Самарада Сәләтнең беренче кышкы сменасы узды / “Сәләт–Самара” лагере ишекләрен ачты

mMuyAxg-Au4Самарадагы «Золотая рыбка» ял итү һәм сәламәтләндерү лагерендә Сәләтнең кышкы сменасы үтте. Аны без «Сәләт-Самара» клубының актив эшчәнлеге, «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Рәфгать улы Газизов, ярдәмчесе Фәридә Гомәр кызы Хәмидуллова һәм сменаның директоры – «Яктылык» мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Инзилә Рәлиф кызы Гыйзәтулина ярдәме белән чынга ашырдык.

«Смена бер сулышта, бик яхшы узды! Бик көчле әйдаманнар! Соклануымның чиге юк! Балаларны кире өйләренә озатканда абый-апаларыннан аерыла алмый елап беттеләр. Бик күпләрнең бу иң шәп Яңа ел каникуллары булгандыр», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Инзилә Рәлифовна.

7 көн дәвамында 6 әйдаман, өлкән әйдаман, чыннан да, балалар белән бик дуслаштылар. 3 төркем сәлкешләр камилләшү дөньясына аяк бастылар.

Әйдаманнар татар, инглиз, кытай телләре дәресләре уздырдылар. Математика, физика, информатика фәннәрен укыттылар, төрле кызыклы остаханәләр бирделәр, тренинглар үткәрделәр. «Интуиция», «Түбәтәй», «Top Gear», «Самара кичләре» кебек уеннар һәр баланың күңеленә хуш килде. Сменада кичергән хисләрне янәдән искә алу өчен катнашучылар «Сәләт-Самара» клубы сафларына кушылырлар дип ышанып калабыз.

Самара шәһәре татар милләтенең танылган вәкилләре үз тормышлары хакында сөйләделәр, уңыш формуласы белән уртаклаштылар, тиешле нәтиҗәгә ирешү серләрен чиштеләр.

Мәктәп директора Радик Рәфкатович һәм Самара шәһәре округы Думасы депутаты Минәхмәт Мидхәт улы Хәлиуллов смена кысаларында сәламәтлек көне үткәрделәр. Сәлкешләр атларда йөри алдылар, чаңгы, тюбингларда шудылар, саф һавада актив уеннар уйнадылар.

Катнашучылар да, оештыручылар да смена хакында бик яратып сөйлиләр.

Сабир Галимуллин, «Сәләт-Самара» клубы рәисе:

- Минемчә, беренче смена өчен бик шәп үтте. 7 көн эчендэ әйдаманнар төрле өлкәләрдән белем бирә алдылар, дәресләр кирәкле мәгълүматларга бай булды. Сәләттә моңарчы булмаганнар чын Сәләт мохитен сизә алдылар. Бу безнең өчен зур шатлык. Һәр бала да үзе өчен нинди дә булса файда күрде дип шикләнми әйтә алабыз. «Сәләт-Самара» аланы киләчәктә тагын да үсәр дип ышанып калабыз! Алдагы көннәрдә яңа максатлар куеп тагын да зуррак һәм кызыграк аланнар оештырырга насыйп итсен. Барлык катнашучылар яңа тәэсирләр һәм шатландыргыч мизгелләр туплап өйләренә кайтып киттеләр. Оештыручыларга һәм катнашучыларга бик зур рәхмәт! Алардан башка «Сәләт-Самара» аланы мондый кызу һәм шәп булмас иде.

Гөлнара Галимова, сәлкеш:

- Бу минем Сәләттәге 6-нчы сменам булды. Бик ошады! Кызык, тиз, матур узды! Җылы җәйгә кире кайткандай булдым. Соңгы тапкыр сәлкеш булуым, шуңа да каникуллар нәкъ шулай үтүенә бик канәгать калдым. Әйдаманнар шәп! Балалар бик актив. Беренче көннән үк смена үзенә алып кереп китте: сөрәннәр, биюләр өйрәндек. Дәресләр, остаханәләр бик файдалы узды. Әйдаманнарга зур рәхмәтлемен: Сәләт мохите тудыра белделәр. Хәзер балалар сменаның шулай тиз узуына көенеп йөриләр, тизрәк җәй җитүен көтәләр. «Сәләт-Самара»ның киләчәге өметле дип уйлыйм.

Адилә Рәхимова, «Сәләт-Самара» клубы активисты:

- Берләшмәдә мин 2014-нче елдан бирле, сменаны бик көтеп алдык. Әйбәт үтәчәгенә шигебез булмады. Шулай узды да. 3-нче гыйнвар көнне смена ачылды, «Золотая рыбка»га килдек. Биредә безне шат йөзле әйдаман абый-апаларыбыз каршы алды. Алар безгә атна дәвамында күтәренке кәеф өләштеләр. Шунда ук мин бу сменаның озакка хәтердә каласын аңлаган идем инде.

Җиде көн бер мизгелдә үтте. Мондый хисләр күптән кичергәнем юк иде! Һәр көн үзенчәлекле, кабатланмас узды. Бер сәлкеш тә әйдаманының иътибарыннан, җылы мөгаләмәсеннән читтә калмады. Һәр буш минутларын безгә багышладылар, тормышыбыз белән кызыксындылар, үзләре хакында сөйләделәр.

Дәресләр дә мәктәптәгегә караганда кызыклырак узды. Фән дөньясына мәхәббәт уяттылар алар бездә.

Безнең хәзер үз җырыбыз бар, Инзилә апа аланга бию куйды. Хәзер мәктәбебез коридорларында гел бер җыр яңгыраячак! (Көлә)

Соңгы кич онытылмаслык булды. Безнең чыгыштан соң әйдаманнар уратып алып үз фикерләрен белдерделәр. Алар һәр баланың күңел түренә үтә алганнар, күзгә яшьләр бәреп чыкты хәтта.

Смена тәмамлануын аңлау бик моңсу булды. Әйдаманнар составы Сәләтне бар яклап ачып бирә алды. Зур ышаныч белән «Сәләт-Самара» мин булган иң шәп смена дип әйтә алам! Киләчәктә дә аңа уңышлар телим!

12 3 4 5

selet.biz

* * *

Февральдә Самараның “Як­тылык” татар мәктәбендә “Сә­ләт-Самара” клубы эшли башлауга бер ел тула. Бу вакыт эчендә төрле чаралар, кызыклы очрашулар үткәрелде. “Яктылык” мәктәбе администрациясе, клуб әгъзалары “Сәләт-Самара” лагерен булдыру юнәлешендә дә эшчәнлек алып бардылар һәм, ниһаять, аларның тырышлыгы үз нәтиҗәсен бирде. Яңа ел каникуллары вакытында “Сәләт-Самара” лагереның беренче — кышкы сменасы узды.

- Профильле лагерь сменасы программасына бәйге игъ­лан ителгәч, без шәһәр администрациясенең мәгариф департаментына “Сәләт-Са­мара” сменасы программасын тәкъдим иттек һәм беренче урын яуладык. Бу укучыларыбызга “Алтын балык” балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итәргә мөмкинлек бирде. Ә Казаннан килгән иң шәп 8 әйдаман (вожатыйлар) бу көннәрне онытылмаслык итеп үткәрүгә күп көч куйды, — дип сөйләде “Яктылык” мәктәбенең укыту бүлеге мө­дире Фәридә Хәмидуллова.

Кышкы каникуллар булуга карамастан, балаларга лагерьда укырга да туры килде. Әмма бу ял көннәрен бер генә дә бозмады, киресенчә, әйдаманнар дәресләрне кызыклы форматта алып барып, балаларда укуга кызыксыну уята алдылар.

“Мин кытай мәдәнияте, көнкүреше белән кызыксынам. Киләчәктә бу илне барып күрәсем килә, аларның телен өйрәнә дә башладым инде”, — дип сөйләде Гөлия Мөхтәрова һәм сәлкешләргә кытай теле дә­ресләрен бирде, ә Айгөл Вәлиуллина инглиз телен “шомартырга” ярдәм итте. “Сәләт-Самара” клубының Татарстаннан килгән кураторы Тимур Назаров белән балалар математика дөньясына мавыктыргыч “сәяхәт”ләр кылдылар, ә Айдар Якубов физика дәресендә аларга кызыклы тәҗрибәләр куеп күрсәтте. Программист Азат Солтанов та информатика дәресен үзенчәлекле итеп алып барды. “Сәләт-Самара” лагере кышкы сменасының өлкән әйдаманы Булат Вәлиуллин татар теле дәресләрен укытты.

Төшке аштан соң “сәләт”­леләр өчен төрле бәйгеләр, вик­ториналар оештырылды. Әй­даман Таңсылу Мостафина балаларга кул эшләре буенча мастер-класслар да үткәрде. Татар милли бизәкләре төшереп, укучылар үз куллары белән открыткалар, кечкенә тартмалар һәм башка вак-төяк әйберләр ясадылар. Командаларны берләштерү нияте белән үткәрелгән тренинглар да үз җимешләрен бирде, балалар һәм әйдаманнар тиз арада иң якын дусларга әйләнделәр. “Интуиция”, “Түбәтәй” һәм “Самара кичләре” дип аталган интеллектуаль уеннарда да балалар бик теләп катнаштылар. Татарстаннан килгән ди-джей Тимур Шәрәфетдинов кичәләрне матур музыка белән бизәп барды. Аның “Сәләт-Самара” лагере өчен махсус язылган җырларын да сәлкешләр отып алып, бергәләп җырладылар.

Самара татарларының танылган шәхесләре дә лагерьда кунакта булдылар. “Яктылык” мәктәбенең беренче директоры Хәридә апа Дашкина, өлкә “Туган тел” татар милли-мәдәни оешмасы президенты Ильяс Шәкүров, оешманың совет әгъзалары Азат ага Надиров, Фәһим Йосыпов, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин үзләре белән таныштырдылар, тормышта зур нәтиҗәләргә ирешү өчен киңәшләр бирделәр.

Ә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов һәм Самараның Промышленность районы баш­лыгы, эшкуар Минәхмәт Хә­лиуллов смена кысаларында Сәламәтлек көне үткәрделәр. Балалар Самараның “Чайка” спорт базасында рәхәтләнеп чаңгы шудылар, атларда йөр­деләр, саф һава суладылар.

Ә саубуллашу кичәсендә балаларның күзләренә яшь тулган иде. Әйдаманнары, иптәш­ләре белән бер дә аерылышасылары килмәде аларның.

- “Сәләт-Самара” лаге­ре­ның эшчәнлеген башлауга “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Рәфгать улы Газизов, укыту бүлеге мөдире Фәридә Гомәр кызы Хәмидуллова һәм сменаның директоры — “Яктылык” мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Инзилә Рәлиф кызы Гыйззәтуллина да күп көч куйдылар, аларга бик зур рәхмәт. Кышкы смена башка балаларны да “сәләт”леләр тормышы белән якыннан таныштыру нияте белән үткәрелгән иде. Иптәшләребезгә бик ошады, җәйге сменада ял итәргә теләүчеләрнең саны инде шактый. Анда да шулай вакытны файдалы һәм искиткеч кызык­лы үткәрербез, — дип кичерешләре белән уртаклашты “Сәләт-Самара” клубы рәисе Сабир Галимуллин.

Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек».

 


КОНТЕКСТ:

«Сәләт-Самара», эх, шәп!

* * *

В Самаре впервые прошла зимняя смена лагеря «Сэлэт»

Просмотров: 1349

Комментирование запрещено