Кышкы төн, тәрәзәгә карап
Утырамын пәрдә артыннан.
Тынган авыл, әллә инде ул да
Буран улавыннан куркынган.
Усал җилләр карны урый-урый,
Сыландыра авыл өенә.
Зур кар тавы булып өйләр калган,
Җемелдәшә күзләре генә.
Җанга рәхәт җылы өйдә миңа,
Тыңлап торам морҗа улавын,
Мич астында кычкыручы чикерткәгә
Песиемнең кушылып җырлавын.
Тышта суык, өйдә мич кабызган,
Сикерә утның кызыл телләре.
Шартлап өйнең бүрәнәсе туңа,
Тынып калган чана эзләре.
Сирәк кенә эт тавышы кушыла
Табигатьнең төнге җырына.
Ә мин һаман гашыйк булып карыйм
Сихерләнгән кышның юлына.
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.
Просмотров: 1181