Казан Кремлендә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров рәислегендә Татарстан Республикасында татар телен үстерү һәм эшләтү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышында педагогик вузларда милли мәктәпләр өчен кадрлар әзерләү, мәктәпкәчә белем бирү һәм интернет челтәрендә татар сегментын үстерү мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.
Аерым алганда, татар телендә яңа балалар телеканалын булдыру тәкъдиме каралды, диелә хәбәрдә. Экспертлар фикеренчә, республикада яшь тамашачылар өчен сыйфатлы телевизион продукт кирәк. Биредә күңел ачу тапшырулары белән беррәттән өйрәтү функцияле телетапшырулар булдыру да күздә тотыла.
Татар телендәге яңа балалар телеканалы концепциясен эшләү өчен эшче төркем төзелде. Хәзер төркем алдында яңа телеканалга исем уйлау һәм 0+ категориясе өчен иң яхшы телетапшырулар проектына бәйге оештыру бурычы тора.
* * *
Яңа ачылачак балалар телеканалы исеменә узган конкурска тамашачылардан 200 дән артык атама юлланган.
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Татарстан — Яңа гасыр” телеканалы генераль директоры урынбасары — ТВ баш мөхәррире Данил Гыйниятов хәбәр итте.
“Без декабрь азагында яңа телеканалга исем табу өчен конкурс игълан иттек. Ул 9 гыйнварга кадәр дәвам итте. Безгә килеп ирешкән 200 дән артык исемнән 12 сен сайлап алып, бүген тавыш бирергә телеканал сайтына куйдык. Тавыш бирү 15 гыйнварга кадәр барачак”, — диде Д.Гыйниятов.
Баш мөхәррир билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән 200 исем арасында шаккатмалылары да бар. Мисал өчен, алар арасында “Братуля” яки “ТВ-Братан”, “Шалкан”, “БМБ” кебек атамаларны күрергә була.
Данил Гыйниятов сүзләренчә, әлегә телеканалның концепциясе булдырыла. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, балалар телеканалы бары интернетта һәм татарча гына эшләячәк.
Телеканал ачу җиңел эш түгел. Аудиториягә тәкъдим итәрлек материал “ТНВ”да бармы дигән сорауга әңгәмәдәшебез: “Материалларның күбесен, аеруча әкиятләрне, мультфильмнарны сатып алып, тәрҗемә итәргә туры киләчәк. Шулар арасында үзебез чыгарган программалар да булачак. Канал акрынлап үзебез җитештергән продукция белән тулыланачак. Канал эшли генә башлаганда аны берничек тә 100 процент үз тапшыруларың белән генә тутырып булмый. Беренчедән, бездә балалар өчен эшләүче студияләр аз. Мультфильмнар турында әйтеп тә тормыйм, чөнки балалар “Дисней” тарафыннан чыгарылган югары сыйфатлы мультфильмнар карарга күнеккән. Безнең максат — ул мультфильмнарны балаларга татар телендә җиткерү”, -дип җавап бирде.
Яңа ачылачак телеканалда “Яшь ТНВ” каналында бара торган кайбер тапшыруларның форматларына нигезләнгән тапшырулар эшләнеләчәк. Алар арасында “Җырлы-моңлы балачак”, гаиләләр белән катнашу мөмкинлеге биргән “Күңелле стартлар”, “Кичке әкият” һ.б. тапшырулар бар. Яшь тамашачылар каршында яңа алып баручылар да чыгыш ясар дип көтелә.
Балалар каналы интернет киңлекләренә тулы көченә концепция расланганнан соң эшли башлаячак. Интернет киңлекләрендә аны техник яктан 120 көннән күрергә мөмкин булачак. Тапшырулар җитештерү исә 270 көн үткәч гамәлгә ашырыла башлар дип планлаштырыла.
* * *
Татар телле балалар телеканалы концепциясен төзүче эшче төркем мәгълүм — исемлек
Татарстанда балалар өчен татарча телеканал булдырылачак. Бу хакта узган ел азгында ук мәгълүм булган иде. Хәзергә телеканалның концепциясен булдыра торган эшче төкем төзелгән. Аны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы укучыларына да тәкъдим итәбез.
Сүз уңаеннан, телеканалны бары интернет киңлекләрендә генә карап булачак. Анда татар телендә тапшырулар, мультфильмнар, әкиятләр күрсәтелер дип көтелә.
Телеканал концепция кабул ителгәннән соң 270 көннән соң тулы көченә эшли башлар дип планлаштырыла.
1.Энгель Фәттахов —Татарстан Премьер-министры урынбасары —республика мәгариф һәм фән министры, эшче төркем рәисе;
2. Илдар Мөхәмәтов — Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары;
3. Гөлназ Исмәгыйлева — ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү идарәсе җитәкчесе;
4. Гүзәл Шәрипова — Татарстан мәдәният министры урынбасары;
5. Рөстәм Гарифуллин — Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары;
6. Фәрит Зәйниев — “Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт унитар оешмасының электрон мәдәният бүлеге җитәкчесе;
7. Илдар Миргалимов — “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары;
8. Рамил Мирзаһитов — КФУның Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директорының белем бирү буенча урынбасары;
9. Леонид Толчинский — КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе;
10. Васил Гарифуллин — КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире;
11. Фирүзә Хәзрәтова — Чаллы дәүләт педагогия институтының педагогика һәм психология кафедрасы доценты;
12. Гөлнара Гарипова — Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте директоры;
13. Анфиса Җәләлова — Казан педагогия көллияте директоры;
14. Искәндәр Гыйләҗев — ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты директоры;
15. Рина Бәдриева — Татарстан Республикасының белем бирүне үстерү институты директоры;
16. Илшат Әминов — “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры;
17. Данил Гыйниятов — “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары — баш мөхәррир;
18. Рамилә Сәхәбетдинова — “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗади берлеге директоры;
19. Тимур Сөләйманов — “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды җитәкчесе;
20. Тәбрис Яруллин — Татар яшьләре форумы җитәкчесе;
21. Данис Шакиров — Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;
22. Миләүшә Шәрәпова — Татар милли-автономиясенең федераль аппараты җитәкчесе;
23. Ранис Идрисов — Мәктәптән тыш эш республика үзәге җитәкчесе;
24. Данил Салихов — Татарстан Язучылар берлеге рәисе;
25. Илнар Хидиятов—Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары;
26. Энҗе Мостафина — Арча районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты;
27. Камәрия Хәмидуллина — КФУ каршындагы 2 нче номерлы татар гимназиясе директоры;
28. Рәхимә Арсланова — Казан шәһәре Совет районындагы А. Алиш исемендәге 20 нче номерлы гимназия директоры;
29. Фирдүсә Әюпова — Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче номерлы гимназия директоры;
30. Рәзилә Шәймәрданова — Арча районы Шушмабаш урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры;
31. Энҗе Сабирҗанова — Казан шәһәре Совет районының татар телле белем һәм тәрбия бирә торган 166 нчы номерлы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе;
32. Галия Хәкимова — Казан шәһәре Яңа Савин районының 145 нче номерлы балалар бакчасында татар теленә өйрәтүче тәрбияче.
Просмотров: 1030