга өйрәндем, җырладым да… Гармунда уйнап, җырлап, башта район, соңрак республика күләмендә дипломант булдым.
— Көрәшче дә идең бит әле син…
— Әйе, татар көрәше буенча уңышларым бар. Ике тапкыр Татарстан чемпионы булдым.
— Көрәштән ни өчен читләштең?
— 2000 елда Казан дәүләт педагогия университетының татар филологиясе факультетына укырга кердем. Ә башта укуны спорт буенча дәвам итәргә теләгән идем. 11нче сыйныфта укыганда көрәш вакытында аягымны авырттырдым. Табиблар: “Аягыңны тагын да имгәтергә, хәлне күпкә катлауландырырга мөмкинсең. Бераз вакыт узсын, әлегә ял ит”, — диделәр. Үз телебез булгач, укуы җиңел, рәхәт булыр дип, татар филологиясе факультетын сайладым. Тик бераз соңрак моның бер дә алай түгеллегенә инандым. Туган телебез турында берни белмәгәнлегебезне укырга кергәч кенә аңладым һәм биш елда бик күп кирәкле, кызыклы мәгълүмат алдым. Университетта Марсель Җәббаров исемендәге “Мизгел” яшьләр театрына йөри башладым. Параллель рәвештә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дә укыдым. Ислам динендә баянда, гармунда уйнарга, җырларга ярамый дигән каршылыклы фикерләр дә бар. Шул сәбәпле үземне музыкадан аерып тордым.
— Соңрак барыбер яңадан шуңа әйләнеп кайттың…
— Әйе, бераз соңрак, интернет заманасы килеп җиткәч, кабат җырлый башладым. Чөнки ислам дәүләтләрендә, әйтик, Төркия, Согуд Гарәбстаны һәм башкаларда, җырчылар ислам тематикасына җырлыйлар. Аларда рөхсәт ителә икән, бездә дә ярыйдыр дип, мин дә дини җырларны татарча стильдә башкара башладым. Дөрес, мондый дини җырларга тартылу, уйланулар бер көндә генә туган фикер түгел. Бу — кечкенәдән тупланып килгәннәрне чынга ашыру. Дини җырлар башкаруымның иң изге нияте — алар аша Аллаһ турында уйландыру, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)кә карата уңай фикерләр тудыру, Рамазан ае, Корбан гаете, җомга көне һәм башка изге бәйрәмнәребез хакында мәгълүмат тарату. Кайда гына булсак та, матур тәрбия бирергә тиешлегебезне онытмасак иде.
— Ә зур сәхнәгә сине кемнәр алып чыкты?
— Кечкенәдән, үзем белгәнчә рәвешенә китереп, көйләр яза башладым. Еш кына авылдан-авылга йөреп концертлар куйдык. Зур сәхнәгә чыгуым 2000 елда башланды. Беренче адымнарны туганым, җырчы Резеда апа Кадыйрова белән ясадым. Аның концертларына йөреп, белем, тәҗрибә тупладым. Язган җырларымның кайберләрен ул да башкарды.
«Дөрес яшәгез!» дип өйрәттеләр»
— Ильяс, дингә якынаюыңа кем яки нәрсә этәргеч бирде?
- Авылда әбием, әти-әнием, абыйларымнан матур үрнәк күреп үстем. Әби гел намаз укыды, мин дә кечкенәдән догалар өйрәндем. Әти-әни һәрчак: “Тормышта дөрес яшәгез! Дөреслек беркайчан читтә калмый. Әхлаклы булыгыз!” — дип әйтеп торды, безгә шундый тәрбия бирделәр. Бертуган Ислам абыем мәдрәсәдә укыды, аның да йогынтысы булгандыр.
Һәр ярыш саен җиңәсе килә бит. Көрәш вакытында, келәмгә чыгар алдыннан да, көрәшкәндә дә һәрчак Аллаһы Тәгаләдән җиңеллек сорап дога кыла идем. Эчтән генә, ишетелер-ишетелмәс дога укуыма гаҗәпләнеп, кайберәүләр, син һаман нидер җырлап йөрисеңме соң, дип сорап куя иде. Аллаһы Тәгаләнең һәрчак ярдәмен тоеп яшәдем һәм яшим.
“Көен — үзем, сүзләрен хатын яза”
— Хатының Нурфия белән ничек таныштыгыз?
— Нурфия белән университетта таныштык. Бер төркемдә укыдык. 2004 елда, IV курста ук өйләнештек. Хәләл туй үткәрдек. Ул чакта 20 яшьлек студентлар идек инде без. Әти-әниләр тырышлыгы белән, матур гына туй уздырып җибәрдек. Ничек шул чакта ук хәләл туй оештыра алдык икән дип, гел куанып торабыз.
Ике кызыбыз бар. Берсе — 4нче, икенчесе 1нче сыйныфта укый.
Нурфия шигырьләр иҗат итә. Күп җырларымның көе үземнеке булса, сүзләре — хатынныкы.
— Син җырчы, тамада гына түгел, педагогия фәннәре кандидаты да бит әле.
— Университетны тәмамлагач, аспирантурага укырга кердем. Сәбәпләре төрле булгандыр. Беренчедән, белемемне тагын да арттырасым килде. Аннан, яшерен-батырын түгел, ул чорда егетләрнең күпчелеге армиягә бармас өчен, кайсы полициягә эшкә урнашты, кайсыдыр башка сәбәпләр тапты. Баручыларга караганда калучылар күбрәк иде. Мин өйләнеп тә куйган идем. Аспирантурада укуны дәвам итеп, отсрочкага эләктем, аннан бала туды… Шулай бармыйча калдым. Шөкер, эшне тәмамлый алдым, кандидатлык диссертациясен яклап чыктым. Остазларыма мең рәхмәт, нык булыштылар. Хәзер ул эшне әзрәк туктатып торам. Әмма гел болай йөреп кенә булмас. Бәлки, киләчәктә ул эшемне тәрбия эшләре белән бәйләп дәвам итәрмен. Ни дисәң дә, кандидатлык эшен гел кулланам инде үзе. Диссертациямдә әхлак-тәрбия, гореф-гадәтләр буенча эшләгән эшләрне, исбатлаган биремнәрне концертларда да файдаланам.
— “Мөнбәр” татар дини театры төркеме турында да сүз алышыйк әле. Ниндирәк театр ул? Составы зурмы?
— “Мөнбәр» исемен мин куйдым. Ул — имам, муллаларның мәчетләрдә сөйли торган баскычлы урыны. Аннан Аллаһ сүзләрен, вәгазьләр сөйлиләр, җомгалар алып баралар. Без дә шушы театр белән, театральләштерелгән концертлар, спектакльләр аша халыкка дөрес яшәү үрнәкләрен күрсәтергә, матур бәйрәмнәр рухында тәрбияләргә, дини җырлар җиткерергә тырышабыз.
Составта алты кеше. Эстрадада юмор театрлары берничә, ә татар-дини театры юк иде. “Мөнбәр” театры белән хәләл мәҗлесләр — туйлар, бәби чәйләре, юбилейлар да оештырабыз. Аллага шөкер, хәләл туйлар көннән-көн арта бара. Бу безнең татар халкын бигрәк тә бизи.
Бөтен Татарстан буенча, шулай ук Россиянең төрле почмакларында, шул исәптән Самарада да, “Аклыкка илтсен юллар” программасын тәкъдим иттек. Халык мондый форматка күнекмәгән иде. Ошаттылар. Әкренләп ияләшәләр. Хәзер “Аклыкка илтсен юллар-2” дип аталган театральләштерелгән концертны тәкъдим итмәкче булабыз. Яңа программа, яңа җырлар бар, икенче дискымны чыгарасым килә…
Лилия ЙОСЫПОВА.
(«Ирек мәйданы»)
КОНТЕКСТ:
Аклыкка илтсен юллар…
Просмотров: 1107