Башкорт милләтеннән бул­ган дин кардәшләребез Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең ту­ган аен билгеләп үттеләр

Башкорт милләтеннән булган дин кардәшләребез Мәүлид аена багышланган мәҗлестә.

Башкорт милләтеннән булган дин кардәшләребез Мәүлид аена багышланган мәҗлестә.

Башкорт милләтеннән бул­ган дин кардәшләребез Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең ту­ган аен Самараның Җәмигъ мәчетендә зур мәҗлес белән билгеләп үттеләр.

Чарага Россия мөселман­нарының Үзәк Диния нәза­рәте казые, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин, өлкә мөсел­маннарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Габ­деләхәт хәзрәт Мингачев һәм Самараның Тарихи мәчете имамы Наил хәзрәт Биктаев чакырылган иде. Алар кунакларга Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең гүзәл холкы, аның җир йөзендәге барлык тере җаннар өчен, кешеләрне караңгылыктан коткару, аларның әхлакларын камилләштерү өчен җибәрелүе турында сөйләделәр, Коръән сүрәләре укыдылар.

Мәҗлес мул табыннар артында дәвам итте. Соңыннан тантананың иганәчеләре Игорь Краснов, Мингазыйм Мамбетов һәм Габделбәр Сәүгәнов барлык кунакларга бүләкләр өләштеләр. Аларга һәм тантананы оештырырга ярдәм иткән милләттәшләребез Сәлимә Крас­­нова-Игенбетовага, Гөл­сара Садовникка һәм Лидия Мам­­бетовага багышлап догалар да кылынды.

Башкорт милләтеннән булган дин кардәшләребез Мәүлид аена багышланган мәҗлестә.

Башкорт милләтеннән булган дин кардәшләребез Мәүлид аена багышланган мәҗлестә.

Гөлнур МУСИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 952

Комментирование запрещено